– Бик рәхмәт, Сәгыйть абзый!.. Илтифат, игътибар белән шундый киңәшләр бирүегез өчен шатланудан башка нәрсә әйтергә мөмкин?
Нәҗип Думави казакъ даласыннан кайтып, Оренбургка килгән чорларда, мин берничә шигырь язган идем. Аларны Нәҗипкә укып күрсәткәч, ул шактый яратты һәм кайбер җирләрен бергәләп төзәттек тә. Шул ук көннәрдә Оренбургка Казаннан берничә кеше киткән иде. Кайсы икәнлеген ачык хәтерли алмыйм, шуларның берсе артыннан әлеге шигырьләрне Сәгыйть абзый Рәмигә җибәргән һәм аның үз карашын әйтеп, тиешле киңәшләрен биреп, хат язуын сораган, үтенгән идем. Менә бусы әнә шул шигырьләрнең берсе иде.
«Казан мөхбире» газетасын башлап чыгарган Сәетгәрәй Алкин, ике елга якын дәвам иттергәннән соң, нәрсә өчендер һәм нинди шартлар беләндер аны әлеге «Бәянелхак» редакторы Сәйдәшевкә тапшырды. Бу кеше аны ике елга якын чыгарып, дәвам иттереп килде. Ләкин бу чакларда инде ул атнасына өч тапкыр түгел, тик бер генә тапкыр чыгарыла, һәм аның аерым редакциясе дә юк, тик «Бәянелхак» янында гына басыла иде. Шунлыктан бу газета ил күзеннән бөтенләй диярлек төшкән, аны алдырган кеше дә, укучысы да бик аз, аңа туктатылган бер газета дип кенә карыйлар иде.
1909 елның көзендә, мин Казанга кайткан чагында, «Казан мөхбире»нең эшләрен бөтенләе белән Сәгыйть Рәми берүзе алып бара иде. Сәгыйть абзый аны мөмкин чаклы матур, яхшы итеп чыгарырга тырыша, хәтта аның бер битенә «Без» исеме астында, көлке, һөҗү (юмор, сатира) бүлеге оештырып, «Без» сүзен безгә охшатып язып та куйган иде.
Сәгыйть Рәми бу чагында «Бәянелхак» газетасы редакциясендә дә берүзе генә диярлек эшли. Аның рәсми редакторы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев рәтләп редакциядә булмый, иртәдән кичкәчә газета өчен игъланнар, әбунәчеләр табу артыннан йөри. Шулай ук ул вакыты булып язарга теләсә дә, бер-ике юл булсын яза алырлык хәлдә түгел иде. Мин Казанга кайткан чагында, анда Сәгыйть Рәмидән тыш, тагын да бер Сәгыйть исемле егет эшләштереп йөрсә дә, ул да редакциядә бик сирәк була, Сәгыйть абзыйга ярдәме бик аз тия иде.
Шактый киң белемле, культуралы, аңлы, чибәр, ыспай гына булган бу егетнең төбендә кем, кайдан килгәнлеген берәү дә ачык рәвештә әйтеп бирә алмый иде. Кайберәүләр аның турында:
– Себердән кеше үтереп качкан икән, – дип сөйләсәләр, ә кайберәүләр:
– Ул ихтиляль 32 32 Ихтиляль – революция.
хәрәкәтенә катнашып, нык эзләнү астында калгач, төрле җирдә кыяфәтен алмаштырып йөри, – дип тә әйтәләр иде.
Сәгыйть абзый да аның турында миңа ачык җавап бирмәде. Мин дә артык төпченеп сорашмадым. Мин Казанга кайтып, берәр атна торгач та, ул бөтенләй юкка чыкты. Шуннан бер ел үткәч, мин аны Мәкәрҗә ярминкәсендә, Тимерша Соловьёвның «Двухсветная» гостиницасындагы ашханәдә эшләгән чагымда күрдем. Ләкин аның белән озак сөйләшеп торырга туры килмәде. Ул ашыга-ашыга килеп кереп, минем белән иске дусларча исәнләште дә иң элек борын астындагы сызылып торган кара мыегын алып ташлады, аннары башындагы кара эшләпәсен салып, култык астына яшерелгән кара кәләпүшен киде.
– Кыяфәтем үзгәрдеме инде? – Шул сүзләрне әйтеп, ашыгып чыгып та китте.
Шуннан бер ун минуттай вакыт үткәч, астыртын карашлы, утыз яшьләрендә булыр бер кеше ашханәгә килеп керде дә аш бүлмәләрен караштырып йөрде, аннан соң, минем яныма килеп:
– Монда минем бер иптәшем кергән иде, югалттым бит үзен! Кара нечкә мыеклы, ак чырайлы, башына кара эшләпә кигән егет. Син күрмәдеңме аны, кая таба чыгып китте икән? – дип сорашты.
Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген абайлап алдым да, җилкәмне кысып:
– Бер дә әйтә алмыйм шул! – дидем. – Монда, ашый торган җиргә, андый кешеләр күп керә бит, аларның барысын да кайдан күреп, кайдан хәтерләп бетерәсең.
Бу егет тә шулай юкка чыккач, Сәгыйть абзый «Бәянелхак» газетасында бөтенләй берүзе калган иде. Әмма минем эчемне бер нәрсә тырный: һичбер үзенә лаеклы булмаган шушы җирдә Сәгыйть абзый ничек утыра да шулчаклы күп эшне ничек берүзе алып бара? Нәрсә өчен шулкадәр баш вата? Ләкин бу турыда Сәгыйть абзыйның үзеннән сорарга батырчылыгым җитми иде.
1905 ел революциясеннән соң төрле шәһәрләрдә күптөрле исемнәрдә татар телендә бер-бер артлы газеталар чыга башлады. Татар халкы, аларның нинди юлда, нинди юнәлештә булуларына карамастан һәм ул якны тикшереп тә тормастан, аларны зур шатлык белән каршы алды. Аларның һәммәсен дә йотлыгып, бирелеп укырга кереште. Ләкин бу газеталар тора-бара иләнә башладылар. Һәрбер катлау, һәрбер укучы үзенең карашларына, үзенең фикеренә ошаган газеталарны гына укырга өйрәнде. Кайберәүләр, әлбәттә, аларның әдәби-техник яктан эшләнүләренә карап та бәя бирәләр иде. Менә шунлыктан күп кенә газеталар, үзләренә билгеле бер юнәлеш алмаулары яисә техник һәм әдәби яктан укучыны үзенә тартырлык итеп эшләнмәүләре аркасында, бер генә катлауның да карашын яулап алмадылар. Алар торган саен үзләренең укучыларын югалтып, иң азагында тукталырга мәҗбүр булдылар.
Читать дальше