– Ирләр эшемени инде бу… – дип мыгырданды Әкрәм карый.
Шуннан соң ул, балалар янына барып, алар белән янәшә сузылып ятты. Җиһан яңадан арыш урырга кереште.
Алар ура торган кишәрлек юл буенда гына иде. Үтеп баручылардан берәү, Әкрәм карыйның ак чүпрәк ураган бармагын күреп:
– Әй, егет тә икәнсең үзең, карый! Халык әле, җиңсәсен киеп, эшкә керешмәгән, син инде әтәч суярга да өлгергәнсең! – дип кычкырды.
Карый каршы җавап кайтармады, йөзен читкә генә борды. Теге ят кеше, тагы берничә адым киткәч:
– Ялкауга бар да ял! – дип куйды.
Бу Әкрәм карыйның басуга беренче һәм соңгы чыгуы булды.
Шуннан бирле күп еллар узып, күп үзгәрешләр булды. Инде Җиһанның кызлары үсмер яшенә җиттеләр, ә кече улы Исмәгыйльгә икенче яшь китте. Муллага ачу итеп мәзин салдырган мәктәп Әкрәм карый белән Җиһан абыстайларның хәлен шактый яхшыртты. Хәзер инде аларның үз җирләре бар, тик алар уракны үзләре урмый, бәлки өмә ясап урдыралар иде.
* * *
Печән өсте дә үтеп китте.
Кышын алган бурыч исәбенә берише ярлылар печәннәрен муллага, беришеләре мәзингә яки Гыймадига илттеләр, берәр көн аларга эшләделәр. Урак өсте җитте, яңадан бөтен авыл басуга агылды. Көннәр бик эссе, арышның кибеп коела башлавы бар иде.
Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә җыярга ниятләде. Яшьләр аларга бик риза булып киләләр, чөнки Җиһанның ашы һәрвакыт тәмле, мул була иде. Бу юлы да әйтелгән көнгә Әкрәм карыйлар өенә иртәнге чәйгә байтак кына кызлар, егетләр җыелды. Анда Миңлебай Сафасы белән Ирдәүкә Саҗидә дә бар иде.
Чәйләр эчеп, майлы бәрәңге ашаганнан соң, өмәчеләр кырга киттеләр. Яшьләр, җыр җырлап, гармун уйнап, уен-көлке сөйләп, Әкрәм карыйларның мари зираты буендагы җиренә килделәр.
Бу зират мариларның гыйбадәт кылу урыны яисә каберлекләре булгандырмы – моны берәү дә анык белми. Хәзер инде аннан куе үлән каплаган кечкенә-кечкенә чыгынтылар, ниндидер кабер ташы кисәкләре һәм артыш куаклары гына калган. Шул тирәдән узган чакта, кеше йә булмаса җәнлек кыяфәтенә кереп, «мине җен куды» яисә «ут тавы күрдем» дип карганып сөйләүчеләр дә була. Шул тирә халкы бу урынны сихерле бер урын дип саный. Бирегә бала тапмый торган хатыннарны, төзәлмәс гарип кешеләрне, авыру атларны алып килеп, аларны өшкертү бик күптәннән бер гадәткә әйләнгән иде.
Әкрәм карыйлар җире нәкъ әнә шул каберлек белән елга арасында иде. Биредә быел арыш бигрәк тә куе, биек, эре башаклы булып уңган.
Өмәчеләр атларын, туарып, су буена утлауга җибәрделәр. Шаяра-көлә, беләкләренә ак җиңсәләр кия-кия, эшкә керешергә әзерләнә башладылар.
– Егетләр! Бирегә килгән-килгән, зират янында берәрсен сихерлибез! – диде егетләрнең берсе.
– Әйтегез, кызлар, кайсыгызны сихерлик? – диде икенчесе.
Гадәттәгечә, кызларның барысы өчен Саҗидә җавап кайтарды:
– Карап карарбыз әле, кемне сихерләрбез: сезнеме, безнеме!
Икенче бер кыз:
– Чынлап, Фәхри, су буена барып белеп кил әле: синең атың кәнфит ашый беләме икән? Белмәсә, сине сихерлибез, – диде.
Көлешә башладылар. Фәхри ни дип җавап бирергә белмәде, уңайсызланып дәшми калды.
– Телеңне тыя белмәсәң, шулай була ул. Оста капладылармы үзеңне кызлар! – дип, кайсысыдыр көлеп кычкырды аңар.
Бер-берсен шулай шаярта-көлә, кызлар-егетләр, аралашып, эшкә керештеләр.
Саҗидәнең уң ягына – Фәхри, сул ягына Сафа басты, ә Сафаның икенче ягында Мәфтуха иде.
Фәхри – Сафаның яшьтәше. Бик яшьли әтисез калып, ул байтак нужа күрде, берничә ел батраклыкта эшләп йөрде. Әнисенең уңганлыгы, тапканны бик бәрәкәтләп, кысып тота белүе аркасында гына ул аякка баса алды. Байтак еллары авырлык белән дөнья көтеп узды. Әнисенең бердәнбер улы булганга, Фәхрине солдат хезмәтеннән азат иткәннәр, ләкин шулай да ул һаман өйләнә алмый йөри иде әле.
Ул күптәннән бирле Тол Таҗи белән дус, җыеннарда да гел аны яклый. Моның өчен авылдагы күп кеше Фәхрине яратмый. Шулай да Йосыф карттан башка берәү дә аның яучыларын кире борып җибәрмәс иде. Чөнки Фәхри авылда әйбәт егетләрдән санала, төскә-башка да чибәр.
Усал телләр, аксак Сәләхи кызы Мәфтуха белән Фәхри арасында нидер бар, дип сөйләсәләр дә, соңгы вакытларда Фәхри күбрәк Саҗидәгә күз төшереп йөри иде. Шуңа үч итеп булса кирәк, Мәфтуха солдаттан кайткан Сафага аеруча игътибар күрсәтә башлады. Сафа исә кызның бу тырышуына әһәмият итмәсә дә, Мәфтуха өметен өзми иде. Менә ул бүген дә, Сафаны үзенә җәлеп иттерер өчен, аның белән янәшә басты.
Сафаның Саҗидәне яратып йөрүен берәү дә белми иде әле. Ул нәрсә Мәфтуханың да күңелендә юк иде.
Читать дальше