Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин әдипнең күп әсәрләрен күздән кичереп, тикшереп чыга, аларның укучыны мавыктыру серләрен ачарга тели, һәм моның әлеге әсәрләргә бик мулдан салынган тойгы-фикерләр, бигрәк тә кешеләрне ярату, аларга карата игелеклелек, мәрхәмәт хисләре, кешелекле мөнәсәбәтләрдән башка була алмавын дәлилле исбат итә. Шулай итеп, ул М. Хәбибуллин иҗатының үзәген һәм алга таба үсеш юнәлешен һәм киләчәген бик дөрес билгели [3] Галимуллин Ф. Игелеклелек // Офыкларны алдан күреп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 130–146 б. .

Моның шулай икәнлеген 1976–1986 еллар аралыгында Казанда ике тапкыр татар телендә, Мәскәүдә өч тапкыр рус телендә китап булып басылып дөнья күргән «Чоңгыллар» («Водовороты») романыраслый. Әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйть әсәрне югары бәяләде.

«Чоңгыллар» романы басылып чыккач, Хәсән Сарьян аныкүп язмышлы, җитди проблемалы әсәр, бигрәк тә баш герой, колхоз җитәкчесе Талип Бикмуллин образы уңышлы эшләнгән дип билгеләп үтте. Әсәр безне дә Талипның уй-хыяллары, реаль эшләренә җәлеп итеп алып кереп китә, ә бу эшләр, бүгенге көндә дә гаять актуаль булган проблема – авылны яңача яшәтә башлау – аның тормышын индустриаль рельсларга күчерү мәсьәләләре белән дә бәйләнгән иде. «Роман әдәби яктан нык кул белән эшләнгән, һәм ул авторның әсәрдән әсәргә осталыгы үсә барганлыкны раслый. Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәби теле нык. Беркемдә очрамаган өр-яңа тәгъбирләре, чагыштырулары бар. Мин бу романны һич булмаган җитезлек белән укып чыктым. Чөнки андагы кешеләр язмышы күңелләргә үтеп керә – «тагы ни була, тагы ни була?» дип мавыктырып ияртеп алып китәләр» [4] Сарьян Х. Уеңны уйдырып сал… – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 18 б. .

Үз вакытында тәҗрибәле каләмдәшенең хәер-фатихасын алган М. Хәбибуллинга күңеленә якын һәм иҗади яктан өметле күренгән темаларны ачасы да ачасы гына иде бит?! Әмма ни гаҗәп! Нәкъ шушы үзенә зур уңыш һәм абруй алып килгән «Чоңгыллар» романы бүгенгәчә аның заман темасына язылган соңгы әсәре булып кала бирә. Әдип бу темадан бөтенләй читләшә, әлеге темага язудан туктый. Нәрсә булды икән соң?

Аның иҗатында зур борылыш ясала – ул алдагы иҗатын тулысынча тарихи романнар язуга багышлый. Әдип үзе моны болай аңлата: «Мине Таҗикстанга – дөнья читенә – язмыш үзе алып килгән булып чыкты. Мин мәктәптә тарих фәне укыта башладым. Ә дәреслекләрдә татарларга карата үтә ачы каһәр укыла. Еш кына дәрестә үк мине бимазалы уй баса иде. Безнең татар бабаларыбыз шул чиккә җитеп явыз булганнар микәнни?.. Үзем сөйлим, үзем бабаларыбыз турында уйлыйм. Нигә аларны Русия тарихчылары шул дәрәҗәгә җитеп яманлыйлар. Мин еш кына бабаларым өчен ояла идем, чөнки ул вакытта Русия тарихчылары язмаларына ышана идем әле. Алар ничек язган, шулай булгандыр кебек тоела иде» [5] Хәбибуллин М. Әдәбиятка юл салганда (үткәннәрдәге мизгелләр). Кулъязма. .

Шул вакытта ул тормышында һәм иҗатында зур рухи борылыш ясаткан затларны – татар халкының чын тарихын яхшы белүчеләрне – Оренбург имамы Мөхәммәтҗан аксакалны, Габдрахман Таһирҗановны һәм олы галим-тюрколог Лев Николаевич Гумилёвны очрата. Аларның дәресләрен, лекцияләрен тыңлый, ихластан әйтелгән киңәшләрен ишетә, кыйммәтле тарихи чыганаклар белән таныша. «Болар минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма яңа ялкын өстәп җибәрделәр, – ди әдип. – Мин монысын да янә язмышыма юрадым. Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, бу олы галимнәрне миңа Аллаһы Үзе җибәргәндер дигән фикергә килдем».

Шул көннән башланган әлеге ялкын сүнми-сүрелми – әдип иҗатын яктыртып тора. Л. Н. Гумилёвның «әдәби әсәрләр аркылы чын тарих мәгълүматларын үз халкыгызга тизрәк җиткерә алырсыз» дигән сүзләренә колак салып, М. Хәбибуллин дөнья галимнәре туплаган төрле чыганаклар буенча тарихны ныклап өйрәнергә, эшкәртергә, тәртипкә салырга керешә. Бу эзләнүләрнең беренче нәтиҗәле җимеше буларак 1985 елда «Кубрат хан» романы туа.

VI гасыр азакларында болгар ханы Кубрат, Таман ярымутравы, Азов диңгезе буйларын һәм Тын елгасының түбән якларын биләп, Бөек Болгар дәүләтен төзи. Бу урында без сүзне тарихны яхшы белүче Әбрар Кәримуллинга бирик: «Кубрат хан турында Мөсәгыйт архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күп мәгълүматлар җыя. Һәм, ниһаять, үзе хыялланган «Кубрат хан» романын язарга керешә. Әнә шунда аның күз алдында борынгы бабаларыбызның төс-йөзләре генә түгел, шөгыльләре, кием-салымнары, холык-фигыльләре, ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп, тереклек итүләре җанлана башлый. Әмма әле ул Кубрат ханнан ераккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки-татар бабаларыбызның бик борынгылары – гуннар, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә. Чөнки Кубрат хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, моңа да ачкыч табыла. Миңа калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез, Кытай чыганаклары тора. Икенче урында – фарсылар, өченче урында – әрмән һәм Рим-Византия тарихчылары, дүртенче урында – гарәпләр, бишенче урында – руслар, алтынчы урын биреләдер татар галимнәренә. Әнә шуларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра-фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып булыр кебек миңа. Мөсәгыйт Хәбибуллин исә моңа әдәби образлар аша ирешеп ята» [6] Кәримуллин Ә. Татар тарихына килгән әдип: китапка сүз ахыры // Хәбибуллин М. Хан оныгы Хансөяр: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 248 б. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x