Аның бер бүлмәсендә Әхмәтҗан карт Сәйдәшев редакциягә килгән Казан чухурларына закон өйрәтеп утыра, Рәшит Казыйның японнарны мөселман итү артыннан йөрүен сөйләп куандыра. Аның алгы зур бүлмәсендә таза бәдәнле, мәһабәт, килбәтле улы – Мөхәммәтҗан Сәйдәшев редакциягә килгән кешеләргә Садри һәм Һади Максудиларның мәсләксезлекләрен, «Йолдыз» газетасының артык дәрәҗәдә зарарлы кызыл юл тотуын сөйләп, Садри Максудиның Дәүләт думасына сайлануы хата булганлыгын, аңа тик үзе лаек икәнлеген аңлата. Мин менә шундый редакцияне эзләп килдем. Ләкин аның ишегалдына барып кергәч тә, мине кулына зур себерке тоткан бер карт тупас, коры сүзләр белән каршы алды:
– Нишләп йөрисең монда, кем кирәк сиңа?!
– «Бәянелхак» редакциясе.
– Андый нәрсә юк монда!..
– Ул моннан күчтемени?.. Кая күчте соң?..
– Белмим!..
Аннан китеп, бер-ике урам аша үткәч, Кәбир Бәкер очрады:
– Кайдан килеп чыктың әле син?..
– Кайттым әле менә Казанга, сезнең шикелле иске дус-иш, таныш-белешләрне күрергә!
Байтак кына сөйләшеп торганнан соң, «Бәянелхак» редакциясен сорадым мин аңардан. Ул, көлемсерәп:
– Син Казан матбугатында, бигрәк тә «Ялт-йолт» журналында «Бәянел-Болак» дигән сүзләрне укыганың юкмыни? – диде.
– Нигә булмасын!.. Мин аның «Бәянелхак»ка бирелгән яңа «атама» икәнлеген дә беләм!
– Алай булгач, шул инде, аның редакциясе дә шунда нәкъ үз урынын тапты. Болак буена күчте!
Аның өйрәтүе буенча шунда киттем.
Казан шәһәрен икегә бүлеп, Кабан күленнән башлап Казан елгасына чаклы сузылган Болак үзенең сасылыгы, пычраклыгы белән дан тота иде. «Бәянелхак» редакциясе хәзер нәкъ әнә шуның каршысында икән. Аның үз гомерендә бер тапкыр да буяу күрмәгән стенасы пычрануның чигенә барып җиткән. Ишекләре кыйшайган, бусагасы чалышайган, әйтерсең лә бер ташландык өй!..
Урам яктан тар гына караңгы коридорга кергәч тә, мин аның сул ягындагы ишектән бик үк зур булмаган бер бүлмәгә үттем. Аның тышкы күренеше шикелле үк шыксыз булган бу бүлмәсендә бер басу машинасы белән берничә тартма хәреф тора. Алар янында берничә матбага эшчесе дә бар. Шуңа күрә дә мин:
– Матбаганың директоры кем? – дип кенә сорадым.
– Мөхәммәтҗан абзый Сәйдәшев, – диделәр.
– Алай икән!..
Борылып чыгып китәргә торганда гына минем күзем матбаганың аргы башындагы кечкенә генә бер бүлмәнең ачык ишегенә төште. Аның эчендә, иске бер өстәл янында, Әхмәтҗан карт Сәйдәшев икмәк белән йомырка ашап утыра иде. Менә бит! Казан күләмендә атаклы картның шулай бик гади итеп ашап утыруын чухурлар күрсә? Чистай ягыннан килеп газеталар тирәсендә эшләштереп йөргән Харрас Фәхри дигән бер әйбәт кенә егет бар иде. Ул бер сәүдәгәр кызы белән танышкан, бер-берсенә күңелләре төшкән. Берсе алырга тели, икенчесе – барырга! Кызның ата-анасы шуны белеп алгач, бот чабып көлә: «Тапкан икәнсең кияү булырлык кеше! – диләр кызга. – Чүбекле сары кәгазьгә бер кисәк икмәк белән ярты вобла балык чорнап, кайда җитте шунда ашап йөрүче бит ул!» Хәер, Әхмәтҗан картның инде өйләнәсе юк, рәхәтләнеп ашый как өстәлдә йомырка белән ипине…
Мин, аның янына кереп исәнләшеп тормастан, көлемсерәп чыгып киттем һәм әлеге коридорның икенче ягындагы ишектән шактый зур бер бүлмәгә үттем. Бу бүлмә дә шулай ук шыксыз иде. Аның кайчандыр бер буялган булганлыгын күрсәтә торган тимгел-тимгел эзләре дә бик тонык күренә. Идән чиксез пычрак, җир кебек каткан. Аның кайчан да булса юылганлыгына күңел ышанырлык түгел. Бүлмәдә ике иске агач өстәл белән алар тирәсендәге берничә урындыктан башка бернәрсә дә юк. Ишеккә каршы гына торган өстәл янында Сәгыйть Рәми утыра. Бүлмәдә аннан башка берәү дә күренми иде.
Мин бүлмәгә килеп кергәч тә аптыранып, ишек төбендә таптанып калдым. Сәгыйть абый белән ничек танышырга да ничек итеп күрешергә?.. Ни өчендер шундый бер шикле уй төште.
Мин Сәгыйть Рәми белән якыннан күрешеп танышкан кеше түгел идем әле. Аны читтән күреп кенә беләм, таныйм һәм аңа җылы хөрмәт саклыйм.
Ул минем күз алдымда ике төрле кыяфәте белән җанлана. Берсе – аның театр һәм әдәбият кичәләрендә, яшьләр арасында җиңел, шат, күңелле хәрәкәт белән очынып йөргән чагы. Мондый вакытларда аның өстендә каеш билбау белән буылган үтә кызыл күлмәк, кара пиджагы җилбәгәй җибәрелгән була. Кабарып, мамыкланып торган ярым бөдрә кара чәчләре тегеләй дә ачык, сөйкемле, гел көлемсерәүле йөзенә тагын да күркәмлек бирә иде.
Ул еш кына «Әлислах» редакциясенә килә. Аның өстендә куе сары пальто, башында тар кырпулы каракүл татар бүреге. Ул ишектән килеп кергәч тә иң элек, көнчыгыш халыклары гадәте буенча, ике кулын күкрәге өстенә куя да, башын кыйшайтып, аз гына алга таба бөгелә.
Читать дальше