– Күп белү тиз картаюга китерә, диләр.
– Аз белеп, озак яшәү дә кызык түгелдер.
– Барыбер үзеңнән соң ни дә булса калдырырга кирәк: балалар, оныклар…
– Әйе, әле егетләргә агач утыртырга, йорт салырга да кирәк. Минем үземнең көрәшчеләремне Сабан туйларында гына түгел, республика һәм ил ярышларында да күрәсем килә… Минекеләр, Сафин кебек, Олимпия чемпионы булмас булуын…
– Ә ул кем? – дип сорады кыз.
Хөрмәт татарлардан беренче Олимпия чемпионы, грек-рим көрәше остасы Шәгъзам Сафин турында сөйләп алды. Аның Кронштадтта бергә хезмәт иткән дусты Атаулланың якташы – Нижгар мишәре икәнен дә, аларның татарча көрәше дә үзгәрәк – аяк чалуларын да әйтергә онытмады.
Кайчагында Мәнвия, менә шушы минуттагы кебек, егетенә карый да уйлана: «Кем ул? Нинди уй-хыяллар белән яши? Тормышта максаты нидән гыйбарәт?» Хәзер кыз төшенә: Хөрмәтнең гомуми белеме, эрудициясе Мәнвия эштә белгән инженерларныкы кебек тирән түгел. Ләкин аның үз мохите бар – спорт. Кызның моңарчы «грек-рим, самбо, дзю-до, сумо, ирекле көрәш» дигән сүзләрне ишеткәне дә юк иде. Ә Хөрмәт ул терминнарны еш куллана, чөнки егет шул даирәдә эшли, яши, спортта уңышка ирешүчеләргә мөкиббән, алар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Мәнвия үзе, авылда мәктәптә укыганда, чаңгыда йөрүдән башка спорт төрен белмәде, күрмәде…
…Егет кергәндә, кызлар бүлмәсеннән чырык-чырык көлешкән тавыш ишетелә иде. Өчесе дә өйдә икән. Рәҗия өстәл артына иелеп качкан иде, чыкты. Хөрмәт кергәч тә, көлүдән тиз генә туктый алмадылар. Нәрсә яисә кем турындадыр сөйләшкәннәр, ахрысы, – кызлар бүлмәсе шулай серле була инде ул. Хәер, эзләсәң, сәбәбе табыла: кызлар бүрәнә ярыгындагы таракан ботыннан да көләләр икән бит.
– Чишен, – диде Мәнвия, караватыннан кузгалып һәм кулындагы журналын өстәлгә куеп.
Хөрмәт пальтосын, фуражкасын чөйгә элде, кыз күрсәткән урындыкка утырды.
– Хурлап йөрисең, әле генә чәйдән кузгалдык, – диде тулы гәүдәсенә кыска җиңле күлмәк кигән Миңнира – бу бүлмәдәге өченче кыз.
Хөрмәт җавапсыз калмады:
– Кодагый, кичә килгән булсаң кунып китәриең, дип әйтеп әйткән, ди бер карчык.
Кызлар көлештеләр.
– Кичәге егетем сугышты, – диде Рәҗия, елмаеп, аннары чырае җитдиләнде. – Минем авылдашыма бәйләнде… Их, гармун юк, йөрәк яна…
Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Миңнира Мәнвиягә әйтте:
– Чыгып керегез…
– Үзләре белерләр, кысылма, – диде Рәҗия, аны сүзеннән бүлдереп. – Карале, әйдә минем апаларга барабыз, сапожки алып кайтырга.
– Әзрәк утырыйк, – диде Миңнира, күрәсең, аның җылыдан тышка чыгасы килми иде.
Күрше бүлмәдән кызлар кереп-чыгып йөри, йомыш белән, бер егет тә шырпы сорап керде. Кайчак бүлмә эче тынып кала. Шундый минутларның берсендә:
– Нигә тын? – диде Мәнвия, аптырап.
Кызлар бер-берсенә карап көлештеләр, болай гына.
– Син көннәреңне ничек үткәрәсең? – дип сорады Рәҗия Хөрмәттән.
– Төрлечә була инде. Тулай торак та спортзал инде минем. Уку күп вакытны ала, телевизор карыйм. Беркөн безнең илнең җыелма командасы Англия белән футбол уйнады – ничьяга, икегә ике булды. Унысы көнне хоккей карадым, безнең Урицкий клубы ЦСКА белән уйнады.
– Кем җиңде соң? – дип сорады Мәнвия, егетенә яратып карап, ул аны бик сагынган иде, чөнки күрешмәгәннәренә атнадан артты.
– Тегеләр инде, җидегә бер белән оттылар.
– Ничек карыйсыздыр шуларны?! – диде Миңнира, кашын җыерып. – Алар гел сугышалар бит.
Хөрмәт аңа каршы төште, һәр спорт төренең кагыйдәләре булуын әйтте, кайчагында эләгешеп алалар икән – бу гадәти хәл икәнен аңлатты.
– Бигрәк тә хоккейда… Йә бәрелешеп, йә силовой приём аркасында егылсалар, кызып та китәләр – йодрык уйнаталар. Шуңа күрә хоккей – чын ир-егетләр уены бит!..
Аннары ул сүзне көрәш тирәсенә күчерде. Анда да төрле хәлләр булуын искәртте…
Рәҗия кабат футбол темасына әйләнеп кайтты:
– Пеле, Пеле, диләр, кем соң ул? Андый исем буламыни?
– Ул Бразилия уенчысы. Чын исеме Эдсон Арантес ду Насименту… – Егет даны бөтен дөньяга таралган атаклы футболчы турында сөйләп бирде.
Бераз гәпләшеп утыргач, Хөрмәт белән Мәнвия урамга чыктылар.
Хөрмәт, юри үпкәләгән булып:
– Хәлне белергә килмәдең дә, – диде.
Эш шунда: егетләргә көрәш алымы күрсәткәндә, ул аягын каймыктырган иде.
– Белмәдем бит, – диде кыз, акланып. – Егетләр килеп әйтсен иде.
– Бу аксак-туксак хәлдә килеп күренәсем килмәгән иде дә, бик сагындым, – диде егет, юри чатанлаган булып.
Мәнвиянең ачуы килде:
– Хәзер мин гаепле.
Читать дальше