Карчыкның үз туксаны туксан:
– Нинди гөнаһ шомлыклары булды бу. Дөнья бәяләре кеше иде…
Иң кадерле кешесен югалткандай хис итте үзен Сабирҗан. Кыйналган кеше кебек башын тагын да ия төшеп, капкага юнәлде. Карчыкның: «Йа Алла, үзең сакла… Йа Ходай, йа рәхим!..» – дип, бер үк сүзләрне тәкрарлап калуын гына ишетте ул.
* * *
Ниһаять, яз да җитте!
Шәфкатьле ана күңеледәй йомшак матур көннәр башланды. Ташулар акты, елгалар ачылды.
Бала-чага бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урамда кайнашты. Өлкәннәрнең дә йөзләре ачылып киткәндәй булды. Йа Хода! Бу көннәрне дә күрәсебез бар икән. Хәзер инде, шәт, иншалла, ул тикле үк авыр булмас, дип җиңел сулап куйдылар алар.
Нур өстенә нур дигәндәй, шундый көннәрнең берсендә, тыны-көне бетеп, тәмам әлсерәп, йөгерә-атлап Сабирҗан кайтып керде. Үзе тирләп пешкән. Асыл кош тоткан диярсең инде менә, куаныч-шатлыгы йөзенә чыккан. Күзләре көлә.
– Анасы!.. Сөенче! Шатлан, куан! Безгә дә бәхет елмаер көн бар икән!..
– Нәрсә булды шулчаклы?..
Сабирҗан, чак кына хәл алыйм да барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырмын дигәндәй, идәндәге бүкәннәрнең берсенә килеп утырды. Бөрчек-бөрчек булып тир бәреп чыккан маңгаен сөртештерде. Үзе һаман да әле авызын җыя алмый иде.
Чыдар чамалары калмаган Миңлегөл:
– Нәрсә булды дип сорыйм ич?.. – дип, сөален кабатлады.
– Нәрсә булдымы? Хикмәтле хәл булды, әнисе. Картың фатиры-ние белән эш табып кайтты. Шул булды менә…
Гөлбануның әнисе ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Хыял ирешмәслек куанычлы хәбәр иде шул бу.
Хатынының «Сүзеңне аңлатыбрак сөйләсәңче» дигән сораулы карашын күргәч, Сабирҗан җентекләбрәк, тәфсилләбрәк аңлата башлады. Бөтенләй уйламаганда-көтмәгәндә Сабирҗан бер авылдашын очраткан, фатиры-ние белән бик кулай эшне әнә шул тәкъдим иткән.
«Авылдаш» дигән сүзне ишеткәч, Миңлегөл чак кына тынычлангандай булды. Шундук кабат сорады:
– Кем соң ул?..
– Беләсең син аны… Су буе урамында торалар иде ич. Тимерче алачыгы каршында гына… Соң, теге Сасы көзән Халит малае. Кылый Хәмит инде…
Әмма, Кылый Хәмит исемен ишетү белән, Миңлегөл йөзендә туган шатлык-куаныч нурлары җил тузгыткандай шундук юк булды.
Сабирҗан исә моңа әллә ни игътибар итмәде.
– Ул монда, калада яши икән, – дип җанланып сүзен дәвам итте. – Яңа бистә ягында бер байда хезмәт итә… Беләсеңме, ни әйтте?.. Эшнең бик җайлысы булыр төсле: тамагың тук, җаның тыныч булыр, ди. Шуның өстенә тагын фатиры да бар, әллә ни зур булмаса да, аерым бер өй, ди. Ишетәсеңме, аерым бер өй! Кемгә тәтегән әле ул андый бәхет!.. – Урыннан сикереп торып, ишекле-түрле бер әйләнеп килде дә яңадан тезеп китте: – Иртәгә үк килергә кушты. Яңа Бистәгә чыгу белән, Мирзахан байның өен сора. Теләсә кем әйтер, ди…
Миңлегөлнең авызына су капкандай тынып калуы бу юлы Сабирҗанның дикъкатеннән читтә кала алмады. Хатыны каршысына туктап:
– Син нәрсә?.. – дип сорап куйды.
– Белмим, белмим… – дип җавап кайтарды хатыны, авыр көрсенгән сыман итеп. – Мәрхүмә әнием, уттан ерак, судан сак, яманнан читтә бул, дип әйтергә ярата иде. Хәтерең кыска икән синең… Оныткансың. Кешесе кеше түгел бит аның. Җан кыйган бәндә… Андый адәм белән тапма да, бүлешмә дә дияр иде әни, исән булса…
Хәер, Сабирҗанның да, авылдашы белән очрашкач, күңел төпкелендә шик-шөбһә кебек нәрсә уянган иде уянуын. Әмма аның хатыны алдында сер бирәсе килмәде.
– Нишләмәк кирәк, әнисе?.. Аның җүнсез, пүчтәк кеше икәнлеген мин дә беләм. Бик беләм. Күргән-белгән кеше, бөтенләй үк төртеп екмас дип ясалган адым иде. Аннары ике кулга бер эш булыр дигән уй… Аннары син әйткән хәлләр булганга да бик күп гомерләр үтте, сулар акты бит инде. Кем белә, бәлки, үзгәргәндер.
– Үзгәрер, бар! – диде Миңлегөл, кашын-күзен тагын да җимерә төшеп. – Канга сеңгәнне юып та, юынып та бетереп булмый аны…
Ахыр чиктә Сабирҗан ахыргы сүзен әйтте:
– Ярар, әнисе. Хәзер соң инде. Вәгъдәләшкән-ниткән… Әүвәл-ахыры хәерле булсын дип тәвәккәлләп карыйк. Әгәр дә инде күңел ятарлык булмый икән, бераз күз-баш алгачрак карарбыз…
– Ай-һай, сиңа әйтәм, беркатлыланып аңа бик ышанып бетмә әле син. Төп башына утыртып куймасын. Этлеккә тәһарәт кирәкми, ди…
– Берни кылыр хәл юк, әнисе. Вакыты белән баганага да сәлам бирәсең. Заманасы шундый каһәр суккан аның…
Ул кичне сүз гел шул Кылый Хәмит турында булды. Бу Кылый Хәмит дигәннәре, авылда яшәгәндә, балта түтәсе белән башына сугып, хатынын үтергән кеше икән. Өен старостага, мунча бурасын хәзрәткә, каралтысын Гаделша байга биреп, төрлечә алдау юлы белән төрмәдән котылып калуына кадәр хәтергә алдылар.
Читать дальше