– Син әллә ниләр уйлама.
– Нинди мәгънәдә?
– Үлем турында сөйләндең бит.
Хөрмәт ул хакта оныткан иде инде, тәмамысы курыккан беркатлы кызын жәлләп куйды.
– Шаярттым гына.
– Үлем белән шаярмыйлар, – диде яшь кенә килеш башыннан күп кайгы кичергән кыз. – Икенче шимбәдә киләсеңме?
– Килимме соң?
– Кил.
Кыз тормышындагы фаҗигале хәлләрне искә төшергәч, Хөрмәткә уңайсыз булып китте, шаяртуы, чыннан да, урынсыз кебек тоелды. Ул ишек төбеннән бүлмә эченәрәк узды.
Беренче күрүдә үк күңеленә сеңеп калган, кай ягы беләндер үз әнисен хәтерләткән, ярымай рәвешендәге көмеш алкадан битәр бизәнү әйберсе такмаган, иннек-кершән ягуны да өнәмәгән бу әдәпле кызны Хөрмәт көннән-көн күбрәк белә баруын һәм ныграк яратуын аңлады. Аның алдау-йолдауны белмәүче саф күңелле, намуслы кеше икәненә дә шиге калмады. Аны һич кенә дә югалтасы килми иде. «Мондый асылташка ия тиз табылыр, – дип уйлады ул эченнән һәм бүген үк аңа тәкъдим ясап, кылын тартып карарга булды. – Нәрсә дияр икән?»
Хөрмәт Мәнвиянең кулларыннан тотты, яратып, сокланып, күзләренә карады һәм сүз башлады:
– Әни кайткан саен аптырата: килен кирәк, килен кирәк, ди. Менә, аптыраган-йөдәгән дигән кебек, нишләргә дә белмим. Мин аңа срочно гына каян килен табыйм? Сиңа сүз катар идем дә, миңа кияүгә чык, дип, риза булмассың. Оятын кая куярмын? Монда җир тишеге дә юк.
– Ә син гозереңне әйтеп кара, – диде кыз, егетне әле һаман шаярта дип белеп. – Бөтен шартын китереп әйтсәң, бәлки, уйлап карармын.
– Чык миңа кияүгә!
Егетнең холкын белә башлаган Мәнвия дә бу уенга кушылырга теләде.
– Бүгенме? – дип сорады кыз, көлеп. – Юк, бүген булмый, соң инде, загс эшләми. Иртәгә дисәң, уйлап карарга ярый.
Егет кызга текәлеп карады.
– Ярар, шаярттык, булды. Минем сиңа җитди сүзем бар.
– Нинди?
– Әйдә өйләнешик. Мин артык күпертеп сөйләшә белмим. Тел байлыгым шулхәтле генә. Әйтүем чын, ай танык та көн танык. Мин сине яратам, күңелемә хуш килдең. Син дә мине чит итмисең сыман. Нишлибез? Ризамы?
Мәнвия телсез калды. Ни дияргә дә белмәде. Уеннан уймак чыгу шул буламы әллә? Ә егет бит шаяртмый.
– Чын әйтәсеңме?
– Әйе, кояштыр менә. Һич ялгансыз. Бала-чага түгел бит.
Мәнвиягә дә Хөрмәт ошый иде. Сарпатсыз кыланганы, ялгышып та оят сүз ычкындырганы юк. Кайбер әрсез егетләр шикелле беренче көннән үк кул озайтмады – әлегәчә түшенә дә үрелгәне юк. Бүлмәдә, хәзерге кебек, ялгыз калган чаклары да булгалады – нәфсесен тыя белде. Тулай торакта аерым бүлмәдә яшәсә дә чакырганы юк. Хәер, Мәнвия анда бармас та иде. Уен-көлке яратса да, гөлдән гөлгә күчеп йөрүчегә охшамаган, төпле, эчкерсез егет күренә. Үзара сөйләшүләрдән кызга аның биографиясе дә таныш иде. Һәм ул, дөнья күргән, дары иснәгән, кулыннан эш килердәй, күз терәге булырдай бу егетнең тәкъдимен кире кагарлык дәлилләр тапмаса да, көне-сәгате белән ризалык бирмәде. Чөнки, кем белән бәйләнүгә карап, аның язмышы хәл ителәчәк бит.
Хөрмәт ашыктырмады, көтәргә сабыры җитәрлек иде. Бүлмәсенә кайтып яткач, Мәнвиянең ачы язмышын яхшы белгән егет тә икеле-микеле уйларга батты. Кызның сынык канатын очарлык итмәсә дә, бәйләп-төзәтеп савыктыра алырмы? Канатларын тагын да каермасмы? Китек күңелен күтәрә, хәсрәтле җанына дәва була алырмы? Ярату бер хәл, әле тормыш дигән олы дәрья алда тора бит. Суына батмыйча, икең бергә йөзәргә кирәк. Аның хәле бетә башласа, бөтен авырлыгы синең җилкәңә, беләкләреңә төшәчәк. Каушап-куркып калмассыңмы шул мәлдә? Хөрмәт ваемсыз егет түгел, шахмат остасы булмаса да, алга таба берничә йөрешне генә исәпли ала иде. Ә тормыш итү ай-һай күп йөрештән тора. Бәлки, бик еракка фараз да кыла алмассың, якын арага булса да йөрешләреңне күзалла. Ул үз даирәсен дә исенә төшерде. Татарча көрәштә берничә генә алым. Шул төп алымнарны үзләштерсәм, көч-куәтем җитсә җиңәм, дип уйлый кайберәүләр. Юк, бер егәр белән генә тантанага ирешеп булмый. Тормыш дигән озын юл да көрәш мәйданы кебек – әллә нинди киртәләр, һич уйламаган каршылыклар сине сагалап торуы ихтимал. Син моңа әзерме, хәлеңнән килерме? Әзер булсаң гына, Мәнвиягә кулыңны суз, буең җитмәсен сизсәң үрелмә – әле синең ир-ат дигән исемең дә бар. Димәк, тормыш арбасын өстерәү иң әүвәл сиңа төшә… Һәм егет үз-үзенә сүз бирде: «Тартырмын!» Фәкать шуннан соң гына шик-шөбһәләре таралып юкка чыкты, күңеле тынычланды, Мәнвиягә тәкъдим ясавын дөрес гамәл дип тапты, үзенә булган ышанычы артты.
Уен сүзләр белән башланган әңгәмә, кабат очрашкач, янә дәвам итте. Бу юлы – җитди, бөтенесе уртага салынып, ачыктан-ачык сөйләшенде. Һәм Яңа ел алар өчен үтә мөһим, бик җитди һәм гаять истәлекле вакыйга белән башланды – загс бүлегенә гариза илтеп бирделәр.
Читать дальше