Сызык аша язам, кушып карыйм,
Аерып та куям сүзләрен.
Нишләтсәң дә, олпат Чатыр тауның
Биеклеге бер дә үзгәрми!
Җирдә булган белән яшәү кирәк,
Килер җире бүтән күренми.
Кызыктыра гына, күктә янган
Йолдызлардан байлык түгелми.
Хак Тәгалә барсын җиргә салган,
Юкка кеше читкә ашкына.
Йолдызларга илтер дәрман табар
Карый белсә аяк астына!
Тыныч кына ашап утырганда
Көлеп алыр өчен бермәлне,
Эчлегенә камыр гына салып
Ясый идек «бәхет пилмәне».
Берәү генә була иде бит ул,
Булгалады туры килгәне.
Бер кибеттән пилмән сатып алдым,
Бөтенесе – «бәхет пилмәне»…
Җирдән генә Ходай аермасын,
Кайгырсыннар малсыз-бакчасызлар.
Дефолт булганда да, кризиста да
Тыныч йоклый ала… акчасызлар.
Берәүләргә кызык җитми,
Экстрим кирәк, шоу… гаҗәп.
Ә кемгәдер ризык тансык,
Бер туя ашау хаҗәт.
…Тәрәзә кага киндер;
Уята синең шикелле,
Синдер ул, әнкәй, синдер.
С. Хәким
Ул заманда тыелмады,
Күпләп чәчтек киндерне.
Орлыгының маен сыктык,
Ә сүсе киендерде.
Тел йотарлык тәмле пирог
Пешерделәр түбеннән.
Туклыклы бер ризык булып
Калка хәтер төбеннән.
Янбакчамнан йолкып аттым.
(«Камчы» төшмәс аркаңнан…)
Берәмтекләп җыя бүген
Аны сәрхуш-наркоман…
Яшьлеген дә күрдек, ачлыгын да,
Үтә икән лә бары да баштан.
Яшьлек кадерен картлар әйтерләр,
Ипи кадерен сорагыз ачтан…
Сала шиңде, ләшперәйде,
Картайды булган халык.
Кайберсендә хәзер кабер
Казучы булмый табып.
Ярый җаның очып китә,
Җирдә бит тәнең (!) кала.
Аңарга да кадер кирәк,
Лаеклы урын кара!
Шәһәр биргән җир казыткыч
Чүмечле борау белән,
Шарты килеп җитмидер ич…
Ярамый болай, беләм.
Безләргә дә килер ул көн…
Фикердәш дуслар табып,
Ятак телим, мөселманча
Казылган… ләхет алып!
Ач йөргәндә тукны күрү
Тоела гаҗәбрәк.
Байлыгы бар, хәерче күп
Булган ил мәзәгрәк.
Бу басуда арпа уңа иде,
Кыен булды уру-ектыру.
Кайбер елда һәрбер гектарыннан
Кырык центнер алдык суктырып.
Тип-тигез ул. Бүген килеп күргәч,
Үз күземә тордым ышанмый.
Илле гектарлы кыр кая киткән?
Аңым томаланды, кымшанмыйм.
Актарганнар аны, бетергәннәр,
Ауный кирпеч, бетон, торбалар.
Кара уылдыктай затлы җирдә
Җан-фәрманга нидер коралар.
Янәшәдә генә кылган баскан
Кашлак-калкулыклы урыннар.
Ипи ашамаслар микәнни соң
Бездән соңгы онык-туруннар?!
Шушы якка карап елмаермын
Яраттым мин җирне. Үкенгән юк
Туган яктан чыгып китмәвемә.
Кояш нуры, хәләл көчем сеңгән
Амбарларга салган икмәгемә.
Сандугачлар җырын ятлап йөрим,
Күбәләкләр куна гөлләремә.
Татар кызларының күз карашы
Нурлар өсти үткән көннәремә.
Һәр мизгелен олы бәхет саныйм
Җир өстендә узган елларымның.
Оҗмах бакчасында йөргәндә дә
Туган якка карап елмаермын…
Авылдан мин, буразнадан,
Басу-кырлар арасыннан.
Җан суы итеп эчәрлек
Саф чишмәләр тарафыннан.
Юып-юып бетмәсә дә
Кара төсе кулларымның,
Тәмле исен саклый алар
Уңдырышлы кырларымның.
Яшәвемнең мәгънәсе дә
Гади генә ике шәйдер:
Олпатлары – кешеләргә
Иминлек һәм ипекәйдер.
Мин китмәскә карар кылдым инде,
Басу-кырлар, сезне калдырып.
Үз иркеңнән ничек йөрмәк кирәк,
Зимагурлар кебек каңгырып.
Сезгә дә бит сезне яратучы,
Эштән курыкмаучы кирәктер.
Язларымда сезне кабат күрү
Гел яшәртеп ала йөрәкне.
Без – гашыйклар, безнең кебекләргә
Берсен берсе ташлау тыела.
Җирдән китсәм, җирдә йөрер өчен,
Хакым калмас кебек тоела…
Гомер бакый таладылар,
Кушып, бүлеп карадылар.
Даныгызны чүпрәк итеп,
Ил бишмәтен ямадылар.
Аның саен яшәрәсез,
Кияү, килен ярәшәсез.
Авырда да, җиңелдә дә
Икегез гел янәшә сез.
Үчлек, хөсет белмәдегез,
Дошманга сер бирмәдегез;
Иң татлы сүз, татлы ризык
Булды безгә бүләгегез.
Хәйран калам даныгызга,
Һәрчак булыйм яныгызда.
Татар халкы һәм авылы!
Башым иям алдыгызда…
Читать дальше