– Сәлам бирдек, әһеле ислам! – ди.
Шундый уен-көлке белән кыланып һәм сөйләнеп, ул Фатих Әмирхан яисә Тукай янына атлый. Тукай, урыныннан торып, аңа урындык тәкъдим итеп, зур хөрмәт белән каршы ала:
– Әйдә, Сәгыйть агай, утыр, рәхим ит!..
Әллә ничек безгә Фатих абзыйның аны каршы алуы сәеррәк төсле тоела. Дөрес, ул да аның белән елмаеп, кулын биреп күрешә. Аннары:
– Нихәл, мәҗнүн гашыйк? – ди дә үзенең эшенә керешә.
Тукай белән Рәми кайчагында уен-көлке, кайчагында җитди рәвештә, ләкин саф дусларча сөйләшеп утыралар. Тукай ярым көлкеле, төртмәле итеп сүз башлый:
– Бүген төнлә, сеңеп йоклаган чагымда, кемдер берәүнең Сәгыйтьнекенә охшаш тавыш белән «Әй, Габдулла, ятма, тор!» 30 30 Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» дигән шигыренә ишарә. – З. Б.
дигәне колагыма ярып керде. Күземне ачып җибәрсәм, таң атып килә икән. Ялт итеп сикереп тордым да тәрәзә төбенә барып утырдым. Әй, Сәгыйть, мин әйтәм, юк-барларны уйланып ятма! дим. Үзең дә тор, шигырь яз, халык синнән иҗат көтә! дим. – Аннары ул көлеп кенә өстәп куя: – Ничек соң, минем тавыш синең колакка кердеме? – ди.
Сәгыйть бер сүз дә әйтми, көлә генә. Кайвакытта Тукай:
– Йә, Сәгыйть агай, «Зөбәйдәң»не 31 31 С. Рәмиев «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» дигән бер сәхнә әсәре язган иде, ләкин аны цензура дөньяга чыккач та җыйдырып алды. – З. Б.
яшәтә алмадың инде, ичмасам, Мозаффарияне яшәт! – дип, бөтенләй икенче мәсьәләгә күчеп тә китә. Бу төртмә сүзләр әле күптән түгел генә булып үткән кайбер вакыйгаларны искә төшерәләр.
Казанның Печән базары мәчете мулласы Зариф Мозаффаровның кызы бервакытны ничектер бер шигырь сыман нәрсә яза да аны Сәгыйть Рәмигә бирә. Сәгыйть тегенең күңелен күтәреп, хатын-кызлардан да берәр кешене әдәбият тирәсенә тарту нияте беләндер, ахрысы, моны төзәтеп, матурлап яза да матбугатка чыгара. Ләкин бу шигырь кызның үзенә генә түгел, Зариф мулланың да башына бәла тудыра. Казан мещаннары байтак вакытлар шау-гөр килә:
– Ул кызга ләгънәт! Бер егет тә алмасын аны! – дип каргыш оралар.
– Мулла кызы, имеш. Тузга язмаган сүзләр яза. Әтисе Зариф мулла ни карый?
Ирләр мәҗлесендә дә, хатын-кызлар табынында да шул мәсьәлә чәйнәлә, әһеле ислам шуңа ярсый.
Башкаларга караганда шактый ачык фикерле булган Зариф мулланы ничек тә аяктан егарга йөргән Йосыф һәм Кабул шикелле үтә иске муллалар, Печән базарының дин «батырлары» алдында үзләренең абруйларын тагын да ныграк арттыру өчен:
– Уфага, дини идарәгә белдерергә кирәк аны! – диләр.
– Зөбәйдәне дә яшәтмәдең, Мозаффариянең дә хәзер тыны чыкмый, инде кемгә нәүбәт? – ди Тукай.
Ләкин Тукайның кинаяле сүзләре шелтәләү, кимсетү белән әйтелмәгәнлеген аңлаган Сәгыйть абзый моңа рәхәтләнеп көлеп кенә җавап кайтара.
Байтак кына сүз көрәштергәннән соң, Сәгыйть Рәми, Тукай белән Фатих абзыйга кул биреп:
– Ахшамыңыз хәерле улсун, әфәндем! – ди дә чыгып китә…
Тукай аны аяк өсте торып озатып кала. Шуннан байтак кына ишеккә карап тора да: «Олуг талант ул Сәгыйть!» – ди.
Фатих Әмирхан кулындагы каләмен өстәлгә куя. Күренеп тора, ул Тукай белән килешми.
– Аңлый алмыйм мин аны! – ди. – Ул, бер карыйсың, көләч, шат, бер карыйсың, өметсез. Тагын бер карасаң, гыйсъянчы. Әле «Аллалар, шаһлар, кануннар булалар бер чүп кенә!» дип нәгърә ора, әле «Сызла, күңелем, сызла…» дип өзгәләнә. Үз урыныңны табарга кирәк бит инде, ниһаять!
– Кешенең төрле чагы була, шагыйрь күңеле бит ул, – дип, Тукай Сәгыйть Рәмине яклый.
– Белмим, мин шагыйрь түгел, аңламыйм, – дип, Фатих абзый кулына тагын каләм ала да урысча мыгырдап куя: – Пора уже определиться… – Бераз тынлык булып ала. Фатих абзый тагын башын күтәрә:
– Әминә мәхәббәте шулай иләскә әйләндерде микән әллә Сәгыйтьне? – ди.
Кем соң ул зур бер шагыйрьнең мәхәббәтен үзенә яулап алган Әминә?
Беләсегез киләме? Яшереп тормыйм, алайса, энәсеннән җебенә чаклы сөйләп бирим.
Казан шәһәрендә шактый зур белемле, ачык фикерле морза Әбүбәкер Терегулов дигән бер карт бар иде. Уфа ягыннан Казанга килеп урнашкан кеше, – диләр иде аны.
Ул картның ир баласы булгандырмы-юкмы, анысын белмим, әмма аның Әминә, Мәдинә, Зәйтүнә исемле өч кызы бик билгеле иде безгә. Ибраһим агай аларны өчесен дә, уртадан югары белем алганчы, урыс мәктәпләрендә укыткан. Замана белемен, замана тәрбиясен алган, җитәрлек дәрәҗәдә культуралы, милли яктан да затлы кызлар иде алар!..
Театрларда, әдәбият кичәләрендә, танцы, конфетти сибеш, серпантин чорнаш, хат йөртеш уеннарында яшьләрнең күңелләрен күтәреп, уенны кыздырып җибәрүчеләр дә әнә шул кызлар була торган иде. Алар ул чаклы авыз суын корытырлык матур да түгелләр. Ләкин мөлаем елмаюлары, сөйкемле карашлары, тәрбияле мөгамәләләре белән бик күп яшь йөрәкләрне үзләренә тарталар иде.
Читать дальше