Тегеләр исә мондый хәлне күргәч пошындылар, читтән генә Коляны күзәттеләр.
Рәсем дәресен алып баручы яшь, матур укытучы Фёдор Иванович Чикиев Красновка бөтенләй охшамаган иде. Атаклы Петербург художество академиясендә тәрбия алган укытучы буларак, ул рәсем сәнгатен бик ярата һәм гимназистлар белән үзен әдәпле тота иде. Ләкин Коля аңа да башта шикләнеп карады. Аның рәсемгә өйрәтү ысулы малайга сәер тоелды. Нижнийда Коля китаптан сурәтләр күчереп ясарга, хәтта йорт хайваннарын рәсемгә төшерергә ярата иде. Ә монда Фёдор Иванович фәкать сызыклар сыздыра, дәфтәрне борырга, җайлап куярга рөхсәт бирми.
– Башыңны туры тот, телеңне чыгарма, ялгыш тешләп өзәрсең, – диде укытучы Коляга, ягымлы итеп.
Коля кызарынды, ишетмиләрме икән дип, туганнары ягына күз ташлады. Ләкин бу ягымлы укытучыга үпкәләргә яки рәнҗергә мөмкин түгел иде. Дәрес беткәнче, бу укытучы Коляның мәхәббәтен тәмам яулап өлгерде.
Звонок булгач, Коля тизрәк иптәшләре янына китәргә ашыкты. Ләкин шулвакыт ишектә Упадышевскийның мәһабәт гәүдәсе күренде.
– Лобачевскийлар, өчегез дә минем янга килегез, – диде ул карлыккан калын тавыш белән. – Аста сезне әниегез көтеп тора.
Прасковья Александровна залда, урындык аркасына тотынган хәлдә, тәрәзә янында басып тора; башындагы борчулы уйлар аңа тынгы бирми иде.
– Менә минем улларым! Гимназистларым! Йә, ничек, ошадымы сезгә гимназия? – диде ана һәм, улларына каршы килеп, өчесен бергә кочаклап алды.
– Ошады, әнкәй! – диделәр Саша белән Алёша икесе бертавыштан. Аларның йөзләрендә шатлык иде.
– Ошамаска! – дип сүзгә катнашты Упадышевский. – Безнең гимназиягә белем алырга Россиянең төрле почмакларыннан киләләр: Астраханьнан, Тоболдан, Бохарадан, Тифлистан, хәтта Петербургтан. Ат йөри алмаган җирне дөяләр белән кичәләр.
Упадышевскийның сөйләвен сокланып тыңлап торган Алёша:
– Без атка утырып килдек… тарантаска, – диде.
Ана уртанчы улы өчен борчылды: Коля елмаймый да, көлми дә, аска карап тик тора. Прасковья Александровна, аның колагына иелеп:
– Кайгырма, Колюшка, бар да җайланыр, – дип пышылдады.
Коля, үзен көчкә мәҗбүр итеп, әнисенә күтәрелеп карады. Әнкәсе бит аның хәзерлек классында укып йөрүне үзе өчен хурлык санавын гына белә. Бүген беренче дәрестә булган җәнҗалны белми. Әгәр аңа иртәгә дә шундый ук хәлне кичерергә туры килсә?.. Юк, әнкәсе болай да михнәт чигә. Белмәсен әле…
Коля әнисенә елмаеп карады. Әнисенең йөзе ачылып китүен күргәч:
– Әйе, әнкәй, җайланыр әле, – дип куйды.
Упадышевский, анага хөрмәт күрсәтеп, ишеккә чаклы озатты һәм аннан соң:
– Хәзер өчегез дә конторага чабыгыз, анда буйларыгызны үлчәп, гимназист формасы тегәчәкләр, – диде.
Беренче көн тәмамланып килә иде. Малайларны йокы бүлмәләренә алып кереп, урыннарын күрсәттеләр: Саша белән Алёшага – урам яктагы бүлмә, Коляга исә ишегалдына караганы туры килде.
Кичке сәгать алтыда яңадан звонок шалтырады. Гимназистлар, иртәгә булачак дәресләрне кабатлау өчен, иртәннән җыештырылмаган классларга кереп тулдылар һәм «хәзерләнә» башладылар. Гадәттә, һәркем кычкырып укыганга, тавышка түзеп торырлык түгел иде. Тәрбияче исә тәртип урнаштырырга уйламады да. Шкафтан китап алып, укырга утырды.
Иптәшләреннән күреп, Коля да колакларын томалап карады. Ләкин тавыш аның башына капты. Бу шау-шу аңа Мәкәрҗә ярминкәсен хәтерләтте. Ул дәресләрен хәзерләргә керешкәнче, звонок та булды.
Кичке аштан соң гимназистларның һәммәсен дә залга кертеп тутырдылар. Йокы алдыннан, ашны тизрәк сеңдерү максаты белән, алар бераз селкенеп алырга тиеш иделәр. Стройда йөреп туйган балалар, аеруча башлангыч һәм түбән класстагылар, зал буенча шап-шоп йөгерүдән бертөрле ләззәт таба иделәр. Коляның исә йөгергәндә дә башыннан: «Дәресләрем хәзерләнмәгән. Иртәгә нәрсә булып бетәр?» – дигән уй китмәде.
Йоклар вакыт җитте. Бүлмә надзирательләре, күзләрен чекерәйтеп, гимназистларның чишенүләрен күзәтеп тордылар. Мунчала тутырылган каты матрацлардан кибәк исе килә. Солдат одеялы тәнне кычыттыра.
– Базар ясамагыз! Йоклагыз! – дип боерык бирде шар күзле надзиратель һәм, бүлмәдәге бердәнбер шәмне алып, шак-шок басып, камерадан чыгып китте. Шунысы сәер иде: ишекне ябуга, аның адымнары шунда ук тынды.
Коля, моңа гаҗәпләнеп, Мишадан:
– Нәрсә, аяк очларына гына басып киттемени? – дип сорады.
Миша, көлеп җибәрмәс өчен, авызын кулы белән каплады.
– Тот капчыгың – китәр! Хәзер ул бер сәгать буена ишек төбендә тыңлап торачак, сөйләшкән, көлгән малайларны язып алачак. Иртәгә җәза бирдерәчәк.
Читать дальше