Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Миннән соң аңа, миннән соң. Башта минекен ясап бетер, – дип, өстәл янында утырган ир-ат килеп җитте.

– Хикмәт, – диде тимерче. – Гади халык корал ясата башлады.

– Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән, тимерче. Беләсең килсә, монголлар Кандырча кальгаларын туздырганнар, ди инде. Димәк, тиздән Болгарда булырлар. Коры кул белән дошманга каршы торып булмый, тимерче. Бер генә килүләре түгел дә, хан гаскәренә генә ышанып булмый. Халык җиңә – хан мактала. Шулай булган һәм булачак. Халыкка таянсын иде дә бит ханыбыз, бер дә мөнәҗәсен ишеткәнем булмады әле.

– Ханга тел тидермә, кордаш, – диде тимерче, күмер эчендәге тимерне боргалап куйды. – Хан монголларны өч тапкыр кыйнады инде. Бусында да кыйнар, иншалла.

– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде сөңге-кылыч эшләтүче. – Ханга тел тидерүем түгел бу, тимерче. Башта туган исәп, ике туып бер үлмиләр, монголда гаскәр бик көчле икән бит. Ә минем балигъ булган өч угланым бар, үзем. Хәл бик мөшкелгә китә икән, каланы кем яклар?.. Ир-ат – без, тимерче – без…

Чак кына арырак өстәл янында ике кеше утыра, алларында сыра булса кирәк, агач кружкалар тотканнар. Чуваш кардәшләр, сыра эчәргә яраталар. Илһам хан алар күршесендәге өстәлгә барып таянды, сырачы аңа шундук бер кружка күбекләнеп торган сыра китерде. Илһам хан бер динарны өстәлгә куйды да сыраны авыз итте. Тәмле һәм әчкелтем иде сыра. Күрше өстәлдәге ир-ат кипкән чабакны шак-шок өстәл читенә суккалап алды.

– Бу юлы Илһам ханга кыенгарак туры килмәгәе, Хисаметдин, – диде, балыкны тазарта-тазарта, сыра эчәргә килгән адәм. – Монгол өере санап бетергесез, дип әйтәләр.

– Кем әйтте?

– Күрше Мөхәммәтҗанга Садрый хатыны сөйләгән. Ә ул хатын хансарайда бавырчы диме, идән юучымы шунда. Ә аңа Сәлахетдин сәүдәгәр сөйләгән, имеш. Сәлахетдин: «Монголлар көн күрсәтмәс инде», – дип зарлана икән.

– Илһам хан ни карый икән, ханыбыз, дим?

– Нишләргә тиеш соң ул? Монголларга каршы чыксынмы?.. Бихисап күп гаскәр белән киләләр икән бит, мөртәтләр.

– Килделәр ич инде, кыйнады Илһам хан, тагын кыйнар.

– Бердәнбер өмет дип әйтеп әйткән Сәлахетдин, монгол гаскәренең яртысыннан күбрәге төркиләр икән, кардәш халык.

– Төркинең дә төрлесе була, күрше. Бәгъзесе – потка, бәгъзесе – утка, бәгьзесе ай-кояшка табына. Мөселманнар бар микән соң араларында?

– Бар, диделәр. Монголлар дин тотудан тыймыйлар, имеш.

– Хикмәт, бар җирдә сугыш турында сөйлиләр. Әллә бик куәтле буласы инде.

– Булмас димә, монголлар бик күп илләрне яулаганнар, ди ич.

– Гаскәр башларында кем килә икән соң?

– Сүбәдәй атлы баһадир бугай.

– Беләсең килсә, күрше, Сүбәдәй баһадирга Болгар кирәкми. Ул, мөртәт, Артык баһадирдагы хатыны артыннан йөри икән. Бар каныгуы шуннан, ди.

– Сөйләмә тузга язмаганны, кеше көлдермә, күрше.

– Билләһи менә. Хатын угылы белән яше тулыр-тулмас әсир ителә бит. Ул хатынга Артык баһадир өйләнә. Чибәр диләр үзен…

– Анысы чибәрдер, Артык кадәр Артык килде-киттегә өйләнмәс, бер баласы да булгач.

– Малае балигъ ич инде, йөзбаш, хан оныгы Хансөяр бәендә.

– Димәк, күрәселәр бар икән әле, күрше.

– Нигә алай дисең?

– Соң, ата белән орышачак ич. Ташбай атлы ул егетнең атасы Сүбәдәй диләр ич.

– Килешми, килешми, күрше. Яудагы ата ата түгел, баккан ата – ата. Ә Артык баһадир аны укыта, кеше итә.

Илһам хан аларга таба кузгалды, нигәдер ике ир-атның әңгәмәсенә кереп китәсе килде, әмма тегеләр, аның кузгалуын күреп:

– Киттек, әйдә, кеше игътибар итә башлады. Беләсең килсә, монгол түгел безнең дошман, башкасы, шул җанга тия безнең. Менә кемгә каршы сугышасы иде.

– Син хаклы, күрше, ләкин бит үч үчкә илтәчәк, ә Болгар бүген урыс белән солыхта. Күрмисеңмени, базар тулы урыс сәүдәгәрләре. Аннары Илһам ханның ханбикәсе дә Владимирдан.

– Шулай шул, әйтерсең ханга Болгарда мөслимәләр беткән иде. Әйдә, тугарылып ташлагандай торма, дирһәмең калдыр да…

Илһам хан кузгалган җиреннән туктады, күтәрелеп килгән кояшка күз төшереп алды һәм хансарайга таба борылды. Ошбу ике кешенең сөйләшүе ошамады аңа, әмма сүзләрендә хаклык та бар иде. Бәхәссез, урыслар белән солых төзү ике арадагы килешмәүчәнлекне туктатып торыр, мәгәр күп тә үтмәс, урыслар янә Болгарга яу чаба башларлар. Борын-борын заманда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Нигә тынышмый бу ике халык, ни бүлмәгәннәр? Билгеле инде – сәүдә юлы Идел, базар-калалар. Андрей Боголюб углан вакытында Ибраһим каласын алдылар бит инде, тагын нидер җитми үзләренә. Мәгәр Болгарга урыслар белән солых кирәк иде, чөнки монголлар яныйлар. Ә инде ике якка сугыш алып бару Болгарга бик кыенга туры киләчәк иде. Аллага шөкер, солых төзелде. Һәм бу бик вакытлы эшләнде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x