Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Здесь есть возможность читать онлайн «Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ул чагында бик күп яшь язучылар үзләренең язган нәрсәләрен бастырып дөньяга чыгарырга урын таба алмый, басылган әсәр өчен бөтенләй гонорар юк иде. Алган тәкъдирдә дә бер китап өчен, күп булса, җиде-сигез сумнан артмый иде. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең беренче тапкыр басылган ике җыентыгына егерме биш сум гонорар алды. Бу инде бик шәп алудан санала иде. Менә шул чагында Мәҗит Гафуриның «Әхбар» газетасында басылган «Үги балалар» хикәясенә Борһан Шәрәф егерме биш сум түләде. Бу хәл күпләр телендә озак вакыткача гаҗәпләнү белән сөйләнде: «Череп баеган икән Мәҗит Гафури!» – диделәр.

1905 ел революциясеннән соң Казан шәһәрендә оештырылган «Борадәран Шәрәфләр» матбагасының төп хуҗалары Шиһап, Борһан, Шәһәр, Гыйльметдин, Галимҗан исемле биш агай-эне Шәрәфләрдән һәм дә аларның аталары Шәрәфи дигән авыл баеннан тора иде. Шәрәфи байның энесе Галәветдиннең дә моңа бераз кысылышы бар иде. Ләкин аның рәсми директоры булган Гыйльметдин Шәрәфтән башка боларның берсе дә әлеге матбаганың эшенә катнашмыйлар, тыгылмыйлар. Шәрәфи бай белән аның зур улы Шиһап хәзерге Татарстандагы Кишер Аксуы 24 24 Бу авыл кешеләре бөтен кырларына диярлек кишер чәчеп, шуның белән көн күргәнгә, ул авылны Кишер Аксуы дип йөртәләр иде. – З. Б. дип йөртелгән авылда сәүдә итәләр; Шәһәр Шәрәф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта һәм ислам тарихын тикшереп, аның турында китаплар язу белән шөгыльләнә. Галимҗаннары исә укый иде. Борһан Шәрәф журналистлык эшендә. Матбага һәм нәшрият эшен алып барган Гыйльметдин Шәрәф, оста хәйләкәр, саран бер сәүдәгәр булып, нинди генә оятсыз юллар белән булса да, баю, мал җыюга омтыла иде. (Соңыннан, матбагалары ябылгач, ул Казанда ширкәт акчасына зур бер җимеш магазины ачты.) Аның язучылар, шагыйрьләр белән булган мөгамәләсе бик тә хәйләле, ничек кенә булса да, алар көченнән бушкарак файдалану юлы белән бара иде. Кайвакытларны аның артыгракка китүенә эче пошып, Борһанның туганы алдында язучыларны яклаган чаклары да булды. Мондый хәлне мин үзем дә күрдем. «Казан мөхбире» газетасында бухгалтер булып эшләп Гыйльметдин Шәрәф берничә тапкыр минем гонорарны басып калырга маташты. Менә шул чакларда Борһан ике арага төшеп эшне минем файдага җайлады.

Гыйльметдин Шәрәфнең күпчелек кыланышлары «Бу эш минем үз максатларыма, үз файдама зарар китермиме?.. Аның аркасында үземә дә берәр файдасы килүе мөмкинме?» дигән сораулар белән үлчәнә иде.

1908 елның көзендә, укулар башлангач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге шәкертләр, берничә мәсьәләдә реформа таләп итеп, баш күтәрде.

– Яки безнең таләпләр сүзсез кабул ителсен, яки без мәдрәсәне ташлап чыгып китик, икенең берсе! – диделәр алар.

Эш шактый зурга китте. Шәкертләр, барлы-юклы нәрсәләрен җыеп, төенләп, мәдрәсәнең ишегалдына чыгарып тезде.

– Таләпләр кабул ителә икән – алар яңадан мәдрәсәгә, кабул ителми икән – станциягә!

Мәдрәсә идарәсе белән мөтәвәллиләр (Әхмәт бай тарафыннан билгеләнеп калдырылган попечительләр) киңәш башлады. Җыелышка Риза Казый, Фатих Кәрими, Тимерша Соловьёв, Борһан Шәрәф шикелле шәһәрнең алдынгы җәмәгагь эшлеклеләре дә чакырылган иде. Уң яктан карап та, сул яктан карап та бу мәсьәлә белән кызыксынган һәркем мәдрәсәгә, аның тирәсенә җыелды:

– Эшне ни белән бетерерләр икән?..

Җыелган халык арасында үзара сүз көрәштерү бара. Берәүләр: «Мәдрәсәдән куу белән генә калмый, төрмәгә дә тыгып төяргә иде ул динсез башбаштакларны!» дисәләр, икенче берәүләре исә шәкертләрнең таләпләре хаклы булганлыкны исбат итәргә тырыша: Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф кебекләр, шәкертләрнең хаклы булуларын мөтәвәллиләргә аңлатыр дип өметләнәләр. Баштарак шәкертләр дә аларга шундый өмет баглаган иде.

Халык кайный, сүз көрәштерә; урамда полиция күзәтеп йөри: андый-мондый берәр хәл булса, мөтәвәллиләр идарәсе белән эш итәргә әзер тора иде.

Җыелышта һәммәсе дә зур байлардан гыйбарәт әлеге мөтәвәллиләр, өстәл сугып:

– Һәммәсен куарга да чыгарырга ул бунтовщикларны! – дип кычкырына.

Ә «алдынгы җәмәгать хадимнәре» авыз ачып бер сүз булсын әйтми, тик анда-санда гына «әйе, әйе!» дип, тегеләрнең сүзләрен җөпләштереп куялар иде. Бераздан соң Фатих Кәрими һәм Борһан Шәрәфләрне шәкерт халкын тәртипкә өндәү өчен сайлап чыгардылар. Алар «Шәкертләрнең таләпләре төбендә хаклы, урынлы булса да, аны болай забастовка рәвешендә куярга ярамый. Безнең милләт әле ул дәрәҗәгә барып җитмәгән. Милләт байларының бу һиммәтләренә дә шөкер итәргә, кадерен белергә кирәк» дигән рухта сүз башладылар, шәкертләрне яңадан мәктәпкә кайтару нияте белән байтак кына үгетләделәр. Ләкин шәкертләр тыныч кына җавап бирде: «Рәхмәт инде, Борһан агай!.. Сез мондый вәгазьләрегезне Вәли мулла мәчетенә барып толчок әһелләренә сөйләсәгез, бәлки, үтемлерәк булыр иде» кебек мәсхәрәле сүзләрне дә ычкындыралар иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Акмурат Широв
Павел Широв - Рыцари Морвена
Павел Широв
Галибя Идиятова - Күңелле истәлекләр
Галибя Идиятова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x