– Оста Дәүран, сиңа бер атна вакыт бирәм. Шул атна эчендә яңа салынып яткан мунчама нәкышләр төшерерсең. Бусагабаш, алып кит останы. Кичен сарайга алып кайт. Хәер, кирәкмәс, анда торсын, бизәк төшерүчеләрне өйрәтсен.
* * *
Бары тик ун көннән соң гына Дәүранны, кешелек киемнәрен киендереп, сарайга алып килделәр.
– Кем дәштерде, ясавыл? – дип кызыксынды Дәүран үзен озатучы азатлар унбашыннан.
– Ханбикә тансыклаган, кияүне күрәсем килә дигән булдылар.
Дәүран өчен бу хәл яңалык иде. Ханбикә Зөбәрҗәт аның Болгарда булуы белән гомумән кызыксынмаган кебек йөргән иде, хәзер исә горур вә тәкәббер хатын көтмәгәндә киявен күрергә теләгән. Дәүран бу тәкәббер хатыннан һәрчак ятсына иде. Ни сәбәпледер Назлыгөл дә анасы турында аз сөйләде, күбрәк атасын искә төшерә иде. Хәтта бер тапкыр: «Атам кичерсә дә безне, Дәүранкаем, анам кичермәс», – дип әйткән иде. Сарай ишекләреннән кергәндә, Дәүран әнә шуларны исенә төшерде һәм әби затында йөргән хатын белән очрашуны ничек тә күз алдына китерә алмады. Ана кеше алдында ул чынлап та гаепле: аның рөхсәтеннән башка бердәнбер кызына никах укытты, өйләнде. Моның өчен иң әүвәл Сәлим хан – ата кеше— аның башын кистерергә тиеш иде. Ә ул аны кичерде булса кирәк, андый фәрман бирмәде. Хәзер әнә кызының намусын саклау йөзеннән ошбу хыянәт эшкә ханбикә үзе кереште булса кирәк. Әйе, колчура оста аның алдында, чынлап та, үзен гаепле тоя иде.
Тәхет ягы аша ханбикә бүлмәсенә уздылар. Ханбикә әле үзе юк иде. Дәүран керде дә таң калды. Назлыгөлнең ул бүлмә затлылыгын мактаганы бар иде. Ләкин Дәүран аны болай ук күзалламаган иде. Тәрәзәләрдә челтәрле тукыма, алар аша бакча яклап гөлләр күренә. Түр якта үтәли күренмәле чыбылдык һәм күпереп торган киң сәке. Сәке өстендәге мендәр-түшәкләрнең бизәкләре аеруча күзгә ташлана. Ары таба янә бер сәке, бу сәкегә аю тиреләре җәелгән, түр башта күн тышлы мендәрләр, ул тышлыклар төрле төстәге күннәрдән җыелган. Сәке янында ук дүрт-биш түмәр, түмәр өсләренә затлы тиреләр капланган. Аяк астында йомшак фарсы келәмнәре, сулъяк тәрәзә янында терсәк биеклек кенә өстәл, анда кып-кызыл алмалар, кипкән җимешләр, әфлисуннар. Дивар буйлап озын җәймә күпертелгән, түр почмакта кырын төшеп ятар өчен салынган тагын өч-дүрт мендәр. Ә уңъяк тәрәзә янында яран гөле чәчкә ата, үрмә гөл диварга үрләгән һәм түшәм буйлап йокы сәкесенә кадәр җиткән иде. Ишектән кергәч тә, сул кулда янә бер өстәл, анда төрле ширбәт-эчемлекләр өчен нәкышләнгән кувшиннар.
Ясавыл аны ялгыз калдырды да чыгып китте. Дәүран, ни кылырга белми, бер урында таптанып торды. Өрфия чыбылдыклар артыннан менә-менә кемдер килеп чыгар кебек. Назлыгөлме? Әйе, Назлыгөл элек монда, ошбу бүлмәдә уйнап үскәндер. Дәүран үзе үскән өй эчен күз алдына китерде һәм чагыштырудан йөзе чытылды. Ярлы булмасалар да, бу кадәр затлы җиһазланган бүлмәне аның беренче күрүе иде.
Түр яктагы ишектән мыштым гына ханбикә килеп керде. Керде дә бертын Дәүранга карап торды. Кара йомры сакаллы, карасу йөзле, төз бәдәнле ир-егетне күрде ул. Шуңа да аптырабрак калды бугай ханбикә.
– Саумы! – диде дә җиләк-җимеш куелган өстәл янынарак үтте, түмәргә утырды.
Дәүран бер тезенә чүкте, баш иде.
– Анам, кичер мине Ходай хакына.
– Йә, бас, уз түрдән, утыр, сөйлә.
Ни турында сөйләргә тиеш ул аңа? Назлыгөлгә өйләнүе хакындамы? Бәлкем, Назлыгөлне ничек урлавы хакында беләсе киләдер? Алай дисәң, ул аны урламады, хан кызы аңа үзе килде.
Ханбикә Зөбәрҗәт, елмая төшеп, башын түбән иеп утырган киявенә карап торды. Ир-затның кадер-хөрмәтен белә торган хатын иде ул. Ханбикә буларак үз тирәсендә чуалган ир-атның барысыннан да ул нинди дә булса кимчелек табар иде. Ә чын гашыйк кеше мәхәббәттә сукыр була, сөйгәнендәге кимчелекләрне күрми. Шуның өчен булса кирәк, мәхәббәтне «сукыр» диләр. Бик ихтимал, сукырдыр да ул үлеп гашыйк булган кеше өчен. Ләкин Зөбәрҗәт ханбикә өчен алай ук түгел иде. Зөбәрҗәт ханбикәдә холык вә фигыль башка хатын-кызларга караганда аерымрак иде. Аны Сәлим ханга гашыйк иде дип булмый. Сәлим хан аны үзе үлеп яратты. Һәм бу хәлне кыпчак Сарбай хан кызы Зөбәрҗәт ничек бар, шулай кабул итте. Башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булган, шул сәбәпле күп очракта теге дөньяга китеп барган хатын-кыз һәм ир-егетләрне гомумән аңламады ул. Сәлим хан исә хатыныннан канәгать иде. Зөбәрҗәткә өйләнгәч тә, башка ханнар кебек хатын янына хатын алмады, җарияләренә дә күз салмады диярлек. Һәрхәлдә, ханбикәсен рәнҗетерлек хыянәт кылмады. Ләкин шушы горур вә тәкәббер, ни дәрәҗәдәдер үз-үзенә гашыйк булган хуҗабикә каршында хәзер нәкъ менә аңа кадәр ханның хатыны булган Туйбикәдән туган бала утыра иде. Кирәк бит, шул хатыннан туган ир бала аның кызына гашыйк булган. Гашыйк булып кына калса бер хәл, урлап киткән, никах укыткан. Инде әнә кызының авырлы булуын ишеттерделәр. Мәгълүм ки, Туйбикә ханнан балага узмаган, димәк, аны яратып яшәмәгән. Яраткан кешесеннән хатын-кыз бала тапмый калмый. Алпардан әнә нинди бала тапкан, карап туймассың үзенә. Әйе, моның атасы Алпар да соклангыч ир-ат кыяфәтле иде, бусы да бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай икән.
Читать дальше