Көнбаш атакай табындагыларның барысына да күз йөртеп чыкты, ахыр, карашын Мәңгүк ханда туктатып, кыю рәвештә:
– Син – хан, калганын үзең хәл ит, – дип котылды.
Мәңгүк хан, муены авырткан кешедәй, башын боргалап куйды, угланнарына күз төшереп алды. Уң кул кырында ук Рухил утыра, аның белән янәшә Рамул, Биләү… кая югалды Атилла олан, абалары белән утыра иде ич?
– Төпчек олан тимерче Тугран янына китте, – диде ханның күз карашыннан ук кемне эзләвен аңлап алган Көнбаш атакай.
– Хуш, – диде хан. – Хуш.
Ни әйтергә тиеш ул меңбашларына вә йөзбашларына? Бу халык аның белән соңгы елларда ут һәм сулар кичте. Атасы Шимбай тәкәбберлеге аркасында ыруын югалта язды. Ярый Шимбай хан үзе сугыш кырында шәһит китте. Әйе, шәһит китте дә котылды. Инде хәзер кулына Тәңре кылычы күчкән Мәңгүк хан нишләргә тиеш? Баш иеп, йөз ертып Бәһрам бәк каршына барсынмы, йә булмаса, борынгы бабалары кебек, тирә-юнь ыру-кавемнәрдән хатын-кызлар урларга керешсенме?.. Юк, ул башка юлны сайларга тиеш, күршеләр белән килешеп яшәргә, кызлар бирешергә, кызлар алышырга.
– Меңбашларым, баһадирларым, осталарым, угланнар, – дип башлады Мәңгүк хан табындагыларны күздән кичергәннән соң. – Дошман безне соңгы орышта күп нәрсәдән мәхрүм итте. Бүген без ялгыз калган байгыш хәлендә. Без, Тәңребез язган булгангамы, борынгы бабабыз Угыз хан язмышын кабатладык. Кайчандыр Угыз бабабыз да, ил-кавемнәрен югалтып, көнбатыш тарафларында җәйләргә мәҗбүр булган, һәм, ил-дөньяны гизә-гизә, Җаек һәм Идел елгалары арасында төпләнеп калган. Әйтергә телим, бире төбәкләрдә көн күргән угор һәм сармат кавемнәре белән Угыз хан бабабыз килешә белгән. Көнбаш атакай, Сакмар меңбаш, шулай булганмы, куәтләгез әйткәннәремне?
– Булган, булган, хан, – диделәр беравыздан диярлек Көнбаш атакай белән Сакмар меңбаш.
– Шулай булгач, бүген унуклар нишләргә тиеш соң?
– Без куәтле ыру, хан, – диде Көнбаш атакай. – Минем әйтергә теләгәнем шулдыр, хан, баш иеп бару, баш иеп килү түгел. Ахыр килеп, сары чәчле сармат кызлары гомер-гомерләренә унукларның асыл егетләренә теләп кияүгә чыктылар. Миңа калса, хан, бүген сарматлар тәхетендә утыручы Бәһрам бәк тә унукларның егетләренә кызларын кызганмас. Күрше хакы – Тәңре хакы, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, без дә үз чиратыбызда аларга ярдәм кулы сузарбыз.
Сармат бәге Бәһрам белә, иң яхшы укларны, иң үткен кылычларны, ат-кара дирбияләрен унук тимерчеләре ясый. Арба-тәгәрмәч турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук вакытта бериш егетләребез угорлар тарафына юнәлер.
– Хак әйтәсең, Көнбаш атакай, хак сөйлисең. Угорлар белән безнең бабаларыбыз борын-борын заманнардан ук кызлар биреп, кызлар алышып яшәгәннәр. Унуклар башында атам Шимбай хан торганда да шулай булды, ары таба да шулай булыр. Куриш җизнәй дә, Айгөл апам да егетләребезне бик теләп каршы алырлар.
– Угор илтотары Куриш кырына кызлар сорарга мин барырмын, минем анда күз төшкән затым калган иде, – диде Сакмар меңбаш.
– Ашыкмый тор, Сакмар меңбаш. Сарматлар угорларга караганда күп тапкыр куәтлерәк, кавемнәре дә ишле, биләгән җирләре дә дала өстенә дала ялгана. Аннары сарматлар безнең тел ырудашларыбыз, ә угорлар телен белгәнебез белә, белмәгәнебез белми. Хак, син анда Куриш җизнәй үтенече белән ике ел гомерең уздырган идең, угор егетләрен атта орышырга өйрәттең. Хак, сиңа анда бару кулайрак. Хак сөйлимме, Сакмар меңбаш?
– Хак, хак, Мәңгүк хан. Атаң чорында мин Куриш илтотар егетләрен атта орышырга гына өйрәтмәдем, уктан алырга да өйрәттем, аркан ташларга да.
– Ә миңа, атам, сармат кызлары ошый төшә, сары чәчле сармат кызлары, – дип сүзгә кушылды Рухил углан.
– Миңа да, – диде абасы артыннан Биләү углан.
Мәңгүк хан Рамул угланына күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Рухил углан белән Рамул угланнарының яшь аралары ерак түгел иде. Шуңа күрәме алар бертигез булып үстеләр, бер елда диярлек билләренә кылыч тактылар. Хәер, Биләү углан да алардан бик аз калыша, ул да быел кылыч такты. Димәк, яуда катнашырга хакы бар. Бары тик Атилла олан гына абаларыннан нык калыша, яңа тугызынчы язына аяк басты. Бу бала һәрчак тимерче Тугран янында урала, әле дә, табынны ташлап, тимерче алачыгына тайган. Әйдә, өйрәнсен, тимер эше тилмертмәс, диләр. Ә менә уң кулында утырган угылларына өйләнергә бик вакыт. Алар яшендә Мәңгүк ханның ике углы бар иде инде. Мәңгүк хан үзе биленә кылыч таккан елында өйләнгән иде… Тик угланнарның өчесен дә сарматларга ияртеп бару килешмәс. Типсә тимер өзәрлек угланнарны күреп, Бәһрам бәкнең көнләшеп куюы бар иде. Җитмәсә, Көнбаш атакай, Бәһрам белән Сафура бикәнең дәвамнары юк, диде. Ни гаҗәп хәл, Көнбаш сарматлар ыстанына барып кайтканнан соң, Мәңгүк ханның төшләренә төн аралаш диярлек сары чәчле Сармат хан кызы керә башлады. Күрмәс борын әсир итеп ята түгелме унуклар ханын сары чәчле сармат кызы! Угланнарын өйләндерәсенә шикләнми иде Мәңгүк хан. Ә менә үзе ни кылыр, яше яшь булса да, күңел дигәнең хатын-кызга тарта. Әллә нишләп хатыннары да вакытсыз китеп бардылар. Рухил белән Рамул беренче хатыннан булсалар, Биләү белән Атилланы икенче хатыны бүләк итте аңа. Рухил белән Рамулны алай да угорлардан өйләндерергә булыр, ә Биләү угланны үзе белән сарматларга алыр. Хак, Айгөл апасының: «Нигә Биләү угланың да бездән өйләндермәдең?» – дип үпкәләве бар. Күрше-күлән халыкларының кызлары унуклар егетләренә кияүгә чыгарга һәрчак атлыгып тордылар. Дан-шөһрәткә күмелгән кавем иде ич… Хәер, язганын Тәңрегә тапшырыйк, бүген дә борып җибәрмәсләр дигән өметтә калыйк.
Читать дальше