Зөлфәт - Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь

Здесь есть возможность читать онлайн «Зөлфәт - Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапка күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең (1947–2007) чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйлануларга корылган эссесы, шигырьләре, балладалары һәм поэ­малары туплап бирелде.

Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Зөлфәт

Бер көйрәтик, гомер. Эссе, шигырьләр, балладалар һәм поэмалар

Чытырманда былбыл сайрый…

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәй­даннарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин, «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем. Шигырь кичәләрендә булсын, шигырь сөючеләр белән үткәрелгән очрашуларда булсын, бу әсәрем залда утыручыларга бомба шартлагандай көчле тәэсир итә иде, аларны айнытып, сискәндереп җибәрә иде. Бүген исә каләм тибрәтүче һәркем шушы темага яза. Ләкин, ни кызганыч, андый әсәрләрне укуы да, тыңлавы да бүген никтер күңелсез була башлады. Ни өчен шулай соң? Хикмәт нәрсәдә? Яраганны күпме язсаң да ярап булмауда гынамы?

«Мәхәббәт» дигән әсәрем дә шул чорларда, кем әйтмешли, яшьлегем таңында язылган иде. Нәрсә турында иде ул? Болай, тыштан гына карасаң, аюга каршы бергә-бер чыга алырлык, аны пычак белән егардай гайрәтле бер ирнең, җавапсыз мәхәббәттән тилмереп, чиксез газапларын хәтта аракы белән дә баса алмыйча изалануы хакында иде ул баллада. Тукта! Шушы хакта гына микән? Ни өчен соң, алай булгач, ул, безнең аңыбызда калыпланып беткән гыйбарә белән әйтсәк, тормышта үз урынын таба алмаган бер «сәрхуш» турындагы әсәр – «югары коммунистик идеаллар чәчәк аткан» бер чорда мәшһүр сүз остасы Айрат ага Арслановның репертуарыннан озак еллар төшмичә яшәп килде һәм, берүк мине тыйнаксызлыкта гаепли күрмәгез, тыңлаучылар аны йотылып тыңлады? (Хәер, чорның бер сыйфаты буларак, әйтеп китмичә булмас – аракыга каршы көрәш башлангач, Айрат ага ул шигырьне укудан туктап торды.) Хәтерлим, шагыйрь Нәби ага Дәүли еллык шигърият хакындагы докладында, шушы шигыремне дә күз алдында тотып, «Зөлфәт чордашларның порт­ретларыннан галерея төзи», – дигән иде. Җәмәгать, нигә соң әле мин болар хакында сөйләп торам?

Үземнең хатирәләремне яңарту өчен генәме? Амбиция­ме? Яки мин моңа бүген мохтаҗмы? Юк, һич тә алай түгел, заман гаме мине, гомумән, шигырь хакындагы уйлануларымны үзенә күрә бер тәртипкә салырга этәрде, моңарчы чыгарга юл таба алмыйча күңелемдә сулкылдап бәргәләнгән борчуларымны кычкырып әйтергә мөмкинлек бирде, хәтта мәҗбүр итте бугай.

Әйтеп карыйм әле...

Һәр асыл шигырьнең үз тарихы бар.

Күңел тарихыннан мәхрүм шагыйрь – географиядән, тарихтан мәхрүм дәүләт ул. Чикләре, флора-фаунасы, атмосферасы, ягъни сулар сулышы да булмаган дәүләт... Аның өстеннән вакыт җиле исми. Ул – тумышыннан үле. Андый дәүләт булмый, була да алмый...

Әмма нихәл итәсең, әнә шундый күңел тарихыннан мәхрүм шигъриятне хәтерләткән тезмәләр бихисап. Шигырь – тормыш юлы. Анкеталарда, автобиографияләрдә күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә, бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый. Алдарлык хәйләсе бар икән, ул – бөек мистификатор, ягъни шигърият дәрәҗәсенә менеп, шундый ук шигырьләргә охшаш итеп яза белүче шома талант иясе. Һәр шигырьнең асылы – ихласлык. Дөрес аваз. Дөрес моң.

Бездә ике төрле саташу бар. Берсе – шигырь төче сүзләрнең купшырак, катырак яңгыравында дип ышану. Икенчесе – шигырь көче – сүзләрнең мөмкин булган кадәр мескенрәк яңгыравында, елаттыруында дип уйлау.

Ә учакның, утның күзенә кереп караганың бармы? Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салкын керфекләргә ирен тидереп карадыңмы? Йолдызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы? Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйгән ярың томырылып карамадымы?

Әгәр чыннан да мин әйткәннәр синең холкыңда да бар икән, укы, дустым, шигыреңне! Яшереп торма! Синең шигырь язганыңны мин барыбер беләм. Яшереп кенә язсаң да, безнең уртак сүзебез бар. Кайчак шулай да була: киләләр дә, бәгырьгә үтәрдәй иттереп текәлеп, тирән мәгънәле иттереп карап торалар... Һәм, куеннарыннан алтын тулы янчык чыгаргандай, болай диләр:

– Шәп шигырьлек тема бирәм мин сиңа! Яз! Гонорары уртак булыр!

– И туганкай! – дип көрсенәм мин андый чакларда. – Үз темаларымны язып бетерер өчен дә Ходайдан ун гомер сорар идем. Кодрәтем генә җитми. Теге исә ышанмый.

Ә күңелдә әрнү кала – адәм баласы үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккәч, миңа – шагыйрь кешегә мөрәҗәгать итте ләбаса! Югыйсә без җиһанга әнә шул сүзләрне – күңел авазларын ирештерер өчен яралганбыздыр бит... Язмышсыз шигърият юк, диләр. Алай гына микән? Татарның бөеге Габделҗәббар Кандалый феноменын кая куярсыз? Аның тормыш юлын галимнәр дә якынча гына белә. Ә шигырьләреннән мин аның һәр сулышын тоям.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x