Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Көнбаш атакай киткәнгә җиде көн дигәндә хан түзмәде, ат менеп, Идел ярына таба кузгалды. Ишләре иярәсе иткәннәр иде, аларга кул селтәп кенә калырга кушты. Аның ни сәбәпледер ялгыз гына Идел ярына чыгасы килә иде. Күк йөзе чалт аяз, баш очында тилгән тирбәлә, колак түренә төшеп диярлек тургай сайрый. Әллә талгын гына күктә тибрәлгән тилгән, әллә тургай моңы йөрәкне парә-парә телә. Әнә шунда ул елганы кичүче Көнбаш атакайны күрде, күрде дә тыелгысыз дәрт белән аны көтә башлады. Көнбаш атакайны сармат егетләре каекта чыгардылар. Мәңгүк хан шактый текә ярдан аты белән аның янына төште, картның елмайган күзләренә карады.

– Йә-йә, ни йөк алып кайттың ханыңа, атакай?! – диде, сабыры төкәнеп, Мәңгүк хан.

– Әүвәл йортыңа алып кайт, бер чокыр булса да кымызың эчер, – диде Көнбаш атакай, һаман исә мыек астыннан елмая төшеп.

Кайтыр юлда ук, ат йөгәненнән тотып янәшә атлаганда ук, Көнбаш атакай Мәңгүк хан зарыгып көткән хәбәрне ирештерде. Көнбаш атакайны Сафура бикә үзе каршы алган икән. Атасы Сармат хан вафатыннан соң, бәк титулын алып, тәхеткә Бәһрам баһадир утыра, әнә шул кеше Сармат хан фатихасы белән Сармат хан кызы Сафурага да өйләнгән. Үзләре болай тату гына торалар, ди, тик менә дәвамнары гына юк икән.

Еллар үтеп, көнчыгыш тарафында көн күргән кардәшләрен яклап йөргән арада, туган якларында калган колак тешләшкән насыйбы кияүгә дә чыгып өлгергән икән шул. Көтмәгән булып чыга инде. Хәер, Мәңгүк хан үзе дә әүлия була алмады, ул арада ике хатынга өйләнергә өлгерде.

– Ярый, бихуш, атакай. Йомышым йомышлаган өчен мең рәхмәт сиңа! Иртәгә, көн-кояшны каршы алгач, табын җыярбыз һәм барысын да уртага салып сөйләшербез.

Ләкин Көнбаш атакай Мәңгүк ханнан тиз генә чыгып китмәде. Сарматлар ыстанында Дәян атакайны күрүе, тегенең авыр хәлдә урында ятуы турында әйтте. Ләкин Мәңгүк хан аны тыңлады да, тыңламады да, аның бөтен уй-зиһенен Сармат хан кызы Сафура биләп алган иде. Җитмәсә, кымыз янында Көнбаш атакай Сафура бикәнең гүзәллеге хакында, авыз суын корытып, Мәңгүк ханның болай да сагышлы йөрәгенә үкенү вә үртәлү хисләре коя-коя сөйләп утырды.

Көнбаш атакайны озаткач та Мәңгүк хан тынычлана алмады, ахыр янә, ат менеп, Идел ярына таба чапты. Ярсу йөрәген тыяр әмәл тапмагач, ыстаннан ерагаюга һәм Идел-елгага якынлашуга, атын тыя төште дә сагышлы-озын көйгә җырлап җибәрде. Көр тавышлы, моңга бай аһәңле җырчы иде Мәңгүк хан. Аны еш кына табыннарда да җырлатырлар иде. Тик атасын күмгәч җырларга кыймый йөрде. Ә менә бүген күңеле тулы хистән ни кылырга белми җырлап җибәрде. Җыр тавышы ыстанга ук барып җитте, унуклар халкы йортларыннан йөгерешеп чыктылар, хәтта сарматлылар ягында да бу җырны тыңлыйлардыр кебек тоелды Мәңгүк ханга, һәрхәлдә, бу җырын ул үсмер чактагы мәхәббәте Сармат хан кызы Сафурага багышлаган иде.

Җырлап туктагач, бертын Идел буйлап атын атлатып барды да, малкайны җан-фәрманга чаптырып, берара уратып килде. Ыстанга кайтып төшсә, карты-яше аны каршыларга чыгуларын күреп, үзе дә аңлап җиткермәгән уңайсызлану тойды.

– Тагын, тагын җырла әле, хан, җырла әле! – дип кычкырдылар ханга, әмма ул аларга кул гына селтәде, атын җилле генә юырттырып, йорты янына җитте, тезгенен багучысына ташлады да, йортына кереп, баш астына күн мендәр ташлап, ике кулын баш астына куеп, төнлек аша күк йөзенә карап уйга калды. Берәү дә хан янына керергә кыймады, барысы да ишеткәннәр иде инде, колак тешләшкән Сармат хан кызы Сафура Мәңгүк хан сугышып йөргән вакытта шаһзадә Бәһрамга кияүгә чыккан— ханның шуңа кәефе юк, моңсулана, сагышлана…

Унуклар ханы Мәңгүк башына бер Сафура бикә кайгысы гына төшмәгән иде. Ул хан, һәм ул үзен генә кайгыртырга тиеш түгел иде. Унукларның азамат егетләренә хатын-кызлар кирәк, бүген, хәзер, юкса ыруың белән юкка чыгуың бар. Әйе, куәтле иде унуклар, далада данлы кавем иде, хәзер исә таралу алдында тора. Ни кылырга тиеш ул? Хан ич ул, хан! Халык аннан нидер көтә, нидер өмет итә.

Күзне йомып, йөз оятын садагына яшереп, Сафура бикә каршына баш иеп барыргамы, әллә, барысына да кул селтәп, җизнәсе угорлар илтотары Куришка юнәлергәме? Куриш җизнәсендә дә хатын-кыз бар, бәхәссез, җизнәсе аның үтенечен кире какмас, ипле кеше булып хәтерендә калган. Шул ук вакытта күңел төпкелегендә Сармат хан кызы Сафураны күрү теләге дә бертуктаусыз көйри. Бер уйлаганда, аның моңа хокукы да бар – үсмер чактан ук ярәшкән кыз. Аталары Шимбай хан кан кардәшләре Ашин ыруына ярдәмгә кузгалмаган булса, бик ихтимал, ул Сафура белән кавышкан да булыр иде, һәм даладагы ике зур кавем, кушылып, Рим кадәр Римга янарлык кавемгә әверелгән булырлар иде. Ахыр чиктә Ашин ыруына Шимбай хан барыбер ярдәм итә алмады. Алар җиңелделәр. Җиңелеп кенә калмадылар, хатын-кызларын һәм олауларын да югалттылар. Бу кичерерлек хәл түгел иде. Моны атасы Шимбай хан орыш кырында ук аңлады һәм, чарасыз калып, дошманга ташланган иде. Тәңре үзе тартып кертте бугай аны, чарасыз итте. Әллә соң, барысына да кул селтәп, үткән эшкә салават дип, Куриш җизнәсе ыруына барып кушылыргамы? Күңеле сизә, җизнәсе аны колач җәеп каршы алачак… Тик анда син үзең дә, халкың да кем була инде?.. Унуклармы, угорлармы? Кардәш булсалар да, угорларның тел-лөгатьләре генә түгел, йолалары да төркиләргә ятрак. Ә менә сарматларга барып кушылсалар, унуклар бер халык, бер кавем булып китәчәкләр – телләре дә бер, йолалары да. Димәк, башта бәхетне сарматлар белән сынап карарга кирәк булыр, ахыр килеп, кияүдә булса да, Сафура да анда, аны күрәсе килә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x