Шәфкатьле хуҗага кабат рәхмәтләр укып, ишегалдыннан чыгып киттеләр. Сабирҗан кибеткә кереп кирәк әйберләрен алган арада, Сәмигулла абзый хәрчәүнәдән яхшы гына кәефләнеп чыкты. Сабирҗан аңа эчмә-фәлән дип, акыл өйрәтеп тормады. Әйткәнгә карап, барыбер файдасы булмаячак, Сәмигулла абзый сүз тыңлаудан узган, иртәге көн дип исе китеп тора торганнардан түгел: кем әйтмешли, таба да каба… Акчасы булмаса, ахыр чиктә пычкысын закладка салып булса да эчә. Ә иртәгесен таң белән кабакка килә дә: «Эш бар, пила кирәк. Акчасын бераздан кертермен…» – дип, коралын алып китә һәм тагын борыны чөгендер төсле булганчы эчә.
Бүген исә, гөнаһ шомлыгы, инде кайтып җиткәндә генә, ямьле көннең ямен җибәреп, Сәмигулла абзыйның карчыгы Фәхрия түти очрамасынмы. Шунда ук, өянәге кузгалгандай, акыра-бакыра картына ташланды.
– Аһ, имансыз! Аһ, оятсыз! Аһ, сәрхуш!.. Күрче, зинһар, тагын лырык булганчы эчкән бит бу адәм актыгы…
Бер җене котырса тыела белми торган гадәте барлыгын белгәнгәме, кылтый-мылтый атлап кайтып килүче Сәмигулла абзый, бимазалаган чебен-черкидән котылырга теләгәндәй, карчыгы ягына кул гына селекте.
Эттән алып эткә салды аны карчыгы, бер дә әйтмәгәнен калдырмады. Ә тегесенең гамендә дә юк!
Юлда очраучылардан кемдер, Сәмигулла абзыйны яклагандай:
– Йә инде, Фәхрия түти! Ул кадәр битәрләмә инде. Әнә бит пычкысы исән, үзе белән… – диде.
Сәмигулла абзый да авыз йомып торучылардан түгел. Чак кына үпкәләгән кыяфәт белән әйтә салды:
– Бу нинди пычкы булсын, ди, тиле! Пычкы әнә, җилкә тамырымны игәүләп, арттан кайтып килә… Пычкының да ниндие әле, туң тимердән ясалган, – дип, хатыны ягына ымлап куйды.
Сабирҗан кычкырып көлеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. Гомумән, бүген аның күңеле күтәренке иде. Ни әйтсәң дә, «вәли нигъмәт» булып кайтып килә. Култык астында тегермән ташы кадәрле бодай күмәче; түшенә кадакка якын шикәр кыстырган; кесәсендә бер кисәк кер сабыны. Вакыт иртә бит әле, чәй эчеп, эчкә бераз җылы кергәч, бәлки, тагын чыгар. Йөргән аякка төк иярә дигәндәй, кайвакытта кичләрен дә эш чыгып куючан. Мондый вакытта ялкауланып ятып булмый инде. Ялкау кул буш корсак сыйпар, ди бит. Гомумән, Сабирҗанның тик яту белән татулыгы юк.
Өйгә ул шундый уйлар белән кайтып керде. Барысы да дүрт күз белән аның кайтуын көткәннәр. Ишектән керү белән, бөтен гаилә аякка басты. Хәтта урын өстендә утырган гарип Халидә дә, ач күзләрен икмәктән ала алмыйча, өстәлгә якынрак шуышты.
– Анасы, чәй куеп җибәр! – диде Сабирҗан.
– Чәй әзер, атасы, кайнарлатып кына аласы…
Миңлегөл ире кулындагы әйберләрне алып өстәл өстенә куйды да тиз генә учакка ягып җибәрде. Аннары икмәкне күкрәгенә терәп, пычак белән зур гына итеп кибән башын кисеп алды. Аны төп-төгәл икегә бүлде. Өсләренә шикәр кисәге куеп, берсен Гөлбануга, икенчесен Халидәгә тоттырды.
Гөлбану, шатлыгыннан нишләргә белмичә, чыгып китү нияте белән ишеккә таба омтылган иде дә, әнисе аны:
– Утырып аша. Югыйсә ашаганыңны шайтан йотар, – дип, шундук туктатты.
Халидә дә ашарга кереште. Бик тәмле итеп ашый ул. Икмәген тешләп алган саен, буш учын ияк астына куеп, төшкән валчыгын да алып каба.
Халидәгә нәрсә, аңа ашаса да була, аның беркемгә өлеш чыгарасы юк. Гөлбану хәзер икмәгенең бер өлешен дус кызы Галяга кертергә тиеш. Алар гел шулай итәләр.
Өйдәгеләр шаулашып көлешә башладылар. Караса, әтисе Сәмигулла абзый белән булган хәлне мәзәк итеп сөйли икән. Имештер, эчсә дә исерек, эчмәсә дә исерек йөргән Сәмигулла абзый бая, әнә пычкы арттан кайтып килә, дип, хатынына күрсәткән.
Нурми агай да көлә:
– Пычкы дип әйтә диген, ә! Ул әйтер…
– Шулай ди шул. Күзен дә йоммый. – Әтисе рәхәтләнеп, күзләреннән яшь чыкканчы көлде.
Хатын-кызлар исә: «Үзәгенә үткәч әйтә дә, каргый да торгандыр инде…» – дип, Фәхрия түтине яклагандай иттеләр.
Нурми агай да үз чиратында Сәмигулла картка бәйле бер мәзәк сөйләп алды. Акча юнәтер җай тапмагач, бу бер кабакка кергән дә: «Зур сөенеч, дуслар! Малай туды… Тик менә тәпиен юарга гына чама юк», – дип алдалап, бер стакан аракы алып эчкән, ди. Атна да үтми, тагын шул ук кабакка «Малай үлде…» дип килә. Хәленә кереп, яңадан бер стакан салып бирәләр тегеңә. Нишләмәк кирәк, кабакка бит, гадәттә, шатлыктан да, кайгыдан да керәләр…
Өйдәгеләр шаулашкан арада, Гөлбану икмәк телеменең яртысын җәһәт кенә кесәсенә шудырды да Галя янына чыгып шылды.
Бераздан ул кайтып кергәндә, аларда таныш түгел бер кеше утыра иде. Толыбы ишек катында стенага эленгән. Идәндә – чыптага төрелгән зур гына ит кисәге…
Читать дальше