– Мин синең эшеңнән канәгать, туганый, – диде ул, дога кылып, битен сыпырып алгач. – Күңелем тынычланып калды.
– Ләкин миңа, абам, туплар җитешми.
– Туплар булыр, булыр, олуг хан.
– Абам, туганыем, әйтмә әле миңа шулай. Без моңа кадәр Болгар күрмәгән орыш кырында торабыз. Үгәдәй хан гаскәре Болгар чигенә килеп төртелде, оятларын югалтып, кайбер кальгаларны да җимерделәр. Сүбәдәй баһадир башкорт туганнарыбыз тугайларында, кыпчак кардәшләребез далаларында җәйли. Һәм мин һични кыла алмыйм.
– Кенәз Юрий синең белән солых төзеде, ә үзе мукшы-эрҗә морзаларының җирләрен айкый. Һәр ел яу чаба, хатын-кызны, халыкны әсир итә, ә Митрофан белән Кирилл епископлар халык муенына көчләп тәре тагалар, чукындырабыз дип, елгаларга куып кертәләр, бәкеләргә чумырып алалар икән, туганый.
– Әйе, абам, без аларны яклый алмыйбыз, нишләмәк кирәк. Мин чарасыз, абам. Чөнки монголлар кысрыклый.
– Үгәдәй ханга илчеләр җибәреп карасак?
– Әллә нигә баш бирәсем килми, абам, шуларга. Кыйнадык бит без аларны, өч тапкыр кыйнадык. Аннары аның гаскәрендәге халык денсез һәм имансыздыр. Барысы да Чыңгыз ханның «Яса» [5] «Яса» – монголларның законнар мәҗмугасы.
сына табыналар. Алар өчен иман да, ислам да – бер «Яса» дыр. Аннары ислам дөньясының Җидесуы, Харәзем җирләре алар кулында. Үгәдәй ханның җиңелмәс гаскәре Болгарчигенә килеп төртелде. Киңәш бир, абам, ни кылабыз? Кабат кисәтеп куясым килә: минем Үгәдәй хан белән килешергә исәбем юк!
– Минем урыс кенәзе Юрийга ачуым килә. Безнең белән солых төзеде дә күрше-тирә халыкны талый. Чишелде тәмам куллары.
– Ашлыны яндырган кенәз Юрийның абасы Святослав эрҗәләргә яу йөри башлагач, бортаслар Болгарга күчеп килергә тотынды. Мин аларга Иделнең уң ярындагы җирләрне биләргә бирдем. Юрий кенәз безнең авыр хәлебездән файдаланып калырга исәп тота булса кирәк. Ләкин Аллаһы Тәгалә күрәдер, бер төшмәсә бер төшәр каһәре.
– Мин өченчекөн генә Бачман баһадирга утыз ике туп җибәрдем. Яңа кальгасын ныгытмакчы – Сөмбелне. Безгә ар, чирмеш морзаларын дәшеп алырга кирәк, олуг хан. Чуваш морзасы Алатырны да онытма, башкорт кардәшләрне дә.
– Башкорт морзалары Артык баһадирның Кандырча янындагы кальгасына килеп туктаганнар инде, абам.
– Бирсен Ходай, – диде әмир Хаҗи, кузгала башлап. – Мин җиңгәчәңнең хәлен генә белеп килим әле, туганый. Әллә нигә хәле китеп тора иде.
– Яхшы, абам.
Илһам хан бертын ияген учлап уйланып утырды. Кайчан гына абасы аңа һәрчак каршы төшәр иде, хәзер, Аллага шөкер, һәрнәрсәне киңәшеп эшлиләр. Кол Гали угланы кайтканнан соң үзгәрде ата. Аннары яше дә бар ич инде. Дин әһелләре арасында Кол Галинең шәех дәрәҗәсенә ирешүе дә ике арадагы бозны эретергә ярдәм итте бугай. Ә шәех дәрәҗәсен биргәндә, Илһам хан Мәүлә Хуҗага кырт кисеп әйтте – илдә җиде шәех булмый, якла Кол Галине. Аның кебек галим вә имамны Болгарның күргәне булмаган иде әле. Имам хәзрәтләре Мәүлә Хуҗа Илһам ханның тәкъдимен бик рәхәтләнеп котлады вә хуплады һәм хәтта, үзем дә шул хакта сүз кузгатырга килгән идем дип, Илһам ханны кинәндергән иде. Күп тә үтми, шәех Кол Гали хан мәчетендә хөтбә әйтә башлады, иртәнге намазга барган Илһам хан Кол Галинең моңлы тавышын ишетеп хәйран калган иде. Аннары вәгазь вә нотыкка күчте. Болгарларның батырлыклары турында әйтте. Җигүлат таулары арасына куып кертеп, монголларны кырулары хакында әйтте, аннары Болгар гаскәре башында Илһам хан торуы, инсаннарның батырлык кылган хан белән горурлануы хакында да онытмады. Илһам хан үзен мактауларын яратмый иде, гаскәр җиңә, даны ханнарга дип әйтергә ярата иде, монда исә, хәйран, аңа җиңел булып китте. Ә бит шәех хаклы, Илһам хан гаскәре туздырган монголларның ике-өч меңе генә качып котылды, диделәр. Бөтен талаган байлыклары, маллары, олаулары, хатын-кызлары, ук-кораллары болгарлар кулында калды. Монголлар баһадиры Сүбәдәйнең шушы орышта бер күзен югалтуы хакында да онытмады. Ахырда Болгар халкының рухына дога кылуы Илһам ханның тәмам күңел кылларын кузгаткан иде. Әнә шулай Кол Галинең халык арасында исеме телдән төшми башлады. Җитмәсә, чичәнлеге ачылды, аның җырларын базарларда, җыеннарда җырлый башлауга, Илһам хан, хәлифәләр рухына дога кылып, бөтен халык алдында Кол Галигә баш иде.
Шушы хәлләрдән соң Кол Галинең генә түгел, Илһам ханның да дан-шөһрәте бермә-бер артты. Әле булса хәтерендә: монголларны җиңеп кайткач, моңа кадәр сыртын бирми йөргән Владимир кенәзе, Всеволод Зур Оя оныгы Юрий, Илһам ханны котларга үзе килде. Чөнки Кияли кенәзләренең монголлар тарафыннан тар-мар ителүләре хакында ишеткән иде инде Юрий кенәз. Хәтта шунда да Илһам хан борын чөермәде, ипле генә кунак итте, ике арадагы шартнамәләргә уңай якка үзгәреш кертеп, ипле генә озатты.
Читать дальше