Баштарак өмәчеләр әкрен урдылар, тора-бара эшкә күнегеп китеп, чын мәгънәсендә ярышып эшли башладылар.
Саҗидә белән Сафа тигез баралар иде. Көлтәне бер үк вакытта урып, бер үк вакытта кысып бәйлиләр дә төп ягы белән җиргә утырталар. Мәфтуха да алардан калышмый. Тик аның көлтәләре бушрак бәйләнгән һәм кечерәк була иде.
Фәхри исә баштарак, Саҗидә минем оста уруымны күрсен дип, көлтәне аңардан алдарак урып өлгерә, әмма кыз аны күрмәмешкә салыша иде. Озакламый Фәхри калыша башлады.
Шунда егетләрнең берсе:
– Карагыз әле Фәхригә! Үзеннән артта каравылчылар калдырып бара, үзен җеннәр алып китүдән курка! – дип кычкырды.
Чыннан да, Фәхри кишәрлегендә анда-санда урылмаган арыш башаклары калып бара иде.
– Әйбәтрәк ур, Фәхри абый, юкса шадра хатын туры килер үзеңә! – дип кычкырды Саҗидә.
Егет бу юлы да ни дип җавап бирергә белмәде. Иптәшләренең игътибарын икенче якка бору өчен, ул ниндидер кызык хәл турында сөйләргә кереште һәм, сүз белән мавыгып китеп, уруын да онытты, башкалардан бик күп артта калганын сизмәде. Ул сөйләп бетергәндә, төрле яктан кәҗә булып кычкыра башладылар.
– Әллә берәүнең кәҗәсе көтүдән калган инде? – дип көлеп сораган булды берсе.
– Саҗидә! Кәҗәне куып китер әле, артта калмасын! – дип кычкырды Мәфтуха.
– Фәхри дус, бүген син ипине бик зур телеп ашагансың, ахры – урыныңнан кузгала алмыйсың, – дип, Сафа да сүз кыстырды.
Фәхри, башын иеп, иптәшләре артыннан җитешер өчен, җәһәтрәк ура башлады.
Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә, билләрен дә язып тормастан, икесе берьюлы борылып, Фәхригә каршы урып килә башладылар.
Ара якыная төшкәч, Саҗидә:
– Фәхри абый, юл бир! Тапталасың! – дип кычкырды.
Фәхри оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды.
Егетләрнең берсе, аны кызганган булып:
– Фәхри, синнән рәт чыкмас, ахры! Һич булмаса, Мәфтуха янына күч, – дип куйды.
Төшкә бу басуны урып та бетерделәр. Уракчылар, җыр җырлап, шаяра-көлешә, Җиһаннарга кайтып тамак ялгадылар да яңадан басуга, Әкрәм карыйның икенче басуына киттеләр.
Яшьләр арышны урып бетереп, көлтә куеп, авылга кайтканда, көтү кермәгән иде әле.
Җиһанның аш бүлмәсендә тирә-күршедән җыйган төрле зурлыктагы унлап самавыр кайнап утыра иде. Уракчылар сөт, ипи, йөзем белән чәй эчтеләр. Аннары егетләр елгага су коенырга төшеп киттеләр, кызлар, кием алмаштырырга дип, өйләренә кайтып киттеләр.
Алар әйләнеп килүгә, тышта яшел чирәм өстенә табын әзерләп куелган иде. Барысы да табын тирәли тезелешеп утырдылар. Иң элек итле тары өйрәсе китерделәр. Аннары зур агач табак белән тураган ит һәм керән чыгардылар. Табынга зур-зур ит бәлешләре дә килде. Бу кадәр тәмле сыйны барысы да яратып ашадылар.
Иң азактан, өстенә куе каймак салып, сөзмә китерделәр. Күбесенең инде кабарлык та хәле калмаган иде.
Кайберәүләр:
– Яхшы ризык торып калганчы, яман корсак шартласын! – дип, көлә-көлә, тәмле сөзмәне ашарга керештеләр.
Аннары өмәчеләр, амин итеп, хуҗаларга тыныч тормыш, бәхет, муллык теләп, кайтып киттеләр.
Караңгы төште.
Сафа белән Саҗидә, Әкрәм карыйлар ишегалдында тоткарланып торган булып, иң азактан диярлек чыктылар. Йосыф карт өенә чаклы икәү бергә кайттылар. Кыз, егетнең әйтергә кыймаган теләген аңлап, тар тыкрыкка таба борылды. Шунда, биек әрекмән арасына кереп, үләнгә утырдылар.
Сафа белән Саҗидә аулак урыннарыннан кузгалганда, инде кояш чыгышы ягы агарган, өченче әтәчләр кычкырган иде.
Озакламый мулла белән мәзин дә өмә җыйдылар. Дөрес, аларда Җиһаннардагы шикелле күңелле булмады, шулай да яшьләр монда да уен-көлкегә вакыт таптылар. Башка вакыттагыча, биредә дә гармун уйнау, җырлау, бер-береннән уздырырга тырышып шаяртышулар булмый калмады.
Сафа белән Саҗидә тагы бергә булдылар. Бергә урдылар, бергә утырып ашадылар, өйләренә дә бергә кайттылар.
Шуннан соң инде Фәхри Саҗидә артыннан йөрмәс булды, Мәфтуха да Сафага карата сүрелде.
Егетләр Сафадан көнләшеп йөри башладылар. Кызлар да Саҗидәнең бәхетенә көнләшеп карыйлар иде. Күбесе:
– Юкка гына йөри алар, Йосыф карт, өлкән кызларын калдырып, барыбер Саҗидәне бирмәячәк. Бу кызын да «чебеш» енә әйләндерәчәк ул, – ди иде.
Көз дә җитте. Бәрәңге, чөгендер, кишерне казып алып, җилдә киптерделәр, базларга, идән асларына кертеп салдылар. Ындыр артларында яңа ашлык эскертләре, солы, арпа кибәннәре калкып чыкты. Ашлыкны сугып, амбарларга салдылар, салым түләү, йорт кирәк-яраклары алыр өчен, базарга илтеп саттылар. Ирләр абзар-кураларны төзәттеләр, искергән салам түбәләрне яңа салам белән ябып чыктылар. Хатын-кыз өй җыештырды, морҗаларны агартты, мич ярыкларын балчык белән сылап чыкты, тәрәзәгә куяр өчен, яңа карындыклар әзерләделәр.
Читать дальше