Бөтен Рәсәйне НКВД – КГБ сексотлары пәрәвезе һәм кызыл авызлы сәяси проституткалар калыплаучы партшколлар челтәре баскан…
Катыргы репродукторлар көне-төне даһи Сталинга мәдхия җырлый…
Аннары сәясәт 180 градуска борылды да куйды.
…Иосиф Сталин үлеп ун ел үтәр-үтмәс, партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы утырышында яшь галим Әбрар Кәримуллин үзенең бер библиографик белешмәсендә әлеге даһилар даһие Сталинга багышланган җырларны да исемлеккә керткәне өчен, каты кисәтелеп, Казан университетының үзе эшләгән фәнни китапханәсендә директор урынбасары хезмәтеннән бушатылды һәм «Бегемот» кушаматлы йорт хәрабәләрендә урнашкан китап саклауханәсенә гади библиотекарь итеп «сөрелде»… Фән кушканча эшләгәне өчен, аңа шундый җәза бирделәр. Бервакыт, күрешергә дип баргач, Әбрар Кәримуллинның минем янга тишек кесәле зәңгәр амбар халаты кигән килеш чыкканын хәтерлим.
Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы белән мин 1948 елларда, Казанга килгәч таныштым. Таныштым дим, чөнки мин үзем урнашкан фатир хуҗаларының утын сараенда табылган гарәп хоруфатындагы китапны көч-хәл белән генә ерып чыга алдым. Хәреф танырга мине революциягә кадәр ике катлы зур гына агач йортның хуҗасы булып, хәзер үзләренә ике бүлмә белән чолан гына калдырылган элекке байбикә әби өйрәтте дияргә мөмкин.
«Тирән тамырлар»ны мин баштарак көнгә бер-ике генә бит укысам, берәр атнадан инде, Совет чорында аз-маз яңартылган гарәп хоруфатына «күзем ияләшеп», иртә-кичләрен бишәр, унар бит актара башладым. Үзем укыйм, үзем уйланам: «Ахыргы ноктасына кадәр советчыл, хәтта җете кызыл сыман булган бу романның хакимиятләргә кайсы җире ошамады микән?» – дим. Ул, минем шактый чикләнгән карашымча, нәкъ менә соцреализм кануннары буенча язылган, хәтта ул кануннарны татар әдәбиятына китереп керткән һәм ахыр чиктә социалистик реализм дигән исерткеч принципны канунлаштыруга булышкан әсәр иде… Ул вакытларда мин, бу әсәрнең иң өстә ята торган беренче катламнарын гына аңлаган хәлдә, кайчагында детектив сюжет коллизияләренә генә ияреп, аны әдәби яктан бер үрнәк, хәтта өлге сыманрак кабул иттем. Дистә еллар үтеп, Г. Ибраһимов реабилитацияләнгәч һәм аның әсәрләре халыкка кире кайткач та, минем әлеге фикерем какшамады, киресенчә, рәсми тәнкыйть беренче тапкыр укыганда алган тәэсиремнең дөреслеген раслаган кебек булды. Хәер, дөнья артыннан куып, «Тирән тамырлар»ны кабат әйбәтләп укып чыгарга вакыт та тимәде шикелле. Хакимият башына Никита Хрущёв менеп, халык бераз иркенрәк сулый башлаган, яз җылысын, яз исен тойган, киләчәккә өмет уяткан еллар иде бу.
Шул ук такта сарайда аунап яткан бер мәктәп дәреслеге дә мине шактый җәлеп итте. Биология дәреслеге иде анысы. Анда безнең буын балалары ишетеп кенә белгән Мендель, Вейсман, Морган теорияләренә зур урын бирелгән иде. Хәзерге генетикага нигез салган бу теорияләрнең төзеклеге һәм гүзәл математик нигезләмәсе мине таң калдырды һәм мин, физмат студенты, мәктәптә безнең башларны катырган бакчачы Мичурин белән агроном Лысенко «теорияләре»нең пүчтәк бернәрсә булуына инандым. Ә Мендель һәм Морганнар төзегән гүзәл теорияләрнең тыелган булуы минем башыма сыймый иде.
Хуҗа карчык кайчандыр остабикәгә йөреп сабак алган, хәтта «Шәрык клубы»нда җәдиди яңа ел кичәсендә дә катнашкан, Тукайларны, заманында шул тирәдәрәк яшәгән Галиәсгар Камалларны, Фатих Әмирханнарны да күреп белә иде. Минем иске татар әдәбияты белән кызыксынганлыгымны күреп алгач, ул бераз ачыласы итте: өйдә кеше-мазар булмаса да, пышылдап кына, үзе бөек дип санаган татар әдипләреннән тагын берәүне – Гаяз Исхакый исемен атады… Бу исемгә битараф калганымны күргәч:
– Гаяз Исхакыйны белмиләр шул хәзер, мәктәптә дә укытмыйлар, – дип көрсенеп куйды.
– Нигә? – дип сорадым.
– Аны фашист булган дип әйтәләр, кайдадыр чит илдә диләр… Исән микән – белмим, – дип пышылдады әби.
Бик ялынып сорагач кына, ул миңа Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән хикәясе турында аз-маз мәгълүмат бирде. Берочтан минем өчен мәгънәсе караңгы булган «инкыйраз» сүзенең дә эчтәлеген аңлатты. Дөп-дөрес аңлаткан! Рәхмәт йөзеннән мин хуҗабикәгә Болак буендагы бер җимерек кызыл кирпеч китапханәдән атна саен китаплар алып кайтып бирә торган идем.
Ләкин бу аз-маз мәгълүмат дигәнем үзенә бертөрле бомба булган икән… Һәрхәлдә, минем күңелемә салынган ул орлык бик тиз шытып чыкты…
Хәзер менә үз-үземә шаккатам инде: мин хыял көче белән, күңелем сәхнәсендә «Инкыйраз» темасын үземчә «уйнатып» карадым һәм, чыннан да, халкыбызны аяусыз инкыйраз көткәненә ышана башладым.
Читать дальше