Нәҗип үзенең авыр хәлдә яшәве турында сөйләде:
– Гаиләм шактый ишле. Шәһәрдә яшәп язу эше белән генә тормыш кичерүе авыр. Хәтта мөмкин дә түгел!.. Аена ике йөз-өч йөз юл шигырь язасың икән, аңа, күп булса, дүрт-биш сум акча аласың. Әгәр дә берәр хикәя-фәлән язсаң, алты-җиде сум. Шунлыктан семьям авылда тора. Үзем кышкы көннәрдә берәр авылда укытучылык итәм. Аннан алган эш хакы да алай аякны бик үк иркенләп сузарлык түгел. Кышына йөз утыз-йөз кырык сум аласың икән, ашау-эчү, юл чыгымнары да шуның өстеннән. Шунлыктан яз көне авылга, балалар янына кайткан чагында, кесәңдә, күп булса, утыз-кырык сум акчаң була. – Нәҗип зарларының төп эчтәлеге шушындыйрак рухта иде.
Хатыны да укытучы булган кешеләр бераз яхшырак хәлдә булсалар да, Нәҗипнең хатыны исә гади генә бер авыл кызы. Шуның өстенә алар арасында татулык та чамалы икән. Дөрес, Нәҗип хатынын әхлак ноктасыннан да, тормышка сәләтле булу ягыннан да кимсетеп сөйләми. Ләкин хатынының кыз чагында булган гаебе күңелен гел тырнап тора. «Балдызым, йолдызым» дигәләп, җизнәсе кызның башын әйләндереп, үз дигәненә ирешкән булган. Бу хәлләрне белмичә кызга өйләнгән Нәҗип, әлбәттә, кәләшен кызганган, «җизни көчләде» дигән сүзгә дә ышанган. Әмма хәзер ул хатынына, гаиләсенә еш кына илтифатсызлык күрсәтә, үз-үзенең җанын талкый иде. Бу хакта ул «Кем гаепле?» дигән хикәя дә язды.
Ничек кенә булмасын, мин бу беренче танышып утырышуда аның турында шул фикергә килдем: Нәҗип Думави – гаҗәп дәрәҗәдә салкын канлы, сабыр табигатьле бер кеше. Ул үзенең тормышыннан зарланганда да, аны үз хәленнән зарлану итеп түгел, ә татар язучылары һәм культура эшчеләренең хәлләре шулай авыр булганлыкка бер мисал иттереп кенә сөйли иде.
– Мәдәният, мәгариф вә матбугат эшчеләренең язмышлары әнә шундый Тимершалар кулында булгач, шулай булмый хәле юк! – дип куйды ул соңыннан үзе дә.
Аннары ул үзенең мәгариф эшенә нык бирелүен, үзе укыткан мәктәпләрдә балаларга мөмкин чаклы фән белемен бирергә, аларны тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуын сөйләде.
Нәҗип Думавиның бу юлы Оренбургка килүенең төбе дә ике төрле ният белән булган икән.
– Тормыш та шәптән булмагач, күңел дә тынычсыз булгач, саулык та начарлана төште, – диде ул. – Шунлыктан, берәр казакъ авылына барып, анда мулдәкәлек итеп, балалар укытып булса да, бераз кымыз эчеп, куй ите ашап, саф һавалы иркен далада ял итәргә уйлаган идем.
Бу вакытта Думави мәктәпләр өчен берничә китап та бастырган иде. Аның балалар өчен язган шигырьләре дә байтак кына булды. Менә шуларны искә алып булса кирәк, Тимерша Соловьёвлар, аңа хат язып, үзләре өчен дәреслекләр язарга димлиләр.
– Мин алар белән дә шул турыда сөйләшергә уйладым, – диде Нәҗип.
– Соң сөйләшүнең нәтиҗәсе ничек булып чыкты яисә ничек булып чыгар төсле?
– Әлегә бертөрле дә нәтиҗәгә килгәнебез юк, шулай ук килеп тә булмастыр, ахрысы…
– Ни өчен?
– Беренче сүз башлаудан ук мин аңладым: алар мине дә «Гыйльмехәл»ләр язучы Якуб Хәлили итәргә телиләр. Ә мин аны булдыра алмыйм! – Шуннан соң ул дәреслекләр белән «мөхәррирләр»нең күбәюеннән зарланды да: – Эт дип типсәк, аягың шуларга бәрелә!.. Мин шул мәсьәләне күтәреп матбугатка чыгарга да маташып карадым, ләкин юл бирмиләр, бастырмыйлар. Чөнки газета-журналларның башында утыручыларның бөтенесе диярлек үзләре шундый «мөхәррирләр», шул исем белән яшеренеп байлык җыючылар. «Йолдыз» газетасы «Дурысы шифаһия», «Мөгаллим сани» кебек нәрсәләр язып баеган шундый мөхәррир Һади Максуди кулында. «Вакыт» газетасы тирәсендә дә бар андыйлар, – дип өстәде.
Ике көннән соң Нәҗип Думави, Тимерша Соловьёвлар белән кайтадан сөйләшеп тә тормастан, бер казакъ бае белән табышып, далага чыгып китте.
Тимерша Соловьёвның кулын селтәп:
– Йөриләр шунда җил куып! Күктән төшкән нигъмәтне ашый белмәстән! – дип мыгырданганы колакка бәрелде.
Нәҗип Думави белән дә эш чыкмагач, безнең хуҗалар бер дә баш ватмый гына мәсьәләне бик җиңел хәл итте: тоттылар да Галимҗан Баруди нәрсәләрен, бер генә хәрефен дә үзгәртмәстән, ун меңнәрчә данә бастырып чыгардылар.
Мин менә шуларның һәммәсен дә Галиәсгар абзыйга сөйләп бирдем. Ул, гаҗәпләнеп, башын чайкап торды да:
– Барысыннан да бигрәк башкаларның китапларын үзләреннән сорамый гына әнә шул рәвешчә бастыру артык оятсызлык бит инде ул! – диде. – Һич булмаганда, әдәбият вә матбугат дөньясында шактый күренекле бер урын тоткан Фатих әфәнде Кәримигә бераз оялырга, моңа юл куймаска кирәк иде…
Читать дальше