Әдип зур осталык белән аерым бер чор яисә вакытның фараздай кабул ителерлек нокталарына кагыла, кызыклы әдәби сюжетлар тудыра, алар шул заманның җанлы образларына, сурәтләренә әвереләләр һәм безне – бөтен рухыбызны, батырлыгыбызны, җаныбызны – шунда алып китәләр. Вакытлыча гына булса да, үзебез дә шул чор, шул заманнарның җанлы шаһитларына, замандашларына әвереләбез. Шул ук вакытта әсәрләрдәге тормыш күренешләрен тик иҗатчы тарафыннан җанландырылган фараз яисә шартлы вариация рәвешендә кабул итәргә кирәклеге хакында да онытмыйбыз.
Авторның үзалдына укучыларны кызыксындыру, мавыктыру, билгеле бер тарихи чорның геройларына, шәхесләренә, хәлләре-вакыйгаларына, фактларына игътибарыбызны юнәлдерү бурычын гына куйган булуы да мөмкин. Әгәр дә шулай икән, монысы да кечкенә әйбер түгел. Ерактагы калын-калын катламнар астында күмелеп калган, чуар һәм буталчык тарих сәхифәләрен нәкъ булганынча төп-төгәл, тулы дөреслегендә ачып бирүгә әдәбиятчылар дәгъва итә алмыйлар һәм аңа омтылмыйлар да. Бу эш башлыча тарих фәне белән махсус шөгыльләнүчеләргә – профессионалларның үзләренә кала. Гомер көзләрен матур язларга әверелдереп яши белүче олы шәхес – Татарстан Республикасының халык язучысы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин – әнә шундый гадел тарихчыларның күзәтүләренә, ачышларына колак салырга тырыша һәм, дөреслек юлыннан барып, матур нәтиҗәләргә ирешә.
Рифат Сверигин, 2007
Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында
корбан булган шанлы татар халкының
каһарман улларына багышлыйм.
Автор
Безнең эраның I гасырларында төрек каганлыгы эчке сугышлар нәтиҗәсендә ике зур төркемгә бүленә. Төрекләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше, олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта, яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155–158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угор кабиләләре белән кушылып, көнбатыш төрекләрнең ил-дәүләтен төзи. Язма тарихка кереп калган бу күчештән соң 200 еллар үткәч кенә, көнчыгыш дала-җәйләүләреннән кузгалганда кибет-олауларын һәм хатын-кызларын югалткан төркиләр, куәтле көчкә әверелеп, биредә көн күрә башлыйлар.
Л. Н. Гумилёв
Ләкин монда инде аларны, Кытай тарихчылары кебек, «хуннар» яисә «унуклар» дип түгел, ә «гуннар» дип, ары таба «болгарлар», «кыпчаклар», бүген исә «татарлар» дип атыйлар. (Ассызык авторныкы.)
«Атаклы Атилла 395 елда туа. Мәңгүк атлы хөкемдар улы. Ул утыз өч буынга кадәр үзенең бабаларын белгән».
Весс Робертс. АКШның Хәрби һава көчләре киңәшчесе, фәлсәфә фәннәре докторы
Гуннар ханы Атилла кул астында корал йөртә алырлык 700 мең кеше була. Атилла сәясәтен тормышка ашыра башлаган гуннар бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Гуннар якынаюын ишетеп, халык кала-авылларын ташлап китә, күп очракта аларга сугышып торырга да туры килми… Ауропа озак вакытлар Атилладан куркып яши һәм аны күралмый. Данте Алигьери үзенең «Илаһи комедия» сендә болай дип яза: «Аллаһы Тәгаләнең Атиллага кулы җитте, һәм ул аңа җәзасын бирде». Ауропалылардан бигрәк тә венгрлар Атилланы горурланып искә алалар: «Без, көнбатыш кешеләре, Атилланың тулы һәм тирән мәгънәгә ия булган фикерләрен әле булса аңлап бетерә алмыйбыз». Цезарь да (никадәр данлыклы булса да!), Бөек Александр да Атиллага хас сыйфатларга тулысынча ирешә алмаганнар…
Весс Робертс «Гуннар императоры Атилланың лидерлык серләре» китабыннан
440 елларда Атилла утрак тормышка күчә. Ул Дунай елгасы буена «Илембул» дигән кала күтәртә. Халыклар бу каланы «Гунстан» дип йөриләр.
Автор
1
Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңга-сулга селтәнә-селтәнә, күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды: ике яктан да югалтулар күп булгангамы, «унуклар» дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатын-кызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар.
Читать дальше