– Анысы миңа караңгыдыр, ханиям, урлый белгәч таба да белсен, ил өстенә килгән бәла түгел, иншалла, җае чыгар, бала исәндер, ерак китмәгәндер. Азатларыңны чакыртып ал, ханиям, кеше көлдереп, кияүгә чыгып, балага узган кызыңны эзләп йөрмәсеннәр. Ә моңа шарт куй: йә Назлыгөлне таба, йә…
Ни өчендер Дәүран ханбикә Зөбәрҗәт аягына төште. Бухәлгә аптырабрак калган ханбикә беренче тапкыр калтыранган бармаклары белән останың башына кагылып алды һәм шундук кузгалып китте. Дәүран бертын тезләнгән килеш торды. Ул ханбикәнең үзенә кагылып куюын һәм ят итеп түгел, үз итеп, якын итеп кагылуын тойды.
– Мин аны табармын, анам, – диде Дәүран һәм тавышы калтыранып китүдән куркып калды: – Мин аны йөрәгем белән эзләп табармын. – Аягүрә басты, әүвәл – ханга, аннары ханбикәгә баш иде.
– Сиңа каным кайнаган чакларым күп булды, балакай. Әле дә яшермим, эчемә җыеп каласым килми, баламны табып кайтмасаң, гомергә дә бәхиллегемне ала алмассың. – Ханбикә Сәлим ханга таба борылды: – Азатлар бирәсеңме бу балага, үзе генә китсенме?
– Казанга китсә, аны Хаҗи углан җибәрмәс. Хәер, әйт, кай тарафка юл алмакчы? Казан ягынамы, әллә булмаса…
– Уйлап-уйлап торам да, ханиям, чыннан да, бүре баласын урманга чыгарып җибәрмибезме икән?
– Ни кушсагыз, мин шуны кылырмын, анам.
– Иелгән башны кылыч кисми, дисең инде. Хуш-хуш, – диде Сәлим хан. – Кияү-балакай Казан каласына бармас, ханбикә. Назлыгөлне үзем алып кайтырмын.
– Тагын гаскәр белән барырга исәбеңме әллә, ханиям?!
– Кирәк дип тапсам, гаскәрен дә алып барырмын, ханбикә, иллә мин ул угланга баш бирми яшәргә бирмәм.
– Ул сине, ханиям, Гали олан өчен кичерми.
– Углан буларак ул миңа баш бирми башлады! – дип кабатлады Сәлим хан, ни кылырга белми аптыраудан.
– Димәк, Акбикә килен, чынлап та, Үргәнечкә Гали оланны эзләп киткән булып чыкты, – диде Сәлим хан.
– Инде нишләргә исәбең, ханиям? – диде ханбикә Зөбәрҗәт.
– Ошбу хакта Тәтеш шәех әйткәч, ышанмаган идем, инде, ниһаять, инандым, ханбикә, инандым. Димәк, Гали олан чынлап та Үргәнечтә, олуг Пәһлеван Мәхмүттән сабак алып яткан. Хәзер әнә шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис икән.
– Йә, ханиям, кайсыгыз бара инде Казанга? Синме, кияү-балакаймы? Иншалла, исән булса Гали олан, бер кайтмаса бер кайтыр. Туган ил үткән юл түгел, җан тартмаса, кан тартыр.
– Үзем барам, ханбикә, үзем. Бер җайдан углан Хаҗи белән дә килешеп кайтырмын. Туйга дәшәрмен. Кызыбыз туен уздыра алмадык, Аллаһы Тәгалә ярлыкасын, аның каравы шау-гөр китереп бәби туен уздырырбыз.
– Барыр кылгач, барырсың, ханиям. Әүвәл минем киңәшемне дә тыңла. Кияү-балакай Назлыгөлгә хат язсын. Шушы хат белән каладан калага чапкыннар җибәр. Ир кулын таныр да кайтмый түзмәс.
Сәлим хан беравык ханбикәсенә сокланып карап торды. Күр инде моны, янә акыллы фикер әйтте бит. Нигә, әйтик, олы башын кече итеп каладан калага олуг ханга йөрергә? Бер генә чапкын түгел, кияү-балакайдан дүрт-биш нөсхә хат яздырырга да, дүрт-биш чапкынга биреп, төрлесен төрле калаларга җибәрергә.
* * *
Булган хәлләр Дәүран өчен барысы да төштә кебек кенә иде. Менә-менә ул уяныр, уяныр да зинданда ятуы расланыр шикелле.
Аның өчен кунак бүлмәсендә аерым урын җәелгән иде. Бу бүлмәдә хан, үзе дә кереп, ял иткәлидер, күрәсең, чүәкләре монда тора. Кеш тиресе җәелгән зур сәке, нәкышләп тукылган келәм, түр яктагы кечкенә өстәлгә ризык куелган. Ярым ачык тәрәзәдән кергән саф һава хыялда гына күз алдына китереп була алган җәннәтне хәтерләтә. Дәүран сәкегә барып утырган гына иде, бер яктагы ишектән җария кыз килеп керде.
– Галиҗәнапларына нәмә булса кирәкмиме? – дип сорады да тыйнак кына елмайды, күлмәк итәген чеметеп кенә тотып, сизелер-сизелмәс кенә чүккәндәй итте.
– Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми.
Җария кыз борылып чыгып китте. Дәүран кечкенә өстәлдә көмеш кыңгырау күрде, кызыксынудан чарасыз калып, шуны зеңләтте. Янә әлеге кыз килеп керде, янә баягыча тез чүккәндәй итте, янә чеметеп кенә бала итәкле күлмәгенә тотынып алды.
– Су кертсәңче, сылукай.
Түр яктагы икенче бер өстәлдә өч-дүрт кувшин тора иде, кыз шул тарафка үтте, бер савыттан таш йомрыга салкын су салды да Дәүранга китереп бирде. Дәүран суны эчеп куйды да савытны кызга бирде. Кыйгач кара кашлы, бер-берсеннән качып китәргә җыенган кебек чатын күзле, тулы вә түгәрәк йөзле иде кыз. Дәүран аның атын сорамады, рәхмәт әйтеп елмайды гына. Кыз бүлмәдән чыгып киткәч тә, ул уйга калды, шундук мәрхүмә әнисе күз алдына килеп басты. Мәрхүмә аңа әйтер иде: «Улым, дөньяда иң-иң йомшак ни була?» – дип. «Мамык мендәр», – дияр иде Дәүран. «Юк, улым, – дияр иде анасы, – дөньяда иң-иң йомшак нәрсә – үз кулың», – дияр иде. Моңа ул ышанмады, соңыннан нинди йомшак мендәргә башын куйган хәлдә дә кулын баш астына куюын абайлап, анасының хак булуына төшенгән иде. Аннары ул: «Дөньяда иң-иң татлы ризык нәрсә?» – дияр иде. Дәүран анасына барлык белгән тәмле вә татлы ризык-нигъмәтләрне тезеп чыгар иде, әмма анасы барыбер: «Юк, улым, дөньяда иң-иң татлы ризык – су», – дияр иде. Һәм Дәүран соңыннан янә моңа инанды. Нинди генә ризыклар ашасаң да, иң тәмлесе су булыр. Янә тагын сорар иде анасы: «Бәхет ни ул?» Дәүран аңа: «Хан сараенда яшәү, мәхәббәт», – дияр иде, ә анасы уфтанып куяр иде дә: «Юк, балакай, дөньяда иң-иң зур бәхет – ирек!» – дияр иде. Шуннан күз яше белән мөлдерәп тулган күзләрен бер ноктага текәп: «Атаң әнә шул ирекне даулый алмый дөньядан да китте», – дигән иде. Шулчак Дәүран, әтәчләнә төшеп: «Мин аны даулап алырмын, анам бәгърем!» – дигән иде.
Читать дальше