– Байлык дигәнең әнә күз алдында, – ди. – Куй, кузы дигәнеңнең исәбе-саны юк, көн дә берсен суй да аша!.. Кымыз дисәң, унлаган бияне тот та бәйлә!.. Айгыр дигәнең тагын да шулай ук – теләгәнеңне тот та, мен дә атлан!.. – Әлеге манап, Галимҗанны шулар белән алдарга теләгәннән соң, аның алдына тагын да кызыклырак бер нәрсәне китереп куя: – Шулар өстенә хур кызыдай кызым бар! Син шуңа кияү бул да тик минем бер теләгемне генә үтә…
– Теләгегез нинди?
– Менә минем унөч-ундүрт яшьлек бер улым бар, син шуны укытып, үзең шикелле белемле яса да, ул да шулай синең кебек һәрбер җирдә дамеллаларның авызларына кургашын коя торган булсын!..
Галимҗанның «Казакъ кызы» романын язу өчен материал җыя башлавы әнә шуннан башлана. Әнә шул рәвешчә атаклы әсәр барлыкка килә.
2
(Галиәсгар Камал)
1909 елның җәендә, Оренбургта эшләгән чагымда, һичбер көтелмәгән, уйланмаган җирдән минем бүлмәгә Галиәсгар абзый Камал килеп керде. Ул җиңелчә генә киенгән, кулында бик үк зур булмаган юл чемоданы.
Мин, аптырап, урынымнан сикереп тордым.
– Кайдан җил ташлады сине, Галиәсгар абзый?!
– Җил ташламады, – диде ул, матур гына елмаеп. – Сезгә килдем – матбагада эшләргә!
Аның безнең матбагага эшкә киләчәге турында бер генә сүз дә ишеткәнем юк иде. Шунлыктан тагын да гаҗәпләнеп сорадым:
– Ничек инде ул алай капыл-кара гына? Алдан хәбәр биргән булсагыз, каршы төшеп алган булыр идек!
Галиәсгар абзый сәер генә җавап бирде:
– Алай алдан хәбәр итәрлек үк күңелләнеп килмәдем мин!
1905 ел революциясе булгач та чыга башлаган «Йолдыз» газетасында беренче саныннан башлап шушы көйгә чаклы эшләп килгән Галиәсгар абзый нәрсә өчендер аның редакторы Һади Максуди белән үпкәләшә дә Казанны ташлап чыгып китә. Һәм тиз генә Тимерша Соловьёв белән хәбәрләшеп, Оренбургка эшкә килә.
Мин дә бердән аңлап алдым: аның Оренбургка «сәяхәте» уйланган бер план белән, җиң сызганып, бил бәйләп эшләү өчен түгел, ә тик Һади Максудига булган үпкәдән һәм ачудан гына килеп чыккан икән.
Галиәсгар абзыйны мин шул дәвернең танылган, көчле бер язучысы һәм журналисты итеп кенә түгел, үземә карата булган күп кенә сәбәпләр аркылы да якын күрә һәм хөрмәт итә идем. Минем Оренбургка шушы матбагага эшкә килүем дә Галиәсгар Камал белән Борһан Шәрәфнең димләве аркасында булды. Алар мине барырга кызыктырды. Тимерша Соловьёвка тәкъдим иттеләр. Гәрчә мин күп кенә мәсьәләләрдә Тимерша Соловьёвлар белән килешеп бетә алмасам да, Оренбургка килүемнән шактый канәгать идем. Мин монда яхшы гына журналистлык тәҗрибәсен алдым, матбагачылык эшенә өйрәндем. Бер-ике җәен Тимерша Соловьёвның Мәкәрҗә ярминкәсендәге «Двухсветная» гостиницасына барып, аның кухнясында эшләдем, аш-су әзерләү һөнәрен үзләштердем. Соңгысы хәзер, картлык көнемдә ялгызым калгач, бик кирәк булды, ашханәгә йөрергә сәмән юк, ачлыктан гына егылып үләсе… Шунда яшьлегем искә төште – мин бит суга балта салып та аш пешерергә өйрәнгән кеше! Рәхмәт инде Тимерша агайга…
Минем Галиәсгар Камалга булган онытылмас хөрмәтемнең икенче сәбәбе менә бу иде: Галиәсгар абзый – без укыган Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкерте. Гәрчә бу мәдрәсәдә күп кимчелекләр булса да, һәм ул безне канәгатьләндермәсә дә, Галиәсгар абзый үзенең шушы мәдрәсә шәкерте булуы белән шактый горурлана иде. Сүз уңае чыккан саен, ул:
– Татар матбугат вә әдәбиятына Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Миргазиз Укмасый, Хәбиб Исхакый кебек әдип-шагыйрьләрне чыгарган мәдрәсә җимеше бит без! – дип масаеп та куя иде.
Менә шуның өчен дә без язган нәрсәләребезне алып барсак, ул безне үз итеп каршы ала, өйрәтә, юл күрсәтә, киңәшләр бирә торган иде. Янәсе, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» шәкерте ярты юлда калмаска тиеш!
Менә шуның өчен дә аның бүген капыл гына килеп керүе, аны хөрмәтләп каршы алмавыбыз миңа әллә ничек авыр тоелды. Шуның белән бергә үк миндә зур шатлану тойгысы да кузгалды: «Эчкә җыелган серләрне сөйләп, һич булмаганда, күңел юатырга бер кеше булды, ичмасам», – дидем мин эчемнән генә.
Борһан Шәрәфнең дә Оренбургка килеп, «Вакыт» газетасында эшли башлавына бер елга якын иде. Дөрес, үз дәрәҗәсендә мин аны да хөрмәт итәм, аның да яхшылыкларын оныта алмыйм. Казан татар матбугат тарихында беренче тапкыр барлыкка килгән «Казан мөхбире» белән аннан соң чыккан «Әхбар» газеталарын башлап оештыручы һәм аларның бөтен җаваплы эшләрен берүзе алып баручы кеше әнә шул Борһан Шәрәф иде. «Казан мөхбире» Сәетгәрәй Алкин акчасына чыгып, аның рәсми мөхәррире (редакторы) шул ук Сәетгәрәй Алкин булса да, ләкин ул газетага бер юл булсын нәрсә язмау гына түгел, бер тапкыр булсын аның редакциясенә дә килеп карамаганлыгын белә идек. Аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Борһан алып барды. Ул да шулай ук, Галиәсгар абзый шикелле, безнең ише яшь каләм ияләренә матди яктан да, мәгънәви яктан да ярдәм итә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның башлап матбугат һәм әдәбият дөньясына чыгуларына, күтәрелүләренә аның да ярдәме тиде.
Читать дальше