– Монда Тимерша Соловьёвны кайда күрергә мөмкин? – диде.
Мин аңа Тимершаның эш бүлмәсен күрсәттем.
Ул шунда кереп киткәч, аеруча аның күзләре миңа ничектер таныш булып күренде.
– Кайчандыр кайдадыр күргән идем шикелле мин бу кешене?..
Ләкин мин аны кайда күргәнлегемне хәтерләргә дә өлгерә алмадым, Тимерша Соловьёв килеп чыкты.
– Менә нәрсә, – диде Тимерша, әкрен генә минем яныма килеп, – безнең өчен үтә кирәк бер кеше килеп калды. Аны чәйгә алып керергә иде. Өйдә Кәшифә генә. Син, безгә кереп, аңардан чәй әзерләт әле!
Тимершаның биш-алты бүлмәле квартирасы да шул ук матбага йортында иде… Кәшифә – аларның асравы. Ул тиз генә самавыр куеп җибәрде. Чәй әзерләнде.
Бераздан, ашыгып, Тимерша үзе дә килеп керде. Кайдандыр ачкыч алып шкафны ачты, чәйнеккә берничә чеметем чәй салды, өстенә бер шешәдән аз гына кызгылт- көрән куе сыекча агызды.
– Монысы нәрсә инде, Тимерша агай?
Ул күзен кысып елмайды:
– Чәйне куерта торган дару!
Озакламый Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдинов белән әлеге кунак та рәхим иттеләр.
Тимерша белән кунак кеше арасында сүз дәреслекләр турында башланды.
– Хәзер мәктәпләр күбрәк матур исем астында ишетелгән дин дәреслекләрен сорыйлар… Тарих, җәгьрәфиядән дә берничә башлангыч нәрсә язарга була, – дип сөйләп китте Тимерша.
Теге кеше җавапсыз гына, салкын кан белән тыңлап утыра һәм ара-тирә:
– Алай, алай, – дип кенә куя иде.
Габдрахман Фәхретдинов, нәрсәдер әйтергә теләп, «Бәшири» дип миңа эндәшеп куйды. Шуннан соң кунак кеше дә, кинәт кенә миңа таба карап:
– Сез Зариф Бәшири буласызмыни? – дип сүз катты.
Ул, шушы сүзләрен әйтә-әйтә, миңа таба кулын сузды. Мин дә, кулымны сузып:
– Әйе! – дидем. – Ә сез кем буласыз соң?
– Нәҗип Думави!
Кинәт хәтеремә төште: 1905 елның көзендә минем мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә яңа гына килгән чагым иде. Беркөнне кич белән Шәһәр Шәрәф шушы кешене ияртеп бүлмәдән бүлмәгә йөргән иде:
– Танышыгыз: милли шагыйрьләребездән Нәҗип Думави.
Мин Нәҗип Думавиның «Казан мөхбире» газетасында басылган шигырьләрен зур мавыгу белән яратып, бирелеп укучыларның берсе булсам да, ул чагында, әллә ничек, иптәшләрем арасыннан чыгып, аның алдында «Танышыйк әле!» дияргә батырчылык итә алмаган идем.
Шуларны сөйләп биргәч, Нәҗип Думави, көлемсерәп:
– Алай булгач, – диде, – ул чагында таныша алмауның үчен менә хәзер чыгарырбыз инде. – Һәм ул мине кичкә үзе төшкән номерга чакырды.
Тимерша Соловьёв, дәреслекләр мәсьәләсе белән артык мавыгып киткәнлектән, безне таныштыруны исенә китерә дә алмаган. Үзенең бу эше килешсез чыкканлыгын аңлап булса кирәк, ул, аптырап, бер Нәҗипкә, бер миңа таба карады да:
– Сез әлегә кадәр таныш түгел идегезмени? Бер мәдрәсәдә укымадыгызмыни? – диде.
– Юк, – диде Думави, елмаеп, – әдипләр белән шагыйрьләрнең һәммәсе дә мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дән генә чыгарга тиеш дип тәкъдир тактасына язылмагандыр бит?
Барыбыз да бердәм көлеп җибәрдек.
– Ә син кайда укыдың?
– Казанның Габдулла Апанаев мәдрәсәсендә.
Коры-сары капкалап шактый гына утыргач, Тимершаның хатыны Гасимә ханым да кайтып керде.
– И-и, кунаклар бар икән. Ә мин аны-моны белмәстән өйне ташлап йөри бирәм.
Ул өстәл өстенә карап алды да шкафтан чикләвекләр салынган тәлинкә чыгарып куйды.
– Ир кеше, ни, кунак сыйлый беләме соң ул…
– Зарар юк, – диде Тимерша. – Эш тәгамдә түгел, хөрмәттә!
Нәҗип тә аның сүзен җөпләде:
– Ачык чырай, такта чәй.
Гасимә хәйләле елмаеп Тимершага карады:
– Мин күрми дә торам, Бәшири дә монда икән. – Аннары Думавига борылды: – «Зариф» ди дә исе китә инде Тимер абзагызның. Берәр затлырак кешене чәйгә чакырса, аны калдырмый.
Мин мондый сүзләрне моңарчы берничә тапкыр ишеткән идем инде. Гасимә ханымны яхшы белгәнгә, күпсенү итеп кабул итмәдем. Менә Тимерша сине шулкадәр үз итә дип әйтергә тели иде Гасимә ханым, син дә аның кадерен бел, аның уңаена гына йөр!
Нәҗип Думавины озаткач, Тимерша минем колакка пышылдады:
– Кичен аңа барсаң, әлеге дәреслекләр мәсьәләсендә ширкәт файдасын онытма…
Нәҗип белән без дусларча озак кына сөйләшеп утырдык. Ул чәй китертте.
– Мин алай кешедәге кебек «ачык чырай, такта чәй» дип тормыйм, «хәлдән килгәнчә» дим. Хәзер кайнар пәрәмәч китерерләр.
Тимершаларда булган сүзләргә дә кагылып алдык. Нәҗип тә андагы кыланышларның серенә, сәясәтенә тәмам төшенеп утырган икән.
– Саранлыклары бер якта торсын әле аның! – диде ул. – Алар шулай безне ялланып эшләүче итәргә азаплана.
Читать дальше