Бик борынгы чорда калган
Дәрт кабызган серле көче.
Юккамыни мәхәббәтнең
Иң татлысы – беренчесе.
Гел шатлыктан әллә торамы соң
Тормышыгыз, һәрбер көнегез?
Ничә күрсәм, тулган ай шикелле
Балкып тора күркәм йөзегез.
Карашыгыз – лазер нурланышы…
Кичерегез мине – куштанны.
Исемегез кемдер, әле белмим,
Якты ханым – үзем кушканы!
Хан кызының дәрт ташкыны
Өтеп алыр карашыңда.
Сөю кошы оя корган
Керфекләрең арасында.
Синнән гүзәл бер кыз да юк!
Үзең генә ышанмыйсың.
«Юкны сөйләп йөрмәле…» – дип,
Битәрләүдән бушамыйсың.
Син ышансын диеп, инде
Бүтән күзлек кииммени?
…Хан кызыннан кайтыш булсаң,
Килеп йөрер идеммени?
Яшьлек кирәк, бер-береңне табар өчен,
Тормыш кору – бергә казык кагар өчен;
Ә картлыгың – шул казыктан чыра телеп,
Кич утырып бергә учак ягар өчен.
Синең янга китеп барышым,
Сагынуга түзә алмыйча.
Тынычланмас, ахры, йөрәгем,
Ахырына кадәр янмыйча.
Ят кабилә кешеләредәй
Аңлашалмый нигә йөрибез?
Бер-беребез өчен туганбыз,
Сак белән Сок кебек үзебез.
Горурлыкны салып таптадым,
Кире борып җанны канатма.
Яңа сүзләр гел дә сорамыйм,
Җылыларын гына кабатла!
Күрү белән калдым гаҗәпләнеп,
Толымнарың – үзең озынлык.
Батырчылык иттем кагылырга –
Җәмгысы шул минем азгынлык.
Үкенмәдек шушы көнгә кадәр,
Шатлык кояшында кызындык.
…Толымнарың булды үзең буе,
Мәхәббәтең – гомер озынлык…
Озын иде синең чәч толымың,
Тезләреңнән хәтта астарак.
Боргаланып менгән тау юлына
Охшаттым мин аны баштарак.
Әллә ничек, шул юл синнән читкә
Алып китәр кебек юрадым.
Тараттым да куе чәчләреңне,
Арасына кереп югалдым.
Дөм караңгы, өстә җемелдәшә
Ике йолдыз – синең күзләрең.
Чәчләр ера-ера, юлга чыктым,
Чакыруларына түзмәдем.
Инде чәчең билдән калса да гел,
Син үрәсең, ә мин таратам.
Караңгыда янган йолдызларның
Серле җемелдәвен яратам…
Өметем юк инде хәзер
Сине кабат күрүемә.
Миңа дигән җылы хисләр
Сүнде синең күңелеңдә.
Эссе көнне сусыз калып
Шиңгән чәчәк хәлендәмен.
Тик шулай да сиңа атап
Булыр биргән хәерләрем.
Нишләтим соң, мәҗбүриләп
Буламыни яраттырып?
…Ә мин сиңа килер идем,
Яшәсәм дә кабат туып…
Мин гаепле, йөрәксенеп,
Синең янга килгән өчен.
– Синнән башка яши алмыйм,
Минеке бул! – дигән өчен.
Син гаепле, ризалаштың,
Кабул иттең кире какмый.
Кайсыбыз соң гөнаһлырак?
Шул сорауга җавап тапмыйм.
Нинди көч ул, нинди кодрәт,
Нинди дәрья, бармы яры?
Кемдер өстән әмер бирә,
Без үтәүче шуны бары…
…Гөнаһы да аңа булсын…
Үткәнеңдә синең казынмадым,
Сәбәпләрең яхшы беләсең.
Һәрвакытта сине бүгенгечә
Матур итеп килә күрәсем.
Ялгышларсыз яшьлек буламыни?
Үткән-беткән, искә төшермик.
Төпченсәм дә, барсын сөйләмәссең.
Синдә калсын, әйдә, тикшермик.
Гел битараф икән, димә ләкин,
Чын фикерне соңрак белерсең.
…Алла бар бит әле бездән өстен,
Хак җавапны аңа бирерсең…
Син дә мине уйлыйсыңдыр,
Мин сине уйлаганда.
Безнең хисләр балкыйдыр ул,
Аҗаган уйнаганда.
Ялтыр-йолтыр кабынсак та
Ишетелми тавышы.
Чатыр-чотыр килер идек –
Гомер көзгә авышты.
Яшен булып, сезнең якны
Ничек соң уратырга?
…Безгә калган хәзер бары
Аҗаган уйнатырга…
Юлларыңа чыгар идем,
Белсәм кайдан үткәнеңне.
Хыялланам күрер өчен
Горур атлап киткәнеңне.
Сүз әйтергә кыймадым бит,
Истә һаман сәбәпләре;
Күбәләге идең шул син
Күңелемдәге гөләпләрнең.
Сине уйлыйм, күзем төшсә
Горур басып киткәннәргә.
Кыюландым да бит хәзер,
Тик син генә – үткәннәрдә.
Күзләремне йокы ташлап китә,
Кара төндә ялгыз калдырып.
Хыялланып, таныш сурәт эзлим,
Йөрәк шәмнәремне яндырып.
Томан аша гына күренә дә
Югала ул, серле елмаеп.
…Яшәп түгел, аны уйлап кына,
Тумас борын, беттем олгаеп…
Сиңа бик тә рәхмәтле мин
Усал телле булганыңа.
Урмандагы тукран кебек
Тукып-чукып торганыңа.
Дөрес сүзне кабул итәм,
Янам, көям, бәргәләнәм.
Җаным хәрәкәткә килеп,
Дәрт уяна йөрәгемдә!
Каударланма, борчылма да,
Авыр түгел минем таләп:
Картаймасын дисәң мине,
Яшә шулай йөдәткәләп…
Читать дальше