Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Хыянәт бу, куркаклык, хурлык! – дип кузгалды ар морзасы Тактай. – Болгарда менә дигән корал, гаскәр.

– Тынычланыйк әле, җәмәгать, – диде Илһам хан. – Сәлахетдин, әйт әле, монголларның гаскәр саны ачыкмы?

– Миңа ирешкәне, хан хәзрәтләре, йөз алтмыш мең яугир, күп санлы ташаткычлар, грек уты, таран арбалар, сәрдар уклар. Ләкин монгол яугирләре тәннәрен бик йомшак саклыйлар. Калкан дигәне булганында бар, булмаганында юк та, анысы да үгез тиресеннән генә тартылган. Ләкин атлары кечкенә, төлке кебек юырталар, ә бу инде барыр җайдан ук төбәүне җиңеләйтә. Тагын бер аерма: һәр монгол яугирендә кимендә ике-өч ат, берсе арый, барыр җайда ук икенчесенә күчеп атлана, әнә шуңа күрә монгол яугире тәүлегенә безгә караганда күп тапкыр күбрәк юл үтә ала. Җәяүле гаскәриләре юк, гомумән, җәяү сугыша белмиләр. Шуның өчен урманнарга керергә куркалар, нигездә, далада орышырга яраталар. Дошманнан качып киткән кебек югалу, яңадан әйләнеп килеп, дошманны тулганага алу [8] Тулганага алу – чолгап алу. – монголлар өчен иң кулай орыш ысулыдыр. Уклары авыррак, шактый ерак оча, уктан төз алалар. Яуга ашык-пошык йөрмиләр, яу чабасы илне алдан бик нык өйрәнәләр, мәгълүматлар җыялар, яуланасы илгә багучылар, сәүдәгәрләр йөзендә шымчылар җибәрәләр, хәтта чит ил мосафирларын ялларга да күп сорамыйлар. Монголлар, яуга кузгалганчы, яуланасы илнең һәр тавын, елгасын, күлен, каласын, хәтта авылын картага төшертәләр. Моны аларга Чин, Җирсөн белгечләре эшли. Кыскасы, монголлар орды-бәрде генә яу кузгалмыйлар. Шуны гына әйтәсем килгән иде сезгә, кардәшләр.

– Кызганыч, кан кардәшләребез төркиләр монголларга хезмәт итәләр, – диде Хаҗи әмир.

– Мин аксакал Камай белән килешәм, хан хәзрәтләре. Чынлап та, әүвәл монголлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Безгә кермичә, туры урысларга йөрсәләр…

– Аксакал, сиңа хөрмәтем зурдыр, илдә күрше хакы бар бит әле, начармы, яхшымы – без урыслар белән мең еллар буена күрше яшибез, һәрчак дустанә тереклек итмәсәк тә, тыныч сәүдә иткән елларыбыз да шактый булды. Иншалла, килешер Юрий кенәз, берләшеп карасак, дим, монголлар Җаекны да кичә алмаслар иде, – диде Хаҗи әмир.

– Хәерле киңәш, хәерле киңәш, хак сүз әйтә Хаҗи әмир, – диештеләр бериш инсан.

– Тагын кем сүз әйтә? Кятип Хафиз агай, сез ни киңәш бирер идегез? – диде хан.

– Ат-затыбыз бәгер-болгар булса да, без төркиләрдер, кардәшләр. Угызмы ул, кыргызмы, кыпчакмы, башкортмы, маҗар-бортасмы, чувашмы, ар-чирмешме – без барыбыз да ошбу җир-суларга кендекләребез белән береккән халыктыр. Мәгәр урыслар безгә борын-борыннан дошман булдылар, һәрчак баскынчылыкка йөз тоттылар, калаларыбыз яндырдылар, халкыбызны таладылар, хатын-кызларыбыз әсир итеп алып киттеләр. Болгар гомер буена урыслардан җәбер-золым күрде. Үз диннәрен барча диннәрдән дә өстен күреп, мөселманнарны, тәре яулары ясый-ясый, туган туфракларыннан куган, көчләп чукындырган халык башлыгына кул сузып, ярдәм сорап баруны мин хупламыйм, хан хәзрәтләре. Бүгенге көндә урыс кенәзләре мукшы, эрҗә халыкларына яу артыннан яу чабалар, безгә йөз тоткан халыкны көчләп чукындыралар, чукынмаганнарын бәкеләргә ташлыйлар. Узынган һәм, һичкем йөзендә дошман тапмыйча, һаман Болгар чигенә якынайган урысларны кем тыяр?.. Аксакал Камай белән мин килешәм, безгә монголлар белән уртак тел табарга тырышып карарга кирәк, хан хәзрәтләре.

– Яхшы, яхшы, кятип, яхшы. Тик бит Болгарның бер ярында ут, бер ярында туфан калыккан. Кай тарафка юнәлсәк тә, җиңеллек килмәс. Монголларның да безгә ачулары зәһәрдер, өч тапкыр кыйнадык, урыслар да безне колач җәеп көтмиләр. Ләкин, кардәшләрем, Болгар халкы чарасыз калды дип уйламасагыз иде. Без монголлар белән орышырга булдык. Һәм без аларны җиңәрбез. Менә шуннан соң урыслар белән аяк терәп сөйләшергә мөмкинлек туар. Борынгы бабаларыбыз, күрше хакы – Тәңре хакы, дигәннәр, тагын бер тапкыр Ходай Тәгалә биргән күршеләребез белән дуслашып карыйк – йөзебез белән борылыйк. Кенәз үзе киләме, дружинасын җибәрәме – аның эше, без ятып калганчы атып калыйк, Раббыбыз рәхмәте белән кенәз Юрийның дә килешеп куюы бар.

– Хан хәзрәтләре, тик аңлармы ул кенәз, ни чарасыз калуыбыздан файдаланып, үзе Болгарга яу кузгалмасмы? – диде кятип Хафиз.

– Иншалла, кузгалмас, без әлегә урыслар белән солыхта. Кабат әйтәм, кардәшләрем, без Владимир кенәзенә баш иеп бармыйбыз, күрше хакы дип ярдәм итсә – итсен, итми икән – бигайбә. Аны да, безне дә Ходай үзе хөкем итәр.

Шулай дисә дә сизде, тойды Илһам хан: мәҗлестәге халык аны бигүк аңлап бетермәде, ә бәлкем, аңлап, кятип Хафиз тәкъдимен кулайрак дип тапкандыр. Илдә хан ич ул!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x