– Шым бул, туган. Монда кара, – диде Вася һәм аяк астына ымлады. Туфрак астыннан яртылаш калкып, пехота минасы күренеп тора иде. – Әҗәл. Тик фашистларга да өлеш чыгар.
Разведчиклар, карашып, бер мәлгә туктап калдылар. Җаннарының ни әйткәнен алар күзләреннән аңлый иде.
– Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде…
– Хәл җыябыз, – дияргә ашыкты Вася.
– Калтырый? Курка? – диде офицер. – Партизаннар кайда – әйтми? Без сезне ашыктырмый. Уйла. Әйтсәгез, оберст әфәнде сезнең җан саклый. Әйтмәсәгез, капут!..
Үлем… Ул разведчикларның аяк астында агач тартма кыяфәтендә ята. Әнә шул үлемнең үз кулларында булуы Рахманны шатландырып җибәрде. Үлемеңне сайлау иреге – давылдан соң кояш чыгу түгелмени? Ач бүреләргә ботарлатканчы, болан упкынга ташлана ич!
– Йә, туган, хуш!
– Бәхил бул, Вася…
Алар астан гына кулларын кысыштылар. Рахман аягын мина янына куйды. Хәзер аңа орыну җитә иде.
– Офицер!
– Мин тыңлый.
– Без монда уйлашып тордык та…
– Әйтергә булдыгыз?
– Әйе, офицер әфәнде. Бер сүзебез бар.
– Гут, гут, – диде эсэсчы һәм аларга таба атлады.
– Миңа әйтәсезме, оберст әфәнде янына кайтыйк телисезме?
– Сиңа…
Ул солдатларны чакырып кул изәде. Алары да казыла башлаган чокыр тирәсенә килеп басты.
– Йә, кайда партизан? Кайда лагерь?..
– Монда, этләр, сезнең алда…
Әремле кыр гөрселдәү авазы белән тулды. Ул якындагы урмангача һәм ерак тауларгача җәелеп, әкренләп сүнә, сүрелә барды… Кайтавазны алар ишетмичә калды.
…Рахман абзый бәрәңге бакчасы башында чикләвек куакларыннан читән үрә. Юанраклары җайлы бөгелмәсә, ул көчәнеп ыңгыраша. Ул чагында аның җәрәхәт җөйләре белән тулган өске ирене агарып кала. Ә аскы ирене яртылаш кына исән, иренсез ягына ул, авызыннан һич төшермичә, трубка кабып йөри.
– Шуннан исән чыктыңмы? – дип гаҗәпләндек без, ул сөйләп бетергәч.
– Безнең кабердән исән чыкканны саный башласаң, минем генә бармаклар җитми аңа.
Ул, күңеленнән шуларны санагандай, бермәл сүзсез эшләде. Сыңар кулы белән казык араларына салынган чыбык эченә юан, ә юанраклары булмаса, ике-өч бәйләвеч чыбыкны бергә тыгып әйләндереп сала да, өстенә менеп, аягы белән таптый, кыса.
– Кулың шунда өзелдемени?
– Анысы ялгышып. Немецның урман сукмагына күмеп куйган минасын алганда ялгышып.
Без әле читән үрә белми идек. Килер заман, үргән чак та булыр, соңгы сүзне шунда әйтербез кебек тоела иде… Рахман абзый үргән читәннәр, безнең балачак шикелле, күптән тузды. Инде читән үрмиләр…
1970
Бүген шимбә. Атна буе эшләп арыгач, табигатьтә бер чеметем генә булса да ял итеп алырга теләп, Әсфән белән Хәдичә шәһәрдән утыз-кырык чакрымдагы кечкенә күл буена килеп чыктылар. Хәдичә торган фатир хуҗасының Акбар атлы җор этен дә иярттеләр. Әсфән мылтык асты, болай гына, купшылык өчен генә. Аннары тагын ул аны Хәдичәсенә эрерәк күренергә теләп тә аскан иде. Камышлы күл янына килеп җитүгә, мылтыгын тәбәнәк юан имәнгә сөяп куйды да кирәкмәс әйбердәй тәмам онытты. Хәер, күлдә атардай кош-корты да күзгә чалынмады. Күрәсең, күптән өркетеп бетергәннәрдер инде. Әсфән белән Хәдичәгә, якындагы урманчыкны аркылы-буйга гизеп, гөлҗимешеннән, кыргый алмасыннан, миләш-баланыннан әз-мәз авыз иткәләп йөрү һәм тирән чокыр кырыенда учак ягып җибәрүдән бүтән чара калмады.
Иңкүлеккә сөт күбегедәй томан иңгән. Табигатьне көзләрен генә була торган тынлык баскан. Ара-тирә очкыннар чәчеп, учакта коры ботаклар чатный.
Әсфән рюкзактагы җете кызыл баланнар арасыннан иң йомшагын сайлап каба да әчкелтем тәмнән йөзен чыта. Хәдичәгә шул җитә кала: юеш яфрак арасыннан чикләвек эзләп күшектергән кулларын учакка сузган җиреннән рәхәтләнеп көлә:
– Телисеңме, бер уч итеп кабам!
Хәдичә Әсфән бригадасында ташчы булып эшли. Танышуларына да, күп булса, өч-дүрт ай чамасы гына әле. Бүген аның әзгә генә булса да Хәдичә белән ялгыз каласы, юньләп сөйләшәсе һәм, соңгы нәүбәттә, бар тәвәккәллеген туплап, бер аңлашасы килә иде. Бергәләп сәяхәткә чыгуы аудан битәр шуның өчен.
– Телисеңме, бер уч итеп кабам!
– Тешләрең кашан алмасыннан болай да камашып беткәндер. Балан да капсаң үләсең.
– Куркыттың… Үлсәм күмәрсең. Шушы имән төбенә.
Кыз, кечкенә учына тутырып, үтә күренмәле балан бөртекләрен авызына капты. Аның вак тешләре чагылып китте.
– Искиткеч тәмле!
– Тәмсез димим лә. Әче генә…
Тынлык. Көзге иртәдә урман почмагында учак ягып сүзсез калуы икесенә дә рәхәт иде. Башта тойгылар, фикерләр өермәсе куба, аларны уртаклашасы килә, әмма тик кенә утырып бер-береңә әледән-әле караш ташлап алуы да бик җитә.
Читать дальше