– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Якимкә агай…
– Һәм синең кулыңда, хан, синең кулыңда…
Илһам хан турсаебрак утырды, моны илче Яким күрми калмады. Яшь ханны да мин-минлек чире читләтеп үтмәгән икән. Хәер, кайсыбызда юк ул чир, Аллаһы Тәгалә аны барыбызга да биргән, беребезне дә кимсетмәгән. Гади халык аны кешегә күрсәтергә куркыбрак йөрсә, ханнарның исә бу чир йөзләренә үк бәреп чыга.
– Шөһрәтлем Илһам хан, абаң әмир Хаҗига кылыч күтәрергә теләмәвеңне хуплыйм, пәйгамбәрләргә тиң акыл белән эш итәсең. Әмма Юрий кенәз мине аңлармы? Нә бәрабәренә килергә тиеш ул Ашлыга яу белән?.. Яу булгач яу булыр инде ул, кан-җан коймыйча булмас…
– Чуен коючы синең кулда булыр, Якимкә агай.
Илче Яким ачкан авызын ябалмый бермәл ханга карап торды, ул хан әйткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белми торды, күрәсең. Ахыр килеп, тәвәккәлләде: ышанырга булды.
– Мин риза, хан. Кайчан телисең, шулвакыт Юрий кенәз дружинасы белән Ашлыда булыр.
Яким Күчтем урыныннан купты, Илһам ханга түбәнчелек белән баш иде һәм ханга көмеш балдак сузды. Илһам хан балдакны үрелеп алды, учына кысты һәм янәдән учын ачты. Зөбәрҗәт кашлы көмеш балдак, бәясе күп булса биш-алты алтындыр.
– Эш бәядә түгел, хан, – диде, ханның гаҗәпләнә калуын күреп, илче Яким. – Эш вәгъдәдәдер. Нәкъ менә шундый икенче бер балдакны күрсәткән кешегә чуен коючыны биреп җибәрерсең.
Илһам хан балдакны алды, дәшмәде, авыз эченнән генә: «Әлхәмделиллаһи, мәгънә бир», – дип, урыныннан купты һәм илче Якимгә кул сузды.
18
Яким Күчтем хезмәтчеләре һәм үзен озатучы сакчылары белән Болгар каладан иртән иртүк чыгып китте. Кәефе шәптән түгел иде. Теләгенә ирешә алмады, әмма бөтенләй үк буш кул белән дә кайтмый иде. Яким Күчтемнең әле булса хәтерендә, җизнәләре Андрей Боголюб ун ел эчендә ун тапкыр яу чапты: ике тапкыр Киевка, ике тапкыр Болгарга, ике тапкыр Новгородка. Тоташ өч ел буена сугышты, өч ел кан-җан койды, өч ел халыкны рәнҗетте. «Бусурман болгар» ны гына түгел, христианнарны да, үзе табынган диндәге халыкны да рәнҗетте. Аклап буламы аның бу яуларын? Юк. Болгарга яу чабуын акларга булыр да иде әле, ә менә Киев белән Новгородка яу чабуын Яким Күчтемнең аклыйсы килми. Юрий кенәзнең Ашлыга яу килүе, бәлки, хәерлегә булыр, халык рәнҗемәс, хуплар. Ханның теләген Яким Күчтем, урыс халкы вәкиле буларак, хуплый бит. Дөрес, Яким илче беркайчан да кенәз вә ханнарга ышанып җитмәде. Ә үзе аларга һәрчак игелек теләде, әмма алар аның кадерен белмәделәр, теге яктан да, бу яктан да сәүдәләренә кул салдылар, таладылар. Әйе, сәүдәгәрләрне һаман рәнҗетәләр. Ә бит илне баетучы халык сәүдәгәрләрдер. Әйе, әле үсмер чагында ук Яким Күчтемнең ышанычын Юрий Долгорук акламады: атасын үтертте. Аннары Андрей Боголюб кенәз Афанасий энесен дар агачына асмакчы итте. Менә хәзер Юрий кенәз нишләр? Ашлыга яу чабарга теләрме? Аңа да бик үк ышанып җитми иде Яким. Бабасының исемен алган Юрий Всеволодович бераз куркаграк, агасы шикләнүчәнрәк кеше. Бәлки, Яким Күчтемгә булган шиге Андрейны үтерүдә катнашудан киләдер. Алай дисәң, кенәзнең атасы Всеволод та, кылыч тотып ук булмаса да, абасы Андрейны үтерүдә иң теләп катнашучыларның берсе иде. Кем белми бу хакта?! Яшь Юрий кенәзме?! Беләдер, белми булмас. Илчесе итеп аңа, Якимгә, атасы кебек үк ышануы да шуны раслый. Константин кенәз исәптә түгел, ул Яким карт өчен гомумән ят кеше иде. Әйе, Яким Ульдәмирдә юк арада, Константин кенәз Юрийны Городец каласына куган. Билгеле, олуг кенәзлектән кемнең дә үзе теләп баш тартасы килми. Ульдәмир каласыннан ул бер дә китәргә теләмәгән. Константин каланы яулап алган, кенәзнең өй-каралтыларына ут салган. Димәк, Юрий кенәзнең китүенә кала халкы каршылык күрсәтмәгән. Яким Күчтем боларның барысыннан да хәбәрдар иде, әмма барыбер ни сәбәпледер ул Ульдәмиргә кайтырга ашыкмады, ул үзе хезмәт итә башлаган Юрий кенәз янына юнәлде. Күңеле белән ышана иде, Константин башкалада озак утыра алмас, чөнки чыгышы белән бу кенәз Ростовтан, ә Ульдәмир халкы килмешәкләрне гомер-гомергә яратмады. Ләкин әлегә Константин кенәз Ульдәмирдә иде… Димәк, олуг кенәз әлегә ул. Яким Күчтем исә Болгарга олуг кенәз йомышы белән килгән иде. Константин кенәз аның Болгар сәфәрен беләме – Якимгә монысы караңгы иде. Шуның өчен аңа Юрий кенәзгә юл алу хәерлерәктер. Ул җибәрде бит. Шул ук вакытта Константин да Ульдәмир-Сүздәл тәхетенә утыруга, аның шәхесе белән кызыксынмый булмас. Яким Күчтем кенәз сараенда вак кеше түгел ләбаса. Бәлкем әле, Константин кенәз аның артыннан да җибәрер, ике ил хәлләрен киңәшәсе булса?.. Шунда муенындагы тәресен өзеп, бусурман динендә йөргән Афанасий энесе турында да, чуен коючыга бәйле вакыйгаларны да аңа ачмый булмас. Димәк ки, Якимгә туры Городец каласына юнәлү дөресрәктер. Башта ул Юрий кенәзне Ашлы каласына яу чабарга котыртыр. Яу уңышлы чыкса, моңа Яким ышана иде, яшь кенәзгә кабат Ульдәмир тәхетенә юл ачылыр. Өйләдән соң Иделне кичтеләр. Шуннан соң илче Яким иркенләп сулыш алды һәм су буенда кунарга булды. Боерыкны олауларга җиткерделәр, тегеләр, шау-шу килә-килә, атларын тугарырга, казан асарга керештеләр. Яким Күчтем инде саргая башлаган чирәмгә кырын төште дә аргы якта калган җансакчысы Тимушканы исенә төшерде. Ульдәмирдән бергә чыккан йөзгә якын сугышчыдан ул никтер аны бик якын итә иде. Тимушканың да аңа бирелгәнлеге күз карашында ук чагылыр иде. Харап булды, мескен.
Читать дальше