Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мөсәгыйт Хәбибуллинның тормыш юлы, чуар калейдоскоптагы сыман, кырыкка кырланып, гел алмашынып, үзгәреп торучан. Башта чирәм җирләрне үзләштерү кампаниясенә кушылып китеп, ул чынлыкта туган авылына кайтып төшә, чөнки бу җирләр дә сөрелмәгән чирәм икән. Авылда ул электрик та, инженер-механик та, шофёр да. Кичләрен клубка җыелалар, спектакльләр куялар. Пьесаларны Мөсәгыйт үзе яза. Кыш кергәч, авылдан авылга йөреп, спектакльләр уйныйлар. Ул арада армиягә барырга вакыт җитә һәм… Мөсәгыйт тагын яңа роль үзләштерә: Курил утраулары янына барып чыга һәм зур десант корабльләренең берсендә сигналчы булып хезмәт итә башлый. Әмма, бәхетебезгә күрә, илдә яңа җилләр куба – армияне кыскартырга керешәләр. Аңа офицерлар мәктәбенә керергә тәкъдим итәләр, әмма булачак әдип баш тарта һәм бик дөрес эшли. Минем ышануымча, язмыш аны берничә тапкыр дөрес юлга этәргән, әлбәттә, хәрбиләр арасында да, спорт дөньясында да ул танылмый калмас иде, әмма әлеге очракларда татар әдәбияты, мөгаен, бер олы әдибен югалтыр – Мөсәгыйт Хәбибуллинсыз калган булыр иде.

«Язмыш мине яңадан Татарстанга алып килде, – дип яза автор үзенең истәлекләрендә. – Һәм һич уйламаганда бөтенләйгә калдым».

«Бер елга якын йөк машинасында эшләп алдым. Аннары мине механик иттеләр. Тагын бер елдан фатир бирделәр. Янә бер ел үтүгә, мине Баулы район газетасына эшкә чакырып алдылар. Менә кайчан миңа «язу чире» кагылды. Мин тормышымда күргән-белгән гадәти булмаган хәлләр турында хикәяләр язарга тотындым» [1] Хәбибуллин М. Әдәбиятка юл салганда (үткәннәрдәге мизгелләр). Кулъязма. .

Нәкъ тиешле вакытында, булачак әдип әлегә җиде юл чатында торганда, аңа әдәбиятыбызның күренекле шәхесләре белән очрашырга насыйп була. Шагыйрь Сирин, укытучы-галим ШәйхиСадретдинов, язучылардан Гариф Ахунов, Гамил Афзал, аңа кыйммәтле киңәшләрен биреп, белем һәм әдәбият дөньясына кереп китәргә ярдәм итәләр.

Әмма әдәбиятның олы мәйданына чыгып танылганга кадәр бик күп борылмалы сукмаклар, киртәләр, каршылыклар аша узарга кирәк була. Тормыш дигәнең егетне әле уңга, әле сулга ора. Аларның төп бәһасен – һәм зыянын, һәм файдасын дигәндәй – барысын бергә кушып карап, автор үзе генә бәяли һәм үлчи алгандыр. Тик, безгә калса, шул тормыш дигән казанда кат-кат кайнау язучыга бүгенге югарылыкларга күтәрелергә ярдәм иткән кебек тоела. Чын, олы әдәбиятка аз гына соңлабрак аяк басса да, тора-бара икеләтә-өчләтә дәрт һәм көч салып эшләп, Мөсәгыйт Хәбибуллин теге калышу яисә «югалту» ны артыгы белән компенсацияләчәк, ягъни иҗат активлыгын кушып, укучыга артыгы белән «түләячәк». Дөресрәге, моны югалту дип тә булмый, чөнки ахыр чиктә нәкъ менә тормышның үзеннән чумырып алынган байлык, тәҗрибә аның иҗатына реаль буяулар, төсмерләр өсти, әсәрләрендә гәүдәләндерелгән характерларга дәлилле куәт, ышандыру көче сала, аларны тирән кешелеклелек идеяләре белән сугара.

60 нчы еллар ахырында, бигрәк тә 70 нче елларга чыккач, М. Хәбибуллин прозаның төрле жанрларында шактый кызыклы тәҗрибәләр ясый. Аның «Гөлсәхрә», «Киселгән каен», «Казан алмады», «Туй балдагы», «Яңа өй», «Өченче вагон» хикәяләрендә заманыбыз кешеләренең хәтердә калырдай образлары чагылып үтә— автор төрле профессиядәге һәм тормышка төрлечәрәк, үзенчәрәк караучы кешеләрнең эш-гамәлләрен психологик яктан ышандырырлык итеп нигезләүгә ирешә.

«Хәтер ярлары» (1977), «Унсигезенче яз» (1969), «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970) повестьлары, бигрәк тә «Чоңгыллар» (1973) һәм 80 нче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» (1983) романнары прозабызга тормышны бик яхшы белүче һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы геройлар образлары аша аңлатырдай каләм остасы килгәнлеген хәбәр иттеләр. Бу иҗат башка каләм әһелләренең, тәнкыйтьчеләрнең, тәҗрибәле әдәбият галимнәренең игътибарын да җәлеп итте. Каләмдәшләреннән Гариф Ахунов, Рафаэль Мостафин, Атилла Расих, Фәрваз Миңнуллин, Флүн Мусин, Хәсән Сарьян, Мансур Вәлиев, Фоат Галимуллин, Мәхмүт Әхмәтҗанов, Фатих Урманчиев, тарихчы галимнәр Әбрар Кәримуллин, Фаяз Хуҗин әдәбият сукмакларыннан үзенчәрәк атлап киткән, әле һаман да күпләргә яшь әдип булып тоелган Мөсәгыйт Хәбибуллинга кыйммәтле киңәшләрен бирергә ашыктылар, әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне алга таба булдырмау ысулларын эзләштеләр, уңышларын күреп сөенештеләр.

Һәр яңа әдәби күренешкә аеруча сизгер тәнкыйтьчеләрдән саналган Фәрваз Миңнуллин «Яңа өй» хикәясен укып, болай дип яза: «Язучы геройларның үзара мөнәсәбәтләрен, эчке кичерешләрен бик оста сурәтли, ул мәхәббәтнең һичкем башына килмәгән якларын ача, кеше күңеленең, кеше җанының әллә кайдагы тирән упкыннарына барып җитә» [2] Миңнуллин Ф. Хикәя һәм хикәячеләр // Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 60・61 б. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x