Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Здесь есть возможность читать онлайн «Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шәһәрдә бераз яшәгәннән соң, Галимҗан далага – берәр хәллерәк казакъка илтеп куюларын сорый. «Килгән-килгән, саф, иркен һавалы далада бераз кымыз эчеп, кузы ите ашап киткәндә дә зарар булмас иде», – ди.

Сәет-Насыйр әфәнде аны үзенең яхшы гына тормышлы таныш-дус казакъларыннан берсенә илтеп куя:

– Кәттә мулдәкә булады бу 16 16 Зур укымышлы кеше бу! ! – ди.

Соңыңнан әлеге казакъ та Сәет-Насыйр әфәндегә зарлана:

– Мулдакә дигәнең ау исәр булды гуй! 17 17 Мулла дигәнең әйле-шәйле бер кеше булып чыкты ич! – ди. – Кузы 18 18 Кузы – ике-өч айлык куй бәрәне. гуште, кымыз дигәнең аның өчен анчиси бер тамак гуй! 19 19 Гуй – безнеңчә «ич» урынында йөртелә торгая бер кисәкчә: күрдем гуй – күрдем ич, бирдем гуй – бирдем ич. Уйгурлар – «гу», үзбәкләр «ку» диләр. – ди. – Киленчәкләр белән бүз балалык кылып йөрүдән башкага төк карамайды.

Галимҗан монда да шулай була: кайда падачы (куй багучы – көтүче), кайда куй савучы хатын-кыз, кайда яшьләр уены, ул гел шулар тирәсендә, шулар белән мәш килә. Аннан соң казакъларның асау атлары 20 20 Асау ат – кулга ияләшмәгән кыргый ат. , айгырлары белән кызыксына. Бәла бит ул далада туып үсеп, кулга ияләшмәгән казакъ айгырлары белән эш итү!.. Иң элек аны тота алмый теңкәң корый, эштән чыгасың. Ул сине янына да җибәрми яисә арт аяклары белән тибеп очыра, яки берәр җиреңнән тешләп эләктереп ала да бер читкә селтәп ташлый. Ниһаять, колакларын торгыза да киң дала буйлап оча; аның артыннан ни яхшы чаптар атларга атланган дүрт-биш кеше башларына элмәк арканнар тагылган озын кура агачларын күтәреп куып йөриләр. Аның муенына элмәкле җеп ташлап эләктерергә азапланалар, ә ул якын да җибәрми сине!..

Әле аны тотып, эләктереп алганда да аңа атланалмый яисә аңа атлангач та шома гына йөреп китә алмый йөдисең. Мең бәла белән атланып та өлгермисең, ул алгы аякларын югары күтәреп, арт аяклары белән баса да, кинәт кенә мәтәлчек атып, сине бер кырый ыргытып җибәрә. Галимҗан, кайчакларны бөтен дөньясын, ашау-эчүен онытып, көне буе әнә шундый асау айгырлар янында була. Казакълар исләре китеп сөйлиләр:

– Киленчәкләр белән ат җене сугылган, күрәсең, аңарга, – диләр. – Нигә кирәк иде инде ул мулдәкә кешегә… Әнә бит башка мулдәкәләр карт-корыларга «Ясин», «Тәбарәк» 21 21 «Ясин», «Тәбарәк» – Коръән сүрәләре. өйрәтүдән башканы белмиләр.

Аннары тагын да шунысына исләре китә.

Галимҗан аз гына вакыт эчендә әнә шундый кыргый айгырларны тоту, аларга тиз генә атланып алып, шома гына җилдереп китү эшендә дә башка бүз балаларны оятка калдыра башлый. Атлап киткәнче үк атка менгән күчмә казакълар да тиз генә кулга ияләштерә алмаган атлар да Галимҗан кулында игә килә икән! Ат җене бардыр моңарда, дип, күчмәннәр дә шаккаткан. Ул айгырның тезгененнән тартып башын артка каера да ялт итеп өстенә менеп атлана һәм, ике аягы белән аның янбашларыннан кысып, ныгып утыра. Айгыр, ал аякларын күтәреп, аны артка атып ташларга да итә, алга чөеп ташларга да азаплана, төрлечә тыпырчынып та карый, юк, булмый. Галимҗан һаман да аның өстендә утырыпмы-утыра. Иң азагында, бу мулдәкә нугайны 22 22 Элек Урта Азия халыклары татарларны «нугай» дип йөртәләр иде. – З. Б. болай гына җиңеп булмады, ахрысы, дигәндәй, айгыр киң дала буйлап җан-фәрманга чабарга тотына. Айгыр чапкан саен, Галимҗан итегенең каты үкчәләре белән аның янбашларына кадап, аны кыздыра гына. Айгыр ап-ак күбеккә төшкәнче чаба-чаба да, сиңа буйсынмый булмады инде дигәндәй, башын аска бөгеп, шып итеп туктый.

Ә Галимҗан, атның ял асларыннан, борын өсләреннән сыйпап, аны иркәли. Айгыр күңелләнеп, пошкырып куя. Шуннан соң ул үзенең бөтен иркен Галимҗанга тапшыра. Егет тезгенне кайсы якка тартса, айгыр шул якка карап, шома гына кузгалып юргалап китә. Картлар:

– Атның телен беләме икән әллә бу мулдәкә? – диләр.

– Мулдәкә буйсындыруның догасын белә торгандыр!

Чытлы, шаян кызлар белән үртәнчек киленчәкләр бүз балалардан көләләр:

– Ат белән бергә туып, ат белән бер далада үскән азаматларны нугай мулдәкә ат тотарга өйрәтә диген, ә!.. Егет булып йөрүегезне әйтер идем!..

Сәет-Насыйр әфәнде тагын шундый бер вакыйганы да сөйләгән иде.

Казакълар арасында шактый зур абруйлы, нык тормышлы, шуның белән бергә «байгуралык» чире белән нык авырган бер манап 23 23 Манап – аксөяк. була. Аныңча, һәммә эштә дә, һәрбер җирдә дә ул өстен булсын, гел аңа шаккатып торсыннар! Көннәрнең берсендә әнә шул манап Галимҗанны кунакка чакырып, аның алдына үзендә булган бөтен сый-хөрмәтне куя. Аннан соң:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Акмурат Широв
Павел Широв - Рыцари Морвена
Павел Широв
Галибя Идиятова - Күңелле истәлекләр
Галибя Идиятова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x