Кемдер шулчак:
– Надзиратель! – дип кычкырып җибәрде.
– Тизрәк бул! – диде Миша. – Бәлагә эләгерсең.
Гимназистлар киемнәрен капшанып кына эзлиләр, чөнки иртән шәм бирелми, ә шакшы тәрәзә пыяласы аркылы таң яктысы бик аз төшә.
– Икешәрләп тезелергә! – дип, дежурный чәрелдәвек тавыш белән команда бирде һәм куркынган күзләрен керүче надзирательгә төбәде.
Малайлар тезелделәр. Бераз җылынып алу максаты белән, надзиратель күрмәгәндә төрткәләштеләр дә…
– Алып бар! – диде надзиратель, кулын селкеп.
Малайлар дежурный артыннан юыну бүлмәсенә атладылар. Анда барып җитү белән көрәш китте, чөнки юынгычлар икәү генә, сабын кисәге бер булып – һәркем тизрәк юынырга тели иде.
Озын буйлы, киң җилкәле бер гимназист Миша Рыбушкинны этеп җибәрде.
– Читкәрәк кит, Смолиннан соң мин юынам, – диде ул.
– Ни өчен син? – диде Миша, кызып китеп. – Смолин, бирмә шуңа сабынны!..
– Син – син бит, ә мин – мин! – диде озын малай, шаркылдап көлә-көлә.
– Кара, нинди белдекле булган! – диде Коля моңа каршы һәм, йодрыкларын йомарлап, дусты белән янәшә басты.
Смолин да нәкъ теге озын малай кебек оятсыз җан булып чыкты. Ул, башкалар турында уйламыйча, тирә-якка су чәчрәтеп юына бирде. Юынып беткәч, сабын кисәген югары күтәрде:
– Кемгә бирим? Смолинны кем сыйлар?!
Сигез яшьтәгеләр белән бер класста сакаллы сабыйлар да укыганга, малайлар арасындагы бәхәсне һәрвакыт диярлек көч хәл итә иде. Ләкин бүген мондый гаделсезлеккә озак түзеп тормадылар. Кемдер:
– Сабынны бир! Юкса надзирательгә әйтәбез! – дип кычкырды.
Смолинның ачуы килде:
– Кесәгез тулы күчтәнәч, миңа бирергә кызганасыз… Туктагыз әле, мин сезне! – дип янады ул һәм, кечкенәләр арасыннан үзенә корбан табуына сөенеп: – Әй, Панкратов Гаврило! Мә сабынны! – диде.
Зур башлы ямьсез генә бер малай, кыюсыз гына атлап, аның янына килде.
– Ал, ал, – диде Смолин. – Кичә сиңа әниең кабартма китерде. Миңа да бирерсең…
Панкратов нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин дәшмәде: кызарып, кулын гына селтәде. Сатулашу әле дәвам иткән булыр иде, надзиратель кереп туктатты. Ул кергәч, сабын кулдан-кулга тиз йөри башлады.
Малайлар, икешәрләп тезелеп, ашау-эчү бүлмәсенә киттеләр. Өстәл өсләрендә, пар бөркеп, кайнаган сөт һәм берәр кисәк бодай ипие тора. Ләкин, ашарга тотынганчы, дога укыганны тыңларга кирәк иде әле.
«Һәркемнең күзе, Ходаем, сиңа юнәлгән, ошбу сәгатьтә син аларга ризык иңдерәсең…» – дип, дежурный кычкырып укый һәм, алдындагы кружкага күз салып, авыз суларын йотып куя.
Дога тыңлаганнан соң, эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Берәүләре кесәләреннән тәмле-тәмле ризыклар чыгарып ашый башлады. Төрле яктан тавышлар ишетелде:
– Княжевич, бер клиндер төртсәң, мин сиңа мәсьәләңне чишеп бирәм.
– Сенька, мин сине сыйладыммы – сыйладым. Хәзер синең чират.
– Әйдә, сөтне ипигә алмашабыз!
Смолин теләнми, надзирательнең башы аска иелеп, күзләре йомыла башлаганны көтеп утыра, аннан соң кулын Панкратов ягына сузып, зур осталык белән аның алдындагы кызарып пешкән кабартманы ала да авызына дыңгычлап тутыра.
Коля сикереп тормакчы булган иде, Миша аны тотып калды.
– Алдыңа кара, – диде ул кырыс кына. – Бәйләнмә шуның белән!
Вакыт беткәнне белдереп звонок шалтырагач, малайлар урыннарыннан сикереп тордылар һәм өерелеп ишеккә ташландылар: һәркем үз классына ашыкты.
Шаулаша, кычкырыша башладылар. Бер малай, иптәшләрен көлдерү максаты белән, икенче малайның җилкәсенә менеп атланды.
Шулвакыт баскычтан төшеп килгән надзиратель, моны күреп:
– Маймылланасызмы?! – дип кычкырды һәм, көтмәгәндә, теге малайны җитез генә «атыннан» өстерәп төшерде. Баскыч астындагы чолан ишеген ачып, малайны шунда төртеп кертте һәм чолан ишеген бикләп куйды.
Коля бу хәлне башта аңлый алмый торды. Гимназиядә аның икенче көне дә әллә ничек, көтелмәгәнчәрәк башланып китте шикелле…
– Нинди чолан соң ул, белмисеңме? – дип, Мишадан сорады ул.
– Караңгы урын, – дип аңлатып бирде Рыбушкин тыныч кына тавыш белән. – Гимназиядә тагын карцер да бар. Зур гаеп эшләгәннәрне шунда ябалар. Сиңа да эләгер әле.
– Эләктереп кенә карасыннар! – Коля тагын йодрыкларын төйнәде.
– Син куркаклардан түгел, ахрысы? Әләкче дә түгелсең. Артык бәйләнмәсләр, бәлки… Тик шулай да кыен ашыйсыбыз күптер әле. Түзәргә калган баш – түзәрбез. Син артык кызма.
Коляның гимназиягә килгәненә әле күпме генә, шулай булуга карамастан, күпне күрергә өлгерде. Ләкин иң авыры алда булачагын ул белми, сизми иде.
Читать дальше