Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мәгәр ханны борчыган, йөрәк түрендә төер булып торган тагын бернәрсә бар иде: – Сусар елында кенәз Юрий абасы Святославны Ашлы каласына яу җибәрә. Ә бит солых төзегәч, ике яктан да мөһерләр куелгач, Святослав каланы яндыра, Ашлы халкын әсир итеп алып китә, җитмәсә, әмир Хаҗи абасының угланы Җаббарны үтерә. Бу хәлгә исе-акылы киткән хан оныгы Хансөяр бөтен Болгар гаскәриләре алдында Святославтан үч алырга Коръән тотып ант итә. «Мин Святослав кенәздән үч алырмын синең өчен, алырмын!» – дип, мәет өстендә тәкрарлый. Ул гынамы, кайнарланып киткән азамат егетләре белән Сүрә елгасын кичә һәм берничә авылны пыр туздыра. Бу хәбәр килеп ирешүгә үк, Илһам хан вәзирен җибәрде. Ә теге аңа Илһам ханның фәрманын тапшырды, хан оныгы Хансөяр борылып кайтырга мәҗбүр булды.

Рәхмәт аңа, хан оныгы Хансөяр Сөмбел каласын бина итте. Дөрес, аңа атасы да, Илһам хан да, әмир Хаҗи да ярдәм итте, әмма кала бар иде инде. Хан оныгы Хансөярнең, Саксинны кире алып әйләнеп кайтканнан соң, шунда калмак иде исәбе, Илһам хан аны Болгарга чакыртып алды һәм тупчылар меңбашы итеп куйды. Һәм әйтте: «Тынычлан, углан, урысларны куеп тор, безгә бүген урыслар түгел, монголлар яу килергә тора, ил язмышы синең кебек батырларда бүген», – диде.

Хан оныгы дәшмәде, ахыр Илһам хан белән килеште, чөнки эшнең асылын ханнан да ким белми иде. Шунда хан оныгы: «Олуг хан, алай булгач, хатыным белән угланыма атам-анам янына Казанга күчәргә рөхсәт бирегез», – диде. Илһам хан аны ярты сүздән дә аңлады, чөнки монголлар көннән-көн якынлашалар, ә хан оныгы Хансөярнең хатынын монголлар бер тапкыр урлаганнар иде инде. Ул дуамал егет һаман исән дигән сүз йөри, әлбәттә, гүзәл Сөмбеләне дә онытмагандыр, хан оныгының шуннан куркуы булса кирәктер. Аннары сеңлесе Назлыгөл дә аңа бу хакта хат язган иде, ул вакытта сәбәбен аңламаган иде Илһам хан, вәзире белән киңәшергә туры килде. Сөмбеләнең тәүге маҗарасын белгән вәзир барысын да тәфсилләп сөйләп биргән иде. Ил буенча Эт елы атлый, монголлар Саксинга килеп төртелгәннәр. Саклый алырмы Бачман баһадир каласын? Илһам хан белми иде. Әмма булдыра алган кадәр ярдәм итте, өстәмә туплар җибәртте, алае [6] Алай – гаскәр. белән башкорт баһадиры Иштирәкне җибәрде.

– Кымызчыңны дәштем әле, – дип килеп керде әмир Хаҗи. – Әллә нигә тамак кибеп тора.

– Әйдә, алайса, өстәл янына күчик, – дип, Илһам хан, каткан сөякләрен яза-яза, кечкенә өстәл янына узды.

– Хәйран хәл, кичә төшемдә эрҗә илтабары Пургасны күрдем, – диде Илһам хан, кымыз коя-коя.

– Синнән ярдәм көтә ул, туганый. Тәмам басты бичараны кенәз Юрий, тын алырга бирми, халкы бире таба күчеп килә башлады.

Абасы әйткән вә куәтләгән хәбәр Илһам ханның йөрәгенә яра булып төште. Чынлап та, ярдәм итәсе иде, туктатасы иде узынып киткән Юрийны, юк, чабуга монголлар килеп ябышкан. Бит кенәз Юрий белән борынгы бабаларыча: «Кайчан колмак суга бата, таш судан калка, шунда ошбу солых бозылыр», – дип мөһерләрен суктылар. Тик үкенү тоя Илһам хан «Шулчакта күрше халыкларны рәнҗетмәскә» дигән сүзләрне өстәргә булган, юк, өсти алмады, ул хәл гел онытылып киткән, әйтерсең лә үзеннән-үзе хәл ителәсе иде. Ә бит кемнең кемгә йөз тотуы көн кебек ачык иде. Чирмеш морзасы Тимбайны вәзир итеп алып, ничек уңды. Әйе, тату яши белә иде Илһам хан күрше халыклары белән. Болгар белән тату яшәгәч, урыслар да ошбу халыкларга бик теш кайрамадылар. Ярый, калганын Аллаһы Тәгалә хөкем итсен, безнең монголлар белән очрашасыбыз бар. Башта монголларны туздырыйк, аннан күз күрер. Теге вакыттагы кебек кенәз Юрий үзе үк баш иеп килер.

– Абам, хан оныгы Хансөяргә син дә әйт әле, кенәз Святославтан Ашлы әмире Җаббар өчен үч алам дип, шапырынып йөрмәсен.

– Ашлы һәм Җаббар өчен генә булса икән, туганый. Бит аның Энҗебикә сеңлесе дә анда була. Үтерәләр.

– Хәтерлим, хәтерлим, тамгачы Асылгәрәй кызын да алып китәләр, шул ук кенәз Святослав бугай. Ул да, бичара, мин ул кенәздән үч алачакмын дип әтәчләнә. Ләкин, абам, вакыты улмы, урыс белән килешүдә торабыз. Бер яктан урыс, бер яктан монгол кысса… Болгар белән саубуллашып куюың да бар.

– Калаларга бикләнеп орышырга исәбең. Олуг Мөхәммәд көненә калмабызмы?.. Ул бит шулай калаларында бикләнеп, соңыннан каласы артыннан каласын югалтты. Туран дөньясында иң олуг хаким иде түгелме?! Бу яктан да уйлап карарга кирәк безгә, туганый…

Абасы әмир Хаҗи хаклы иде. Мәгәр ул инде монголлар белән буласы орышны йөзләрчә тапкыр күздән кичерде. Монголлар бихисап күп гаскәр туплап яталар, Биккол хәбәр итеп тора. Каракорымдагы корылтай шулай хәл иткән: Болгар тарафына яу чыгарга. Һәм аз-маз гаскәр белән генә түгел, Болгарныкыннан өч-дүрт тапкыр артык чирү белән. Ә Илһам хан монголларның далада ничек орышуларын белә: орышны күпчелек хәл итәчәк. Аннары далада тупларны куллану да чикле булачак, ә Болгарның төп коралы – туплар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x