Куерды кан, күшекте җан,
Дер калтырап торам үзем.
Чәрдәкләнеп китте тәнем,
Ничек түзим, ничек түзим?..
Иң кыйммәтле уйларыма
Бүгенгәчә юлдаш идең.
Арыслан булып килдем юкса,
Әбәү, хурлык… юаш, дидең.
Бер-береңә шундый тартыласың,
Татлы була сөю газабы.
Кемнәргәдер шушы омтылышның
Кызыл туйда бетә азагы.
Ике як та кала тынычланып:
Пар табылган тормыш итәргә.
Еллар үтә, хисләр тоныкланып,
Кайтып кала… бурыч үтәүгә.
Сусыз җәфаланган гөлгә охшап,
Уртак дәртләр шиңә, сулыга.
Тамырлардан кача яшәү дәрте,
Су сипсәң дә инде соң була.
Яшәү кирәктер шул бер-береңне
Сүндермичә, кат-кат тилертеп.
…Мәхәббәт тә нәфис гөл шикелле –
Бер корыса булмый терелтеп…
Юкка йөрмәгәнбез егет чакта,
Атна саен ярлар алыштырып.
Ничә төрле холык-фигыль белән
Карый алам сине чагыштырып.
«Чуар булгансың», – дип такма гаеп,
Эзләп табасы бит кадерлеңне.
Чагыштыру мөмкин булмаса соң,
Аңлар идеммени кадереңне…
Минем алачагым, синең бирәчәгең бармы?
Синең янга һәрчак тартылам.
Кояш нурларына кайчак әвереләм,
Янар йолдыз булып атылам.
Гаҗәпләнмә, һава тып-тын чакларда да
Чәч толымың куйса уйнаклап, –
Мин йөрим ул… Мыштым гына барып килсәм,
Уем белән сине кочаклап, –
Җаным тынычлана. Гыйшык утларына
Моңа кадәр минме түзмәгән?
Гел пышылдап тора кемдер колагыма:
– Шушы инде синең эзләгән…
Синең бирәчәгең, минем алачагым бардыр,
Эзләп килсәм, әллә гаҗәпме?
…Без, мөгаен, икәү дөнья каршысында,
Хода каршысында әҗәтле…
Гап-гади сүз, син сөйләсәң
Әверелә җырга.
Яктыргандай булып китә дөнья,
Туктый күрмә, җырла!
Гап-гади күз, ә карашың
Йөрәгемә каба.
Түзәм, түзәм, бер дә хафаланма,
Борма читкә таба.
Гап-гади бил… уйнакласа,
Чыңлап тора көе.
Сеңеп калсын дөнья хәтеренә,
Балет язам… бие!
Син – уңагай, мин – сулагай,
Ничек болай табыштык без?
Капма-каршы ике полюс,
Нәрсә уйлап кавыштык без?
Уң белән сул тартыша шул,
Ташлап чыгып киталмыйм һич.
…Бер акыллы, бер дивана
Бәхетле пар була, ди ич…
…Берәү булса, агу бирер иде,
Ә син миңа дару эчердең.
…Күрмәгәнмен –
ничә еллар буе
Үз янымда нинди җыр яткан!
Ә. Атнабаев
Ир-атларның шулай инде:
Акыл керә актыкта.
Яшь вакытта үтә-сүтә,
Хатын кирәк картлыкта.
Мин дә, бичә (вакыт җитте…),
Гадәтемне үзгәртәм.
Сакланып йөр, шигырь булыр
Җирләреңне күзәтәм…
Һәрнәрсәнең азагы бар,
Тәмамлана һәрбер ярыш.
Син килә дип уйлыйсыңдыр,
Бу бит минем китеп барыш.
…Синең аша китеп барыш…
Илле елдан соң да, искә төшсә,
Ток тоткандай куям калтырап:
Гомеремнең иң караңгы мәле –
Киткән чагың мине калдырып.
Ул егеттә нәрсә тапкансыңдыр,
Хур итте дә качты, ташлады.
Шул адымың картлык көнемәчә
Бетми торган яра таслады.
Хыянәтне кабат күп күрсәм дә
Яшәмәдем үч, зар оетып.
Син беренче идең… Аларны бит
Берничек тә булмый онытып…
Хак Тәгалә барсын җиргә салган,
Юкка кеше читкә ашкына.
Йолдызларга илтер дәрман табар
Карый белсә аяк астына!
Татар кешем!
Күзең ач та уйлап кара
Тагын да бер:
Ил тамыры, тел тамыры
Авылдадыр!!
И туган тел, и матур тел.
Г. Тукай
И туган җир, и матур җир,
Кендек каным тамган җир.
Атам-анам гомер иткән,
Бабамнардан калган җир.
Суларында коендырган,
Туендырган җайлы җир.
Иген уңган, җәнлек тулган,
Кара һәм ак майлы җир.
Татар җанлы вә иманлы
Оныкларга калыр җир.
…Бөтен гөнаһларым белән
Куенына алыр җир!
Дөнья ямен күреп, тоеп булмый
Ташпулатлар, дивар аркылы.
Күңеле дә, кочагы да ачык –
Авылда ул галәм акылы!!
Якынайгач метро ишегенә,
Булмый кире артка борылып.
Тизлек алган кешеләр ташкыны
Алып кереп китә суырып.
Син үзең дә анда үзең түгел,
Бер тамчысы көчле агымның.
Егылып та калган кешеләр бар,
Дөрес атламаса адымын.
Терек-терек чабу, кабалану…
Шәһәр халкының хәл хөртирәк.
Мин авылда шуны уйлап ятам,
Этми-төртми беркем… хөррият!
Читать дальше