Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
* * *

Мәҗлескә абасы һәм кятип Хафиз гына чакырылган иде, әмма Илһам хан вәзиренә ялдагы Камай вәзирне дә дәшәргә кушты.

Урта бер җирдә әйбәтләп иләнгән кәҗә тиресенә төшерелгән карта. Илһам хан игътибар итте: табынга утырганнарның күзләре картада. Сүбәдәй баһадирның төмәне Җаек аръягында җәйли, монголларның калган төмәннәре Болгарга таба хәрәкәт итә. Һәммә нәрсәне дә аңлаешлы, төгәл итеп сөйләргә яраткан кятип Хафиз картага Сәлахетдин алып кайткан яңа хәбәрләрне төшергән. Балчыктан ясалган, яндырылган шәкелләрне Болгар чигенә үк китереп куйган. Болгарның Саксин юнәлешендә каты орыш бара икән инде. Саклый алырмы Бачман баһадир каласын – барысын да шул сорау борчый иде.

– Туганкайлар, – диде Илһам хан, карта янына утыра-утыра. – Без кечкенә мәҗлескә җыелдык. Иң кадерле кешеләрем дәштем. Яшермим, яшерәсем дә килми, без бик тә зур сынау алдында торабыз. Шәкелләрне күрәсез, монгол ягында бик күпләр, бездә исә ике-өч тапкырга кимдер. Шуның өчен без абам белән киңәштек тә калаларда бикләнеп сугышырга булдык. Ир терәге – илдә, ил терәге – ирдә, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, ә дәүләтебез терәге – сездер. Киңәшик, бәлкем, абам белән мин ялгышабыздыр, башка бер-бер тәкъдимегез бардыр. Сәлахетдин агай, картага якынрак утыр әле. Шулай. Монголлар хәрәкәте турында сөйләп бир әле, ничек хәрәкәт итәләр, килеп җиткәч, ни кылырга исәпләре?..

Сәлахетдин кыяр-кыймас кына карта янына утырды, аңа шундук йомышчы малай очлы таяк китереп бирде.

– Хан хәзрәтләре, мөхтәрәм кан кардәшләр. Кулым күтәрелми ил чикләрен күрсәтергә. Чыңгыз хан угланы Үгәдәй хан моңа кадәр дөнья халыклары биләмәгән күләмдә җир-суларга, болын-тугайларга, иксез-чиксез далаларга, бай калаларгаия булды. Каган атын йөрткән Үгәдәй хан үзенә Каракорым дигән кала бина иттерде, шуннан торып ил-дәүләте белән идарә итмәкче. Чыңгызилар тарафыннан яуланган халыкларның яртысыннан артыгы төркиләрдер, безнең кардәшләребез. Иллә нишләмәк кирәк, алар да Үгәдәй хан кул астына азамат егетләрен хезмәткә бирергә мәҗбүрләрдер. Шуның өчен бар төмәннәр дә монголлардан гына тормый, арада төрки бәкләре җитәкләгән төмәннәр дә бар. Тик аларның да табынганнары— Чыңгыз ханның «Яса» сыдыр. «Яса» – алар өчен зур нәрсә, туганнар. Сүбәдәй тирмәсендә утыручы Биккол мине ашыктырды, чөнки монгол төмәннәре килеп яталар инде. Төмәннәр белән Җучи угланы Батый хан җитәкчелек итәчәк, Сүбәдәй баһадир аның уң кулы, сул кулында Мәнгү хан, дип әйтте. Бүген Саксин каласын Күнбай белән Сүбәдәй камауда тоталар. Каланы ала алганнары юк әле, күрәсең, төп көчләренең килеп җитүен көтәләрдер. Саксинны таптап үтсәләр, барасы җирләре— Болгар кала. Бүген Үгәдәй кулында мәгълүмат бар. Безнең гаскәр саны да, тупларыбыз да, яулыйсы калаларыбыз саны да. Былтырларны баһадир Сүбәдәй, төмәнен Күнбай бәккә калдырып, Каракорымга корылтай уздырырга кайтып киткәч, Ташбай углан Күнбайны Җаек аръягына куалап чыгарган, күп кенә мал, әсирләр алып кайткан иде. Бүген бу ике төмән Саксинны камауда тоталар һәм без чарасыздыр.

– Саксин камауда, чапкыным бүген генә кайтты, – диде Илһам хан. – Бачман баһадирның бирешергә исәбе юк икән.

– Бирсен Ходай, – диде Хаҗи әмир.

– Хан хәзрәтләре, монголлар, далага аркылы төшеп, очкан кошларны да туктатырга сәләтле. Безгә бер чара кала: гаскәр туплау, корал камилләштерү.

– Ипләбрәк, ипләбрәк, кем, Сәлахетдин, – дип сүзгә кушылды Артык баһадир. – Без монголларны бер тапкыр гына кыйнамадык, иншалла, бусында да югалып калмабыз. Бачман баһадир бирмәс каласын, биргән хәлдә дә, бил бөкмәс, соңгы тамчы канына хәтле сугышыр.

Илһам хан Артык баһадирга тынычланырга кушты, Сәлахетдингә, дәвам ит дип, ияк какты.

– Бөтен хикмәт шунда, хан хәзрәтләре: монголлар үзләре белән Тангут, Чин-Кытай белгечләрен алып киләләр. Ә бу халыкта кальга диварларын җимерә торган галәмәт зур ташаткычлар бар. Әйткәнемчә, дин алар өчен юк та юк, бар табынганнары «Яса». Шуннан нәтиҗә ясагыз, җәмәгать…

– Яуланган ил халкына алтын өләшмиләрдер бит, Сәлахетдин, – диде Артык баһадир. – Курыкмасаң иде, дим…

– Йә, сәрвәзир [7] Сәрвәзир – баш вәзир. Камай агай, ни әйтәсең? – диде Илһам хан.

– Минем чарам шул булыр, Илһам углан. Монголлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлкем, аларга Идел аша урыслар тарафына чыгарга ярдәм итәргәдер. Исән кеше ис тояр, хастаны җир җыяр, ди. Кыл шуны, Илһам углан: котырт монголларны урыс җиренә. Сүбәдәй баһадирның тирмәсендә киңәшче йөзендә утырган Биккол белән Мәүлә Хуҗага чапкын җибәр. Ничек тә Биккол монголларга шул фикерне җиткерсен иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x