Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Здесь есть возможность читать онлайн «Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Хәлдә барынча инде, – диде. – Үзең дә беләсең ич: мин хәзер үземнең дә бөтен маямны, көчне менә шушы татар матбагасы юлында сарыф итәм!

Ярый әле Казан нәшире Мөхәммәтҗан Кәримов шикелле, акча нәрсә ул, шөһрәт мөһим, әфәндем, шөһрәт, димәде. Киресенчә:

– Ала каргадан аласың булсын, – дип өметләндерде.

Шулай итеп, минем «Чүкеч» журналында эшләгән байтак кына эш хакым «ала карга тырнагында» калды.

Өченче бүлек

1
(Сәгыйть Рәми)

Казанга кайтып төшкәч тә мин иң элек үзем укыган мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә бардым. Әле дә анда булган шәрикләрем, бигрәк тә Хәбиб Исхакый белән күрешергә ашыктым.

Бу вакытта Хәбиб Исхакый аз гына хакка шул мәдрәсәнең башлангыч мәктәбендә укыта. Байтак кына шигырьләр дә язган, бер җыентыгын бастырып та чыгарган. Аның өчен ун сум гонорар да алган.

– Күрәсең ич, эшләр шактый шәптән хәзер, – ди ул, – гонорар алучы шагыйрь булдым!

Шулай да ул искиткеч картайган, ябыккан. Аның бөтен хәрәкәте, күз карашлары да, сүзләре дә нык изелгәнлеген, өметсезлеккә бирелгәнлеген күрсәтә. Элекке кызулык та, кискен хәрәкәт тә, гыйсъянчылык дәрте белән ашкыну да сүнгән. Гәрчә ул башта мине уен-көлке сүзләр белән каршы алса да, аның да йөрәктән түгел, ә үзен көчләп кенә икәнлеге күренеп тора иде. Мин аңа:

– Нигә шулчаклы картайдың, сәлперәйдең? – дип әйткәнемне сизми дә калдым.

– Шулай, дускаем, картайталар да, сәлперәйтәләр дә монда, – дип куйды ул, авыр гына көрсенеп.

Галимҗан хәзрәт белән Әхмәтҗан Мостафин шикелле карт хәлфәләр һаман да аңа үсәргә, колач җәяргә ирек бирми, һаман да аяк чалалар икән. Мәдрәсәне ташлап чыгу эшендә башлап йөрүен аның битенә бәрәләр, ташлап чыккан шәкертләрдән шактый өлешенең шул мәдрәсәгә кабат кайтып керергә мәҗбүр булулары тегеләрне тәмам очындырып җибәргән. Алар ике сүзнең берендә: «Бушкуык социалистлар!» – дип көлә болардан. Хәбиб Исхакый бер-ике җәйне казакъ арасына чыгып йөргән дә Нәҗип Думави кебек ташлап кайткан.

Авыр тәэсир итте миңа кайчандыр үзара ярышып шигырь язган бу өметле талантның, якын дустымның шулай сүнүе!..

Шуннан соң мин газета редакцияләренә киттем.

Редакцияләр дип… бу вакытта аларның күбесе калмаган иде инде. Бишенче ел инкыйлабыннан соң бер-бер артлы борынлаган җиде-сигез басманың икесе генә яши иде Казанда – «Йолдыз» белән «Бәянелхак»…

«Йолдыз» газетасы тирәсендә күзгә күренерлек бер генә үзгәреш тә юк. Аның редакциясе һаман да шул «Болгар» номерларындагы кечкенә генә бер бүлмәдә икән. Һади Максуди һаман да шулай элеккечә, башына карасу кызыл фәсен кигән килеш өстәл янына җәелеп утырган да, кулындагы сөтле кофены бер уртлап, бер өстәлгә куя-куя, редакциягә килгән кешеләргә «галәми ислам» турында фәлсәфә сата. Төркиянең көчле, ныклы дәүләт булуын, аның кайчан да булса бер грекларны, болгарларны ут өстендә биетеп, зур шан казаначагын сөйләп, әһеле исламны шатландыра. Үзенең «Мөгаллимел-әүвәл» һәм дә «Мөгаллимес-сани» дигән дәреслекләренә күп яңалыклар кертүен сөйли. Энесе Садри Максудиның җәмәгать, сәясәт эшчесе булуына масайган кебек сизелә. Шул уңай белән ул миңа карата да үпкәсен белдереп алды:

– «Чүкеч» журналында чыгарылган карикатурагызга күңел рәнҗеде рәнҗүен дә… Зарар юк, Зариф әфәнде, яшьлек барын да эшләтә! Янәсе, тора-бара аның бөек бер кеше булганлыгын мин дә аңлармын әле!

Каршысына утырган Гариф Латыйпов һаман да шулай – «Һади агай» булырга тырыша. Кофелы стаканын да аның төсле иттереп тота, аның төсле уртлый. Өйдән алып килгән алма бәлеше кисәкләрен дә аның төсле кабып, аның төсле чәйни. Сөйләгән чагында аның төсле башын кыйшайтып, аның кебек иттереп авызын чалышайта.

Һади агай үзенә «Вилла Йолдыз» (Йолдыз сарае) исемле дача салдыру артыннан йөри һәм бер ишәк алырга да уйлый икән. Шул дача салынып, ишәк тә алынгач, кызык өчен ишәк җигелгән арбага утыртып, безне чәйгә алып барачак икән.

«Бәянелхак» газетасы тирәсендә шактый зур үзгәрешләр барлыгы күренде. Мин Казаннан киткән чагында, «Бәянелхак» редакциясе мәдрәсәи «Мөхәммәдия»нең артында гына, Әхмәтҗан Сәйдәшевнең үз йортында иде. «Бәянелхак»ның матбагасы да әнә шул өйнең шактый зур, киң бер өлешендә булып, аның үзенә карата директоры да бар иде (Хөсәен Әбүзәров). Редакциясендә дә өч-дүрт зур гына бүлмә булып, аларда Рәкыйб Рәкыйби шикелле берничә кеше эшли иде. Аның һәрвакытта ап-ак мәтликап 29 29 Урысча «мятные капли» дигән сүзләрдән ясалган. – З. Б. суырып, эшләп утыручы, ыспай гына, матур гына бер бухгалтеры да бар иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Акмурат Широв
Павел Широв - Рыцари Морвена
Павел Широв
Галибя Идиятова - Күңелле истәлекләр
Галибя Идиятова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x