Яктырды. Хәзер инде базар эче мәш килә. Тик бу фәкыйрьләр янына килеп эш тәкъдим итүче генә юк. Кайберәүләр, эчләренә төшкән салкыннан котылырга теләп, чыптага яки анда иске капчыкка төргән пычкысын стенага сөяп куя да, үзара шаярышып алгандай итәләр. Берсе әнә, сикеренгәләп (берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә, ди бит), ботларына шап-шоп куллары белән суккалый, үзе, янындагы иптәшләрен көлдерү нияте беләндер инде, фәлсәфә саткан була:
– Ходай Тәгалә булган нәрсәңне уртаклашырга, бүлешергә кушкан. Ә байлар, әнә дөм чукрак кебек, ул сүзләрне колакларына да элмиләр… Димәк, алар Ходай Тәгаләгә каршы баралар булып чыга. Алай икән, үзләренә үпкәләсеннәр, акыртып таларга кирәк чукынмышларны…
Көтә-көтә тәкате беткән Сабирҗан, Сәмигулла абзыйны чират сакларга калдырып, үзе яңадан утын олаулары рәтенә китеп барды. Утын алганнарның алдына да йөгереп чыккалап карады. Юк, һаман да бер үк җавап: кирәкмәс…
Инде нишләргә? Бүген дә шулай коры килеп буш кайтырлармы?
Шулай ут йотып, пошаманланып торган арада, кемдер җиңелчә генә аның җиңенә кагылды. Өстенә кайтарма якалы әйбәт пальто, каракүл бүрек, аягына кунычын кайтарып куйган Кукмара пимасы кигән бу кеше беренче булып үзе сүз катты:
– Нәрсә, агай-эне… Эш эзлисеңме әллә?
Теле белән генә түгел, ымы-ишарәсе, бөтен әгъзалары белән берьюлы җавап кайтарды Сабирҗан:
– Ыһы!.. – диде ул, шатланып.
– Әйдә, алайса. Менә утын алган идем…
Сабирҗан, ни дигәнен үзе дә белешмичә, бер үк сүзләрне тәкрарлап куйды:
– Рәхмәт!.. Рәхмәтләр генә яусын инде…
– Иптәшең бармы?
– Бар, бар!..
– Тиз бул, чакыр… Минем олау менә шунысы.
Берничә минуттан Сабирҗан белән Сәмигулла абзый шылтырап торган коры каен утыны төягән зур гына олау артыннан баралар иде инде.
Эшкә яллаучының өе базардан әллә ни ерак түгел икән, ике-өч урам үтү белән килеп тә җиттеләр. Йөкне бушатып, утынлыктан кузланы алып чыктылар, аны селкенмәслек итеп боз чукып ныгыттылар һәм, бисмиллаларын әйтеп, пычкыны җырлата да башладылар.
Хуҗа ике көн инде мичкә ягылмаганын әйтеп, хәзер үк берәр кочак утын әзерләп бирергә кушты.
– Хәзер була!.. – диде Сабирҗан, әле генә киселгән беренче пүләннәрне шунда ук яра башлап.
Хуҗаның базарда ук «агай-эне» дип эндәшүе, хәзер дә бик гади, ничектер үз иткәндәй сөйләшүе Сабирҗанга бик ошады. Бар әле дөньяда яхшы кешеләр, дип уйлап куйды ул.
Беркадәр яргач, Сәмигулла абзый тәмәке көйрәтә калды, Сабирҗан утынны мул бер кочак итеп җыеп алды да хуҗа кереп киткән ишеккә юнәлде.
– Ярармы? – диде ул, өй ишеген яртылаш ачып.
– Әйдә, әйдә, агай-эне! – Хуҗа урыннан ук купты.
Сабирҗан кергәндә, ул ике-өч кеше белән өстәл янында чәй эчеп утыра иде.
– Хәзер, иптәшләр… Башта өйне җылытып җибәрик әле, – диде ул, Сабирҗанга таба атлап.
– Хафаланмагыз, – диде Сабирҗан, утынын мич буена җайлап кына бушатып. – Үзем генә ягып җибәрәм… Мич юллыгы моннанмы?
– Әйе…
– Хәзер гөлт иттерәбез аны.
– Алайса, рәхмәт, дус кеше…
Сабирҗан, итәкләрен җилфердәтеп җибәреп, эчке кесәсеннән җәһәт кенә чалгы пәкесен чыгарды. Чаж-чож китереп чыра телде. Каен тузы йолыккалады. Шул арада әңгәмәләре өзелеп калган кунакларны сүзгә чакыргандай итеп, үзалдына сөйләнеп алды:
– Һай, утыны ла утыны! Каен булса да чырагачка гына тотарсың, билләһи…
Мичкә ут төртте. Морҗаның тартуы әйбәт икән, шунда ук гөрләп, ялкынланып яна да башлады. Сабирҗан түрдә, өстәл тирәсендә утыручыларга күз төшереп алды. Хуҗа белән бергә санасаң – дүртәү алар. Гаҗәп: кай җирләре беләндер бер-берсенә охшаганнар. Чәчләре җиткән. Һәркайсында – ак яка. Салкын бүлмәдә озак утырганнан булса кирәк, җилкәләренә җылы пальтоларын салганнар. Алларында – ясап куйган чәйләре. Тик нигәдер берсе дә эчми…
Өй эче дә башка байларныкы кебек түгел. Кыйммәтле келәмнәр дә, елкылдап торган җиһазлар да, алтынланган шәмаилләр дә юк. Стенадагы шүрлектә дә, түрдәге өстәл өстендә дә тау-тау итеп китаплар өелгән.
Укымышлы кешеләргә охшаган, дип уйлап куйды Сабирҗан, хуҗага кабат күз салып. Тик никтер бик чандыр гәүдәле, йөзе саргайган, әмма күзләрендә рухи көч һәм дәрт күренеп тора иде.
Алар үзара җанланып сөйләшәләр. Берсе, ни өчендер кызып китеп, кулындагы газетага суккалап:
– Күр инде, ә! Тагын ничә мастерскойны япканнар, – диде. – Бу бит яңадан күпме кеше эшсез калды дигән сүз.
«Әйе-е, – дип уйлап куйды Сабирҗан кабат. – Болар бер дә башка байлар кебек түгел, безнең ише кешегә җирәнеп карамыйлар. Башкаларның бусагасы аша атлап керә-нитә калсаң, бу сукбай берәр нәрсәне суга күрмәсен тагын дигәндәй, шикләнеп, керүчене күздән яздырмаска тырышалар. Ә болар әнә эшсез калган кешеләрне жәлләп сөйлиләр».
Читать дальше