Хөрмәт ишекне япты, бер-ике адым артка чикте. Озак та үтмәде, өстенә халат киеп алган кыз үзе бүлмә ишеген киң итеп ачты һәм аны чакырды.
– Кер.
Ул кул биреп исәнләште дә Хөрмәтне кочаклап алды. Егет тә, кулындагы әйберләрен урындыкка куеп, аны кочты, иреннәреннән суырып үпте.
Мәнвиянең сагынуы шулхәтле көчле иде, ул егетеннән күзен алалмады, кояштан да болайрак балкыды. Төптән юан, уртача буйлы, тыгыз тәнле бу егет Мәнвияне бөтенләй сихерләгән, дөресрәге, кыз үзе сихерләнгән иде. Кемнәр өчендер кысыграк кечкенә күзле, җәлпәгрәк борынлы Хөрмәт, бәлки, әллә ни искитәрлек егет тә түгелдер. Ә Мәнвиягә аның көчле, кыска бармаклы таза кулларына хәтле якын, тансык иде. Ул егетнең иреннәрен очлайтыбрак бөтен бите белән елмаюына хәтле сагынган иде. Мәнвия яхшы белә: Хөрмәтнең һәр кылган гамәле ихлас. Бәлки, ул шуның белән кызның күңелен яулагандыр да әле.
Мәнвия, озак карап торуыннан оялып, Хөрмәткә урын тәкъдим итте һәм сораштыра башлады:
– Кайчан кайттың?.. Ничек ял иттең?..
Егет үзе җавап бирде, ә үзе күзләрен кыздан алалмады. Кара чәчләрен, уртадан юл ярып, баш артына өеп-төйнәп куйган, киң маңгайлы, кыйгач кашлы Мәнвия табигый матурлыгы белән егетне һәрчак сокландыра иде. Бүген аеруча. Бераздан егет әйберләрен, урындыктан алып, өстәлгә куйды.
– Борын кычыткан иде, – диде Мәнвия, алма, конфетларга күз төшереп алгач көлеп. – Чишен.
Эш шунда: Хөрмәт чираттагы ялда булып кайткан иде. Ул әүвәл авылында кышка утын хәстәрләде, каралты-кура, йорт-җирне караштырды. Аннары, профсоюздан туристик юллама алып, тресттан җыелган төркем белән ике-өч көнгә Киевка барып кайтты.
Хөрмәт плащын, кашнесын һәм козырёклы фуражкасын чөйгә элде. Кара костюмының төймәләренә кул тидереп алды, галстугын бушатыбрак куйды, учы белән җитү чәчен сыпырды. Мәнвия аның күлмәгенә игътибар итте – яңа булса кирәк, һәрхәлдә, моңарчы күргәне юк иде.
Сәяхәттән ияреп кайткан открыткалар, значоклар, карточкалар карап утырганда, күрше бүлмәдән кызлар кереп-чыгып йөрде – идән юалар икән.
Аннары Мәнвиянең абыйсы (әнисенең энесе) керде, сеңлесен авырый дип белгән. Бик күңелле кеше икән, бераз «төшереп» тә алган. Мәнвиянең хәлен сорашты, Хөрмәт белән дә гәпләште. Хатыны хастаханәдә икән. Бер ярты кызыл шәраб һәм йөзем кыстырып кергән.
Ул арада Мәнвия чәй әзерләде. Абзый, яртыны ачып, бер стакан җибәрде, Хөрмәт кабып кына куйды, Мәнвия бөтенләй баш тартты. Абзый киткәч, бу бүлмәдә яшәүче Рәҗия кайтып керде.
Уртача буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле Рәҗия әңгәмәдәше белән ачык йөз күрсәтеп сөйләшә, сәхнәдә декламация сөйләгән балалар кебек, һәр сүзен җиренә җиткереп, аермачык итеп әйтә. Сөйләшкәндә, тулышып торган битенең яңак мускулларына һәм дугайланып килгән матур кашларына хәтле уйнаклап тора. Урицкий исемендәге мәдәният сараеның халык театрына йөрүче, кеше белән һәрчак елмаеп сөйләшүче бу кызның әйтерсең лә бер кайгысы да юк.
Ә чынында алай түгел, аның да эчендә ут уйнаган чаклары була. Ул, Хөрмәт белән исәнләшкәч, кулындагы сумкасыннан тумбочкасына әйберләр бушата башлады һәм Мәнвиягә сорау бирде:
– Минем хайван күренмәдеме?
– Юк.
Сүз егете турында бара, ахры, кыз әле һаман тынычлана алмый:
– Подумаешь, вакыты юк. Ул инженер була, ә мин – эшче.
– Ярар инде, – диде Мәнвия, аны юатып.
– Нәрсә булды? – дип сорады Хөрмәт, ул үзе теге егетне бер тапкыр гына күреп калган иде.
Мәнвия аңлатып бирде. Рәҗияне егете ташлаган икән. «Мин, конечно, гафу үтенәм, но вакыт тар, эш, уку, экзаменнар, яңадан килеп йөри алмам», – дип әйтеп әйткән, ди. Рәҗия һаман оныта алмый, еш кына балавыз да сыгып ала икән.
Хөрмәт тә кызны тынычландырырга теләде:
– Аптырама, яңаны табарбыз.
– Үзем дә төшеп калганнардан түгел әле, – диде кыз һәм көлеп җибәрде. – Казанга килгәч, беренче тапкыр свиданиегә бардым. Юри киендем: өстә ак кофта һәм кара трико. Мин, кинога барабыз, дигәч, егет аптырады. Ярар, мин әйтәм, икенче көнне барырбыз. Ул көнне футболка, яшел итәк һәм тапочка киеп чыктым, юрамалый гына, ни әйтер икән дип… Икенче юлы тагын бер мәхлук бәйләнде. Мин колхозга китәсе идем. Кайткач, егет, син Рәҗияме, ди. Юк, мин әйтәм. Ул кат-кат сорый. Отшибла мин анысын да. Әллә нинди сөйкемсезләр иде алар икесе дә… Ә бу, хайван, бик ошаган иде, әллә ничек менә мәхәббәтле иде ул…
Хөрмәт көлмичә түзә алмады. Рәҗия үзе дә ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая, һәм аның матур йөзе гамьсез кыяфәт алган. Гүя ул, күңелендәге рәнҗешне белгертмәс өчен, тышка чыгармас өчен, битлек кия иде.
Читать дальше