Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Сикыт (гар.) – житлекмәгән бала. Монда «акыл, белем ягыннан җитлекмәгән» мәгънәсендә. – З. Б.
Хан – фарсы сүзе, «укучы» мәгънәсендә.
Уратна (уратма) – киләп агачы.
Тәрәккый мәҗлесе – «милләтне алга җибәрү турында утырыш» мәгънәсендә.
Дәстөр – «кулланма яисә юнәлеш бирүче» мәгънәсендә.
Һиммәтле – яхшылык, ярдәм итүче.
Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районына керә.
Мәүзугъ – тема.
Һидайя – шәригать законнарын өйрәтә торган китап.
Элек Казан татарлары арасында «мещан» сүзе урынына «чухур» дигән сүз кулланыла иде. – З. Б.
Падишаһы әгъзам – бөек патша.
Вәли мулла – мәдрәсәи «Хөсәения»не салдырган Әхмәт байның җияне, Гани байның улы. – З. Б.
Ул вакытта беркадәр реформалашкан мәдрәсәләрдә класска бүлү тәртибе менә шулай була торган иде: өч класс ибтидан (башлангыч), дүрт класс рөшди (урта), өч класс уртадан югары – игъдади, өч класс гали (югары). – З. Б.
Мондагы Кәримовны Казандагы «Борадәран Кәримовлар» белән буташтырырга ярамый. Монда сүз «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими турында бара. – З. Б.
Ул чакларда үзбәкләргә безнең халык телендә дә, матбугатта да «сартлар» дип әйтәләр һәм язалар, хәтта үзбәкләр үзләре дә «безнең сартия халкы» дип сөйли иде. – З. Б.
Зур укымышлы кеше бу!
Мулла дигәнең әйле-шәйле бер кеше булып чыкты ич!
Кузы – ике-өч айлык куй бәрәне.
Гуй – безнеңчә «ич» урынында йөртелә торгая бер кисәкчә: күрдем гуй – күрдем ич, бирдем гуй – бирдем ич. Уйгурлар – «гу», үзбәкләр «ку» диләр.
Асау ат – кулга ияләшмәгән кыргый ат.
«Ясин», «Тәбарәк» – Коръән сүрәләре.
Элек Урта Азия халыклары татарларны «нугай» дип йөртәләр иде. – З. Б.
Манап – аксөяк.
Бу авыл кешеләре бөтен кырларына диярлек кишер чәчеп, шуның белән көн күргәнгә, ул авылны Кишер Аксуы дип йөртәләр иде. – З. Б.
Гарәп хәрефе үзенең шәкеле – язылу рәвеше белән берничә төргә бүленә. – З. Б.
Мөтәгассыйб – фанатик.
«Исәнмесез, яхшымысыз, исән торасызмы?» мәгънәсендә. – З. Б.
Таифә – тармак.
Урысча «мятные капли» дигән сүзләрдән ясалган. – З. Б.
Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» дигән шигыренә ишарә. – З. Б.
С. Рәмиев «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» дигән бер сәхнә әсәре язган иде, ләкин аны цензура дөньяга чыккач та җыйдырып алды. – З. Б.
Ихтиляль – революция.