Атилла олан боларның берсен дә рәтләп күрмәде дә, ишетмәде дә, аның күз алдында кояш нурларында ялт-йолт итеп торган, тураннар күңелендә сихри вә могҗизаи көчкә ия булган Тәңре кылычы кисәк илаһиланды, гүя телгә килде, әле йөз-нуры күккә барып тоташты, әле далага сузылып ятты, әле ялкынланып, дөрләп яна башлады. Олан янында басып торган тимерчеләр башы Тугран, Атилла оланның кылычка карап сихерләнүен күреп, олан иңенә кулын салды һәм тыныч кына, гүя аңа әйтмәгәндәй:
– Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, – диде.
Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы, тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек, кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты:
– Тәңре кылычын син ясадыңмы?
Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм, бала ишетелерлек кенә итеп:
– Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә бер сүз дә әйтмисең, – диде.
– Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы.
Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты һәм күлмәге аша тойды: оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды.
– Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы, нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса.
– Тәңре язар, язар, – диде Атилла олан, торган саен кыюлана төшеп.
Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән кулын алды, янә күзләренә карады.
– Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атам-анам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы, бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген.
Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп:
– Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде.
Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды.
– Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! – диде оста, булган хәлгә баладан битәр үзе таң калып.
– Итте, итте, оста, итте! – дип, баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан.
– Олан, – диде оста, янә як-ягына каранып алды. – Мин ул кылычны сиңа табармын. – Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: – Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең… Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, башбирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең… Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга.
– Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар?
– Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны, теге бичаралар үлгәнче, тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны «ике аяклы хайваннар» дип җәберлиләр.
– Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы?
– Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр.
– Халкым да, баш тимерче Тугран!
– Әйе, халкың да, халкың да, олан.
Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да:
– Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, – диде һәм тимерченең кытыршы каты кулын кысты.
Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр, ак киезгә утырткан килеш, түбән таба алып төштеләр һәм, Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала, тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде.
Читать дальше