– Син иртәгә Габдулла Хуҗаны да, Байморза мулланы да миңа дәш әле, вәзир Тимбай.
– Яхшы, хан хәзрәтләре, дәштерермен.
– Кардәшләрем, минем дә сезгә әйтер сүзем бар. Тик алдан ук кисәтеп куям: мин монголлар белән килешү ягында түгел. Аннары Үгәдәй хан каршына Каракорымга да бармам. Ә менә күршебез кенәз Юрийга илчеләрем җибәрермен. Ярдәм итсә, бихуш, ярдәм итми икән инде, Аллаһы хөкем итсен үзен.
– Бихуш, бихуш, Илһам туганый, син хаким, син хан, кыл кылырын, ил кайгысы алдан йөрер, сузмый гына йә теге якны, йә бу якны хәл ит, – диде Хаҗи әмир.
– Кенәз Юрийга кемнәрне җибәрәбез соң?
– Угланың Габдулланы, тамгачы Асылгәрәйне һәм хан оныгы Хансөярне. Сакны үзләре сайласыннар.
– Яхшы, абам, – диде Илһам хан, күтәрелә башлап. – Син дигәнчә итәрмен. Мөхтәрәм кятибебез Хафиз, сәркәтибемә хатны язарга ярдәм итегезче. Кардәшләрем, без ил-дәүләтебезне монголлардан сакларга булдык. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында, Аллаһы ни кылса, шул булыр. Рәхмәт сезгә. Хушыгыз.
* * *
Икенче көнне Илһам хан берәм-берәм гаскәрбашларын чакыртты, алардан каладагы азык-төлек мәсьәләсен сорашты, акчага мохтаҗларына казнабаштан акча бирдертте. Аннары вәзире Тимбайга калага җыелган мая ризыкны саклау чарасын күрергә кушты, коеларны карарга фәрман чыгарды.
Бөек Болгар хансараенда монголларга каршы тору мәсьәләсе Маймыл елының җәй уртасында каралды. Атна дигәндә, Габдулла углан җитәкчелегендә Владимир каласына илчеләр юнәлде. Габдулла угланның туган каласына барасын белгәч, ханбикә Мәрьямнең битләре алсуланып китте, күчтәнәчләр җыйды, бүләкләр хәстәрләде. Бу хәл Илһам ханны бераз аптырашта калдырды, иллә ул хатынына бер сүз дә әйтмәде. «Углан анасы туган-үскән калага бара, туганнарына бүләк-күчтәнәчләрем бирер, сәламем юллар дип кинәнүедер», – дип кенә уйлады.
Ләкин ни мәҗлес нәтиҗәсе, гәрчә үз сүзен вә теләген уздырса да, ни туганы Хаҗи әмирнең яклавы, ни гаскәрбашларның хан теләген хуплавы Илһам ханга тынычлык китермәде. Аның күңеленә Камай вәзир белән кятип Хафизның тәкъдиме кереп оялаган, һәрдаим борчып, бимазалап тора иде. Бер уйлаганда, алар да хаклы кебек, әмма үзе дә хаклы ич. Кыйнадылар ич монголларны, кыйнадылар һәм бер тапкыр гына түгел. Аллаһы боерса, тагын кыйнарлар. Тик ни белән бетәр бу орыш? Монголлар галәмәт күп гаскәр җыйганнар дигән хәбәр килеп тора. Хак, монголлар белән килешкән хәлдә, сәүдә юлына шалтылар бина ителер, сәүдә чәчәк атар, ул гынамы, мәңгелек дошманы булган урысларга бергәләп яу чабар мөмкинлек туар иде. Тик бит, күрше хакы – Тәңре хакы, дигән мәкаль бар. Монголларга кушылып, ничек инде мең еллар буена күрше яшәгән халыкка яу чапмак кирәк… Шул ук вакытта күңел төпкеленнән капма-каршы фикер кузгала. Ә бит алар йөрделәр, Ашлыны яндырдылар, безгә йөз тоткан эрҗә-мукшы халыкларын тәмам чарасыз иттеләр. Аннары һәммәсе тукып тора: монголларда көч, монголларда күп санлы гаскәр. Илһам хан монгол илчеләрен кабул иткән мәлне күз алдына китерә. Тәхет ягындагы келәм өстендә яван утын яндырулары, ул келәмне алып чыгып китеп, аннан да зуррагын һәм күркәмрәген кертеп җәюләре искитмәлехәл булды. Хак, Илһам хан сер бирмәде, ләкин күңеленә корт төшкән иде, яшерми. Аңа, әлбәттә, җавап йөзеннән, кирмәнгә алып чыгып, туплардан атып күрсәтәсе булган, әмма әллә нигә шуны кылмады. Илһам хан күрде: аның яван уты шартлавына исе китмәгәнен илчеләр дә сизделәр, хәтта үзара сөйләшеп алдылар. Ханның тәвәккәллеге аларга ошады бугай, тизрәк китү ягын карадылар, аннары Илһам хан да аларны җибәрү җаен тапты, вәзиренә кулы белән ишарә генә ясады. Имеш, илчеләр белән сүзе бетте. Ханның илчеләр белән сүзне кыска тотуы янә аларга ошады булса кирәк, каладан да тиз шылдылар. Бу хакта, һичшиксез, Үгәдәй ханга җиткергәннәрдер. Һәм Үгәдәй хан, корылтай җыеп, Болгарга яу чабуны карагандыр. Корылтай исә карар кабул итә – яу чабарга. Шушы ук корылтайда атасы Җучи ханның биләмәләрен угланы Батый ханга бирәләр. Ә Чыңгыз хан васыяте буенча, моңа кадәр яуланмаган көнбатыштарафындагы җирләр вә илләр угылы Җучига бирелә. Әлбәттә инде, көнбатыштагы барча илләр дә. Йа Хода, тәвәккәллек бу Чыңгыз ханда, кодрәт, шаклар катмалы. Мәгәр шаклар катмаслык та түгел шул, дөньяның өчтән бер өлешен кул астына җыя ич. Андый илнең ни көнчыгышта, ни көнбатышта булганы юк иде әле. Шуннан соң, шуннан соң нишләргә тиеш Илһам хан?.. Әле булса хәтерендә: Җигүлат таулары арасында Илһам хан бер алай җәяүлеләр чыгарды һәм гаскәре ат менгән монголлар белән әллә ни кыла алмады. Шуннан соң Илһам хан җәяүле алайларын бетерде, барысын да атка атландырды. Ат өстендәге монгол дала төлкесе кебек хәйләкәр кылана: әле кача, әле кире борылып һөҗүм итә. Монголларның орыш тактикасын Илһам хан шактый өйрәнгән иде инде, алардан курыкмавы шуннан да иде. Аннары монголларга бу юлы кала-кирмәннәрендә бикләнгән болгарлар белән орышасы; далада сугышырга өйрәнгән монголлар дүртәр үр боҗрасы, биек-биек диварлар белән ныгытылган каланы ала алмаслар, иншалла.
Читать дальше