Юлга чыксаң, дикъкать белән кара
Юл буенда үскән талларга.
Икәү бергә күргән матурлыклар
Сакланадыр әле аларда.
Күл буена барсаң, без сокланган
Карлыгачлар җырлап җибәрер.
Искәр әле, минем хисләр кебек,
Җил юкта да дулкын тирбәлер.
Капка төбеңдә дә эзләрем бар,
Читләр таптар диеп кайгырам.
Эзне җирдән сөртеп алып булмый,
Истәлеккә сиңа калдырам…
Яшьлегемдә әйтеп бетермәгән
Дәртле сүзләр калган бөялеп.
Шул хисләрне сиңа аңлатырга
Яңабаштан йөрим өйрәнеп.
Барып чыкмый. Инде безнең яшьтә
Әрсезләнеп йөрү килешми.
Бүтән килмим диеп кузгалам да,
Тынгы тапмыйм, кабат күрешми.
Олыгайгач гашыйк булмый гына
Яшәр өчен янмый, кайгырмый –
Китү кирәк икән яшьлегеңнән,
Әйтелмәгән сүзләр калдырмый…
Урладылар аны, пычраттылар,
Шакшы уйлар белән кагылып.
Максатлары: миңа күрсәтмәскә
Юксынганда бик тә сагынып.
Бер югалткач биргән карточкаңны,
Сорый алмыйм ич мин тагын да.
Әй наданнар, шуны аңламыйлар,
Сурәтең бит минем җанымда –
Кеше кулы җитмәс урында!
Бүген ял көн. Почта эшләмидер.
Хәбәр капчыклары тулгандыр.
Бер бүлмәнең салкын почмагында
Минем хат та ята торгандыр.
Аңламый бит дөнья хәлләремне,
Бу ял көне кемгә кирәккән?
Җылысы, дим, кимер озак баргач,
Сүзләре бит тамды… йөрәктән…
Котылмакчы идем сөйләп кенә
Туган якның язгы ташуларын.
– Күрсәт әле миңа Ыкның, – дидең, –
Ярларыннан чыгып ташыганын.
Ник күрсәттем?.. Хәзер инде үзем
Язгы елга кебек яннарыңда.
Ык урнашты. Миндә кузгалды боз,
Күңелкәем кайтмый ярларына…
Ничә тапкыр әйткәнең бар:
– Җете кызыл тиз уңа.
Ник соң миңа ышанмыйсың?
Хәтерем кала шуңа.
Аңлыйсым да килә сыман –
Ашыккан ашка пешә.
Юк, килешмим! Синсез узган
Көннәрем искә төшә.
Ходам шаһит! Сагынудан
Шашынып йөргән идем.
Шигең калса, дәлилләргә
Утка да керәм, дидем.
Мин ясалма була белмим,
Үтенәм, шуңа төшен.
Җете кызыл чиккә җиттем,
Уңдырмау – синең эшең!
Карашыңны алма миннән берүк,
Синең якка тарта кашларым.
Тиктомалдан синме шырпы сыздың,
Ут кабынды, яна башладым.
Түзәм, түзәм! Китә генә күрмә,
Кем икәнең әйтмәм, кычкырмам.
Беләм бит мин – хисләр илендә дә
Зур ут чыга нәни очкыннан…
Урамнарда бик еш очрашабыз,
Үткәнең бар хәтта орынып.
Эндәшергә һәрчак читенсенәм,
Карамагач үзең борылып.
Дулкынланып йөрим эзләреңдә,
Күз алдымда назлы карашың.
Ни булды соң?
Нигә синең арттан
Туктамыйча килә барасым?
Чакрымнарны хәтсез узганым бар,
Максат булса, юлны табасың.
Ничек үтим монсын, иң озынын –
Ике күрше йөрәк арасын?!
«Сау бул», – диеп китеп бардым,
Килмәсә дә китәсем.
Сүз әйтелгән, юл киселгән,
Инде ни хәл итәсең.
Шулай булгач, нигә кабат
Кайтуымны көтәсең?
Тырышсам да уза алмыйм
Горурлыгым киртәсен.
Үзең теләп җибәрдең ич,
Көч тап минсез торырлык.
…Бер түбәгә сыймыйлар шул
Түбәнлек һәм горурлык…
Тешләмәдем, күрдем генә,
Узып кына киттең лә.
Сине уйлап таң аттырам,
Хыялыйлар иттең лә.
Тыелган зат идеңме соң,
Кем күрсәтте җәһәттән.
Сөрделәр, Адәм шикелле,
Тыныч төнем-җәннәттән.
Әллә берәр гөнаһым бар,
Үч аламы Алласы?
Җәза күрәм, авыз итми
Сине – оҗмах алмасын…
Бер бәхетсез булдың син дөньяда,
Нишләсәң дә китә кирегә.
Ярдәм итә алмыйм, теләсәм дә
Бик бәхетле итеп күрергә.
«Күрешик тә, әйдә, киңәшик», – дим,
Тәкъдимемне кире кагасың.
Ияләштерүләр күп җиңелдер
Урмандагы бүре баласын.
Нәселеңнең булган гөнаһлары
Сиңа гына әллә төшкәнме?
Котың очар, әгәр сөйли калсам
Синең хакта күргән төшләрне.
Дөрес җирдән аны эзләмисең,
Белмәвеңә калам гаҗәпкә.
…Бәхетне бит була табып кына,
Биреп торып булмый әҗәткә…
Әйттем ич мин: «Бу җәйләрнең
Истәлеге мәңге яшәр!»
Инде беттем дигәндә дә,
Искә төшеп, сиңа дәшәр.
Хәлем китеп уйлап ятам:
Кышкы мунча, кәеф төксе…
…Мәтрүшкәле себеркедә
Каен белән чәчең исе…
Читать дальше