Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге томында төрле елларда язылган хикәяләре, биш повесте урын алды. Аларда яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, тормыш-яшәешебез тасвирлана.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Кая карама – яшел киң- лек. Шул яшеллекнең күз карашын үзенә тартып торган күп- ме утраулары бар! Мин юл читенә сыенып үскән кәрлә шомырт куагы янына килеп җитәм. Әйтерсең эреми калган бер кар көрте! Тик шомырт агачы, кыз баланың ертылган күлмәге кебек, юл ягыннан ышкылып үткән машиналар ботакларын сындырып бетергәнгә күрә ачылып калган. Шомырт, ачык калган тәнен капларга теләгәндәй, уңайсыз хәлдә янтаеп тора, менә-менә аркан борылыр да үпкәләп китеп барыр сыман. Әй!.. Тагын бер фаҗига. Оялчан шомырт белән янәшә пар каен үсеп утыра. Кайрылары арба күчәрләре тигән җирдә каралып, кутырлап тора. Ә берсе корыган ук инде. Мин аларның төбендә ике ашлама капчыгы күреп алам. Димәк… Аңлашыла. Кемдер үзләрен сәламләп калган каеннарга рәхмәт урынына агу ташлап киткән. Агу… Мин булмасам, безнең ишек алдында кызыл теле белән сөт эчәргә яраткан кәкре аяклы дустыбызга да бирмәкчеләр иде ул агуны. Ни өчен? Акыллы булганы өчен. Шомырт куагы белән каен агачлары яныннан үтешли, шул искә төште.

Ул чагында Түбәтәй (этебезнең хәзерге исеме шундый) безнеке түгел иде әле – көтүче Робертныкы иде. Берзаман, капка төпләренә тәмәке тартып алырга туктагач, этенең койрык очын шырпы белән өтеп алганына ачуым килде.

– Ник бозасың аны? Матур ич, йонлач, – дим.

– Исең китмәсен лә! Барыбер аттырам мин аны.

– Акыллы бит.

– Өрми. Бозау белән бер.

– Соң, азрак бәйдә тот, кешегә ияләштермә, – дим.

– Тоткан инде аны. Файдасы тимәде. Чарасы бер – аттыру.

– Каян алган идең соң аны?

– Кырдан тотып кайттым. Кырныкы булгач, усал булыр күк иде. Юк, бозау да бозау, бу да бозау. Кем керсә дә өрми. Күзенә текәлеп ката да кала.

Безнең аяк турысында яткан эт колагын шәңкәйтте. Тыңлап торган диярсең. Маңгаендагы ак миңеннән кала бар җире кап-кара. Чыннан да, шунда мин аның чыраенда эт төсмере булмауга игътибар иткән идем. Өрүдән битәр, мөгрәп җибәрер күк. Ник алай тоелгандыр. Күзе шундый булып чыкты аның – тирән бер сагышлы, яшьле. Үз зиһененә колак салып кына йөри: юк-бар белән вакланмый.

– Ә бәлки, агу гына бирергәдер?

– Бир.

– Әһә, агумы?

– Юк, агу түгел. Этеңне миңа бир.

Менә шуннан алып кайттым мин аны. Кайбер чакны кеше дигәнеңә хәтта этләрнең дә акыллы булуы ярап бетми шул. Кемгәдер арттагы каеннарның матурлыгы ярамаган кебек. Түбәтәйнең кешеләргә ни өчен өрмәгәнен белдем шикелле мин. Кырда кыргый һәм ач булып дөньяга килеп тә, алып кайтып ризык биргән кешеләргә ник өрсен ул? Маңгаендагы ак миңе күңел күзе булган аның. Бозау булса бозау булсын, тик каен төпләренә ашлама калдыгы салып киткән кеше кебек «эт» кенә булмасын!

Кинәт минем кузгалак ашыйсым килеп китә. Ә ул хәзер мин борылачак Киләклек урманчыгы кырыенда инде! Мөгаен, дөньядагы кузгалакларның иң сусылы, иң әчесе шундадыр. Аннары, урман тынлыгында калып, киеренкелектән бушанасы, шәһәр ыгы-зыгысы юшкыныннан арынасы иде. Өйгә бераз соңарып кайтылыр. Тик эңгер-меңгердә көтмәгәндә өйгә килеп керүнең үзгә бер тәме бар. Әни токмачлы аш пешергән булыр… Аннары – печәнлек, үзең шикелле үк ялгыз чикерткә сайравы… Бу уйлар җанны яктыртып җибәрә, һәм бу тойгы әйтерсең лә минем тәннән тирә-юньгә тарала: буй җибәргән арыш өсли талгын дулкын кыштырдап үтә, бытбылдык аваз сала, аяк астыннан ниндидер кош күтәрелә…

Урманчык… Кар базындагыча салкынча дым бәреп торган текә ярлы чокырга йөгереп төшәм, сусыл үләннәр аякны тайдыра. Чокыр төбендәге карт миләш агачы тамырлары арасында – сулар-суламас чишмә авызы. Сусалган, кичке бөркүлек буыннарны алҗыткан. Җиргә таяндым да теш арасыннан сөзеп кенә чишмә күзеннән су эчтем.

– Тешләрегез сынмасын, суы салкын!

Кисәк тавыштан чишмә йөзенә каплана яздым. Сикереп тордым да мине сискәндергән адәм баласын күрим дип борылсам – кара чәч көлтәсе бөтен иңбашын, күкрәген капла- ган бер кызмы, хатынмы черек төпкә менеп баскан да көлеп тора!

Кояш инде офык артына күмелгәндер, чокырда эңгер-меңгер. Ә бу зат кем дә, монда нишли? Күпме юрап маташсаң да белерлек түгел. Телне йоткандай торам әле, сүз катмыйм. Ә ул ансат кына итеп төптән сикереп төшә дә каршыгарак килеп баса. Балачак ырымнары арасында моңа охшаганнары юк иде бугай. Кинәт аның күзендә миңа таныш чаткы шәйләнгәндәй булды, ниндидер таныш елмаю… Муенындагы зәңгәр яулыгы тагын…

– Танымыйсыңмыни? – Аның тавышы агач арасыннан килеп чыккан кош сыман сискәндереп җибәрде. Аннары ул кулын сузды: – Исәнме.

– Син түгелме соң?

– Мин идем шул… Каян килеп чыктым дисеңме? Бер автобуста идек.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x