Ул көнне алар зур-зур йортлар тезелешеп утырган, шулай ук чамадан тыш зур, тоташ пыяла тәрәзәле кибетләр тулы таш җәелгән киң урамнарда озак йөрделәр.
Гөлбану өчен боларның барысы да яңа, барысы да хәйран итәрлек иде. Галканың гына исе китми. Кулларын иске бишмәт җиңнәренә тыккан да бернәрсәгә дә исе китмәгән кыяфәт белән гамьсез генә йөри бирә.
Ә бит карый калсаң, хәйран булырлык нәрсәләр бик күп монда. Кешеләрне генә күр син… Алар шундый күпләр, урыны-урыны белән ерып үтәрлек түгел. Урамның уртасыннан җиңел тарантасларга җигелгән атлылар әледән-әле үтеп торалар. Тояклары астында таш чакы-чокы итеп кала. Һәр тарантаста берсеннән-берсе әйбәтрәк киенгән кешеләр утыра… Кайберләренең хәтта яннарында этләре дә бар. Шундый акыллы, шундый юашлар, зур түрә кебек олысымак тыныч кына утырып баралар.
Соңыннан хәтта Галканы да гаҗәпләндерерлек бер хәл булды. Алар кайту ягына борылганнар иде инде. Кайбер олы йортларның чамадан тыш зур ишекләре өстендә утлар да кабынды. Тоташ пыялалы тәрәзәләреннән яктылык бөркелеп торган биек өй янында Галя туктап калды. Нәрсәдер әйтеп, өске катка, һәркайсы басу капкасы кадәрле тәрәзәләргә бармагы белән төртеп күрсәтте. Аннан бик көчле музыка авазы ишетелә иде.
Шулвакыт киң мәрмәр баскыч төбенә як-ягына фонарьлар куелган, бик яхшы ябылмалы җиңел тарантаска җигелгән пар ат килеп җитте. Атлары ап-ак, биеп кенә торалар, тотып тыярлык түгел. Кучер, бөтенләй диярлек артка авышып, бар көченә дилбегәләрен тартып, көч-хәл белән туктатты аларны…
Шуны гына көтеп торган кебек, зур ишекләр үзләреннән-үзләре як-якка ачылып та киттеләр. Аннан ак перчаткалар кигән, киемнәре дә алтын ука белән каелган кешеләр йөгереп чыктылар, тарантасның баскычын төшереп, ишеген ачтылар.
Аннан башына каурыйлы эшләпә кигән сылу хатын-кыз төште. Төште дә, уңга-сулга күз дә салмыйча, киң итеп ачылган ишектән кереп тә китте. Бертөсле итеп киенгән теге ак перчаткалы кешеләр, кереп киткән сылуга карарга курыккандай, башларын иеп калдылар…
– Барыня… – диде Галя бик белдекле кыяфәт белән.
Шул көннән башлап, Гөлбану Казанны икегә бүлде. «Безнең Казан» дип, ул үзләре торган тәбәнәк бараклар, иске алачыклар һәм сәләмә киемле, ябык чырайлы кешеләр яшәгән бистәне атады.
Икенчесе – Зур Казан!
«Зур Казан» ны күреп кайткач, «үз Казаны» бигрәк тә ямьсез булып күренде Гөлбануга. Алар яши торган урам аеруча шыксыз. Тирә-як гел сазлык, чүп-чар өеме, түзә алмаслык сасы… Күгәргән калайлар, вак-төяк такталар белән ямаштырылган алачык-сарайлар, тәбәнәк бараклар…
Гөлбану, эштән кайтучыларны күргәч, алар артыннан кызыгып карап тора, эх, минем әти дә тизрәк эш тапса иде, дип уйлап кала.
Әмма Гөлбану шунысына аптырый: бу эштән кайтучылар ник шундый күңелсезләр икән? Берсе дә елмаймый, ичмаса! Йөзләре чытык, кыяфәтләре кырыс. Әйтерсең кемдер аларның хәтерен калдырган, кемдер җәберләгән, кыерсыткан аларны. Нигә алай икән ул?
Ә Гөлбануның әтисе әле һаман эш таба алмыйча иза чигә. Шулай әтисенең кәефе кырылып кайткан көннәрнең берендә Гөлбану әйтә салды:
– Әти… Әти, дим. Әнә бит завод эшкә чакырып акыра. Син дә бар…
Нурми агай кеткелдәп көлеп җибәрде:
– И-и, бала, бала!.. Ул бит шулай үкереп үз эшчеләрен генә чакыра.
Гөлбану төшенеп җитә алмады:
– Ә аның үз эшчеләре нинди була соң?
– Менә минем кебек, әтиең кебек…
– Алайса, ник сезне чакырмый?
– Урын юк, диләр…
Үзенә карата булган игътибардан тәмам канатланып киткән Гөлбануга җитә калды:
– Шундый бәләкәймени ул завод? Тавышы әнә бит нинди… зур!
– Завод зур да бит… Әмма безнең кебекләр дә күп шул.
– Күп түгел ич. Сез икәү генә: әти дә син…
Яңадан көлешеп алдылар. Нурми агай җитдиләнә төшеп өстәде:
– Эх, Гөлбану сеңлем! Безнең кебек эшсезләр, җирсез-сусыз хәерчеләр белән дөнья тулы хәзер. Көннән-көн ишәя барабыз… – Аннары инде Гөлбанудан бигрәк өлкәннәр ягына борыла төшеп сөйләнә башлады: – Нинди афәт галәмәтедер бу… Әнә Мәскәү тикле Мәскәүдә халык ачлыктан чебен урынына кырыла башлаган, ди. Белмим, нәрсә белән бетәр бу хикмәт?!
* * *
Үзенең зәмһәрир салкыннары белән кыш та килеп җитте. Гөлбануның әтисе соңгы көннәрдә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кайтмыйча эш эзли, әмма һаман таба алганы юк әле. Үч иткән кебек, ниндидер язуы да җитми, ди. Ахыр чиктә алар, күрше баракта яшәүче исерек Сәмигулла абзый белән икәүләп, берсе балта, икенчесе култык астына чыптага төргән пила кыстырып, утын кистерүче эзләп иртән таңнан чыгып китәләр… Анда да эш әзерләп куймаган икән аларга. Күп вакытта тәмам туңып-өшеп, кәефсезләнеп кайтып керә әтисе.
Читать дальше