Русча «валек» сүзен татарча «үәлүк»тән чыгару белән дә килешеп булмый. Доктор Әхмәтьянов аны «бәләк»тән бөтен Идел – Урал даирәсенә таралган сүз дип уйлый (чуваш, мари, удмурт телләрендә дә бар).
«Чулки» (сыңары – чулок) сүзенең рус теленә, чыннан да, татардан кергән булуы ихтимал, ләкин аның беренчел формасы «чолгау» булганга охшый. Батуллада теркәлгән чөлкә, инде рус казанында кайнап, кире үзебезгә кайткан сүз булыр.
«Ямь» һәм «ямьче» сүзләренә килик. Боларның беренчесе мәкаләдә түбәндәгечә аңлатыла: «ерак араларны узганда туктап, юлаучыларның атларын ял иттерү, үзләре дә хәл алсын өчен корылган ятакханә, ашханә, коелы авылчык; ямьле урын (мәкаләдә бусы алдарак әйтелгән), оазис; почта йорты».
Билгеләмә шактый томанлы. Беренчедән, рус теленә дә кергән бу сүзнең татарча язылышы «йам/ям» булырга тиеш иде («Идегәй» дастанында – «йорт-ям»). Икенчедән, андагы «ятакханә» неологизмының үзенә үк аңлатма сорала. Өченчедән, «оазис» сүзе сагайта. Бу сүз Мисырдагы Оасия шәһәре атамасыннан килеп чыккан булса кирәк, ләкин төшенчәнең фәнни мәгънәсе Европаныкы. Шәрыкта (Төркиядә дә) оазис – вәһа.
Борынгы төрки телдә «кәрвансарай», «мосафирханә» мәгънәсендә «рабат» (рибат) сүзе булган.
Руска «ямщик» формасында кергән «ямчы»лар исә шушындый мосафирханә тоту, сәфәрчеләргә алмашка ат бирү эше белән шөгыльләнгәннәр. Мондый дәүләти хезмәт монгол-татарлардан русларга да күчкән. Пушкинның «Станция караучысы» дигән хикәясен хәтерлисезме? Рус дәүләтендә дәрәҗәләр табеленең иң түбән баскычында хезмәт итүче кеше инде ул мескен станция караучысы.
Ямны «ямьле урын», «оазис» дип гөман итүләр (хыялый этимологияләр) татар фәненең (тел белеменең) һәм, гомумән, татар теленең дәрәҗәсен генә төшерәләр, аны сабыйлыктан үтмәгән, җитлекмәгән бернәрсә итеп күрсәтеп, адәм көлкесенә калдыралар.
Чаукалык (диал.) – куаклык, әрәмәлек. Бу сүзне «(лесо)посадка» мәгънәсендә тәкъдим итүчеләр булды (мәсәлән, Р. Батулла). Чыннан да, «чаукалык» сүзенең мәгънәви функцияләре әдәби телебездә файдаланылмый ята шикелле. Бәлки, Р. Батулла тәкъдиме эшкә ярар?
Р. Батулла «үләксә – улёгся как мертвец» кебек очраклы аваздашлыктан татарча «үләксә» сүзен русча «мертвец» белән бәйли дә куя! Этимология фәненең элементар әсасларын аяк астына салып таптау шушы инде.
«Чәкүшкә» сүзенә килгәндә, аның формасы (кә кушымчасы) рус теленеке булуына ишарәли. Дөрес, Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» китабында «чекуша» сүзе төрки чыгышлы дип карала. Ләкин бу «чекуша» – «чүкеч» яки «чукмар» сүзеннән, ә тәгәрмәч күчәрдән чыкмасын өчен хезмәт итә торган чәкүшкәдән түгел. Шуңа күрә Батулланың «чекушка» сүзен татарчага кайтарып калдыруы нигезләнми дип әйтә алабыз. Бәләкәй шешә белән сатыла торган аракының «чәкүшкә» дип аталуы нәкъ менә шул бәләкәйлеге аркасында булыр. Чыннан да, аракы эчүгә һәм «мат» белән сүгенүгә килгәндә, руслар гомер бакыйга мөселманнан уздырганнар, юньле-юньсез атамалар безгә, гадәттә, шулардан килеп кергән. Алга таба бу хакта да әйтер сүзебез булыр әле.
Әлеге мәкаләсендә Рабит Батулла, үз фикеренчә, актив лексиконыбыздан төшеп яки аңа керми калган, ләкин тергезүгә яки җан өрүгә лаек сүзләр исемлеген китерә. Болар арасында, чыннан да, кызыклы гына сүзләр бар (мәсәлән, күзәлдерек – «атның игътибары як-якка чәчелмәсен өчен, йөгәнгә тегеп куелган күн колаклар; шоры»; ләхүрә – «өшегән авыз, җебегән. Мишәрләрнең Казан татарларына карата куллана торган сүзе»; сарышын – «бал кортының аягына ияреп кайта торган сары төстәге чәчәк тузаны; прополис [?]»; үдери – «хоккей. Боз өстендә кәшәкә белән шара сугу»). Куштырнаклар эчендәге аңлатмалар – Рабит Батулланыкы икәнлеген искәртим.
Әлбәттә, бу мәгънәләрне тикшерәсе дә булыр, чөнки, әйтик, чәчәк тузаны – пыльца, һич тә прополис түгел. «Үдери» сүзе дә «хоккей» атамасын алмаштыра алмас, реалист кешегә бусы көн кебек ачык.
Исемлектәге сүзләрнең байтагы «үле» сүзләр түгел, ихтимал, алар мәкалә авторына нәфис әдәбият текстында очрамагандыр гына (мәсәлән, күт, күтләк, күтән, кыйрак (кайрак яки кайырак – ләкин сүзлекләрдә аңа Р.Батулладагыча «геморрой» дип түгел, бәлки бот арасында барлыкка килгән «биз» дигән аңлатма бирелә), кымтырыклау, лагун, ләнкер – «көймә тимере», мәкинә – мякина, мәрә, мәрәкә – монысы гарәпчә мәгърәкәдән, иске әдәбиятта очрый торган сүз; назиклек; печтәннәү; сөрәкә; сөңге; фалиҗ – паралич; берьяклы булу; әгъзаның бер җире хәрәкәтсез калу. Фалиҗ зәхмәте дә дигәннәр); фирүзә, хач, чәүчәләк; чирле; чор; чура; чыраг/чырак; энҗечәчәк; эшләки; шәңге; шәһвәт; шомраю, шөлләү кебекләр. Игътибарлы укучы болар арасында әдәби әсәрләрдә очрый торган гадәти сүзләрне дә күрми калмас. Болары турында кайгырасы-нитәсе юк, алар үзләрен яклый да, зарурият булганда саклый да алачаклар. Искергән сүзләрнең мәңгегә төшеп калуы да тел тарихында гадәти хәл, кире кайтуы да булгалый.
Читать дальше