– Абый рөхсәт итмәс бит… мәктәбе дә юк, – дип куйды.
– Мәктәпне үзем салдырам… Ә абыең ничек рөхсәт итмәсен икән?
Мәзин, карыйның икеләнүен күреп, фикерен куәтли төште:
– Балаларга дин сабагы укыту – мулла эше ул. Бу эш белән мулла йә үзе шөгыльләнергә, йә берәр кешегә тапшырырга тиеш. Безнең мулла өендә муенса тезеп утыра, ә балалар әлифне таяк дип тә белмиләр. Шул эшме инде, йә?..
Мәзин бик озак үгетләгәннән соң гына, Әкрәм карый ахырда риза булды. Иртәгесе көнне үк мәзин балаларны укытырга ниятләве һәм моның өчен мәктәп салдырырга җыенуы турында дусларына сөйләде.
Шуннан соң атна да узмады, җомга намазына җыелгач, куштаннардан берәү:
– Җәмәгатьнең таралышмавын сорыйбыз, сөйләшәсе сүз бар, – дип, халыкка искәртеп куйды.
Намаздан соң ул, урыныннан торып, сүзгә кереште:
– Балаларыбыз урамда бер эшсез җил куып йөриләр, дога белмиләр, укый-яза белмиләр. Мулла абзый аларны укыта алмас микән?.. Әйбәтләп сорасак, бәлки, риза да булыр… Сез ни диярсез, картлар?
Мулла мондый сорауны бөтенләй көтмәгән иде, шулай да аптырап калмады.
– Дөрес, – диде, – тик менә саулыгым булмау сәбәпле, үзем ул эш белән шөгыльләнә алмыйм, җәмәгатемнең эше күп. Әгәр каршы килмәсәгез, мин читтән хәлфә табармын.
– Борынгылар әйткәннәр: яныңда ятканны ягадан эзләмә, дигәннәр. Нигә үзебезнең Әкрәм карыйга гына тапшырмаска! – диде куштаннарның берсе.
Халык та аның сүзен куәтләде:
– Бик хуп! Бик хуп!
– Аннан да яхшыны эзлисе юк, барыбер таба алмассың, – диделәр.
Мәзиннең бу эше дошманнарына бөтенләй сиздермичә әзерләнгән иде. Мулла белән остабикә бу турыда берни белмиләр, каршы чарасын күрергә әзер түгелләр иде. Әкрәм карый исә үзе һәм хатыны Җиһан исеменнән балаларга сабак укытырга шундук ризалык бирде.
Сабирҗан мәзин, үзеннән арткан бураны элекке янган мәдрәсә урынына китереп, мәктәп салдырды. Һәм озакламый малайлар, култыкларына берәр утын агачы һәм букчаларын кыстырып, мәктәпкә йөри башладылар, ә кыз балалар Әкрәм карый өенә аның хатыны янына сабакка килә торган булдылар.
Шулай итеп, бер эшсез яткан әрәмтамак Әкрәм карый хәлфә булды, ә Җиһан тегүче хатыннан сабак укытучы абыстайга әверелде. Ягымлы, йомшак күңелле булганга, укучылары аны бик тиз яратып өлгерделәр.
Әкрәм карый белән Җиһан абыстай аш мәҗлесләрендә мулла һәм мәзин белән беррәттән иң түрдә утыра башладылар. Аларга Шәмси мулла белән остабикә генә ашларына төшкән таракан кебек итеп карыйлар иде.
Мулла белән Әсма остабикә үзләрен ашка дәшә килүчеләргә:
– Карыйны чакырмагыз!
– Карый хатыны булса, мин бармыйм! – дип әйтеп тә карадылар.
Тик файдасы булмады. Авыл халкы Әкрәм карый белән Җиһанны, балаларының остазлары санап, үзләренә ашка чакырырга онытмыйча, йоладагы барлык сәдакаларны бирә торалар иде.
Котырынган Әсма да, ул котырткан Патый да аларга бернинди зарар кыла алмады. Әкрәм карыйларның әкренләп хәлләре яхшырып китте.
Әкрәм карый балаларга сабак укытырга керешкәндә, Миңлебай Сафасы, үсмер малай булып, кыш буе мәктәпкә йөрде, кайбер догаларны өйрәнде.
Саҗидә Җиһаннан берничә ел сабак укыды. Ул намаз-ниязларны һәм төрле догаларны гына белеп калмады, укырга-язарга да өйрәнде.
Печән өсте җитеп килә иде. Йортларда чалгы кайрый, чалгы сапларын җайлый башладылар, сынган тешләрен алмаштырып, тырмаларны төзәттеләр.
Беркөнне төш вакытында Әкрәм карыйларга Саҗидә килеп керде.
– Исән-сау гына торасызмы, абыстай? – диде ул.
Җиһан керүчене искәрмичә сискәнеп китте, таныгач, елмаеп:
– Уф, котымны алдың, Саҗидә! Уз, уз, әйдә! – диде.
Күрешкәч, сәке читенә утырышып, дога кылып алдылар.
– Абыстай, безне догаңнан калдырма инде, шушы арада басуга чыгарга җыенабыз, – дип, Саҗидә Җиһанга берничә йомгак җеп сузды да яңадан дога кылып битен сыпырды.
Җиһан самавыр куярга кереште.
– Зинһар, мәшәкатьләнмәгез, абыстай! – диде Саҗидә.
– Юкны сөйләмә әле. Әллә нидә бер киләсең. Чәй эчермичә җибәрәмме соң, – диде Җиһан.
Самавыр кайнаган арада, алар бөтен авыл яңалыкларын сөйләштеләр, Саҗидәнең балачакларын искә төшерделәр. Шул еллардан бирле кыз үзенең мөгаллимә абыстаен ярата һәм хәзер дә, киңәш-табыш итәсе булса, аның янына килә иде.
Сафа белән очрашканнан соң, ул, үзенең шатлыгын, шик-шөбһәләрен уртаклашырга дип, гадәтенчә Җиһан янына килде.
Алар табын җәеп утырышырга да өлгермәделәр, өске каттан шакыган тавыш ишетелде – Әкрәм карый хатынын чакыра иде.
Читать дальше