Баскыч төбендә туктап калган хуҗа, ишегалдын күздән кичергәч, үзенең канәгатьлелеген белдереп рәхмәт әйтте.
– Яраган бу… – диде.
– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә, җәнабы гали…
Хуҗаның йөзенә күләгә кунган сыман булды.
– Галиҗәнап түгел мин…
– Алайса, гафу!.. – Менә чамасын белмичә куштанлансаң шулай да була ул, дип уйлап куйды Сабирҗан. Эх, эттән әрсезгә, чүптән кадерсезгә калган башлар!..
– Күрәм, чокыр да тулып чыккан, – диде хуҗа кеше. – Тик берни дә эшләр хәл юк. Вакыт тими… Һаман шул кул җитмәве.
Сабирҗан аны чистартырга әзер икәнлеген, тик ат кына кирәк буласын әйтте.
– Авырсынмасаң, дус кеше, анысын да кайгырт инде. Атны да үзең ялла дип әйтүем… Түләрмен.
– Барысын да эшләрмен.
Шулвакыт өске катка күтәрелә торган баскыч астындагы ишектән бер карчык килеп чыкты. Хуҗа, аны күрү белән:
– Мөшбиһә апай, салган икмәгегез бармы? – дип сорады.
– Бар, бар, кем, Садертдин улым. Бар… Алланың биргәненә шөкер иде әле хәзергә…
– Алайса, берәр икмәк чыгар әле.
– Хәзер, кем, Садертдин улым…
Бераздан иске ашъяулык кисәгенә төргән бербөтен ипи Сабирҗанның култык астында иде инде.
Көтеп торган эшең булганда рәхәт тә соң!
Караңгылы-яктылы ук килеп җитте Сабирҗан. Килү белән, чокырның бозланып каткан бөтен чүп-чарын лом белән ватты. Кырыйга чыгарып өйгәч, кечерәк тау хасил булды…
Якындагы мәчет манарасыннан мәзиннең азан әйтүе ишетелде. «Ай-һай, иртә торганмын икән…» – дип уйлап куйды Сабирҗан, эчке бер куану белән.
Тәмам яктырып, урамнар эшкә ашыгучылар белән тулгач, хуҗа да күренде. Сабирҗан белән исәнләшкәннән соң:
– Дус кеше, исемең ничек әле синең? – дип кызыксынды. – Әһә, алайса, менә нәрсә, Сабирҗан туган… Мин сиңа эш табарга ярдәм итәргә уйлыйм. Шушы көннәрдә бер-ике танышымны күреп сөйләшим дә, эшли башларсың.
Бервакытта да әле Сабирҗанның юлы болай уңганы юк иде. Хикмәт патша сурәтле бер тәңкәлек көмеш эшләп алуда гына да түгел. Тиздән аның эше булачак! Ул бүтән туңып-катып иза чигеп эш эзләп йөрмәячәк. Моннан да зуррак куаныч, моңардан да зуррак бәхет булмый да торгандыр.
Ул көнне табын түгәрәк, ризык мул, күңелләр күтәренке булды. Тагын ни җитмәгән! Ач кеше тук булса да үзен дөньяда иң бәхетле саный…
Аштан соң бераз ял итәргә теләп, ирләр идәнгә сузылып яттылар, тәмәке көйрәтеп җибәрделәр. Тәмәке белән әллә ни дус булмаса да, Сабирҗан да төрде. Тиздән эшли башлаячагы турында әйтеп, өйдәгеләрне куандырды.
Шулай да тиздән эш табыла дип, өйдә тик ятып булмый бит. Икенче көнне таң белән Сабирҗан тагын базар почмагында иде инде. Көндәгечә, бүген дә эш булмады. Әмма аңа карап, аның кәефе кырылмады. Бу минутта Сабирҗан башкаларга караганда үзен бәхетлерәк хис итә иде. Әйдә, күп булса тагын ике-өч көн көтәсе калгандыр, шунда инде бар да җайга салыначак. Андый бәхет һәркемгә дә тәтеми бит…
Туңып, теше-тешкә тими башлагач, бары тик күңел өчен генә әлеге «шәфкатьле» йорт янына барды.
Юк, эчкә кермәде. Урамның икенче ягыннан гына карап үтте. Ике-өч көн үтмичә торып, ул бу тирәгә бүтән аяк та басмаячак. Күңел бик җилкенсә дә түзәргә, көтәргә кирәк. Чәчмәс борын урырга җыенырга ярата, ахры, дип уйлаулары бар.
Булачак эше турындагы уе бер генә минутка да исеннән чыкмады Сабирҗанның. Ул инде үзенчә ничегрәк итеп барып керәчәге, ничегрәк итеп сүз башлаячагы турында бик озаклап, бик тәфсилләп баш ватты. Тыйнак кына итеп, зур түбәнчелек белән: «Тагын мин борчып йөрим әле…» – дияр.
Ул барып кергәндә, хуҗа үзе генә булса ярар иде. Хәер, аның иптәшләре дә нәкъ үзе кебек бик ипле кешеләргә охшаганнар. Укымышлы, гыйлем кешеләр булса кирәк. Кая карама гәзит, кая карама китап.
Сүзендә торды Сабирҗан. Күңеле бик кытыкланса да, өч көн узмыйча торып, әлеге ишегалдына аяк басмады…
Менә ул таныш капкадан керде, эшлекле кыяфәт белән ишегалдына узды, таныш баскычтан өскә күтәрелде. Караса, ни күрсен: ишектә – йозак. «Хезмәтеннән кайтып җитмәгәндер. Соңрак тагын сугылырмын», – дип уйлады Сабирҗан.
Шулчак баскыч астындагы тәбәнәк ишектән беркөнге карчык килеп чыкты. Шәл почмагы белән авызын каплап еламсык тавыш белән:
– Син, кем, Садертдин янына килгәнсеңдер инде… – диде. – Зур бәхетсезлеккә дучар булдык бит әле. Син булган көннең иртәгесен бугай, төнлә килеп жандарлар алып киттеләр аны… Тентү ясаганда, ниндидер ярамаган кәгазьләр, китаплар табылган диме шунда…
Сабирҗанга кинәт әллә нәрсә булды. Өмете, бөтен хыяллары берьюлы өзелде. Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән сыкрау айкап алды. «Юк инде, юк! – дип уйлап куйды ул. – Бер бәхетең кире китсә, шулай булмый хәле юк…»
Читать дальше