Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Көмеш дага / Серебряная подкова: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Көмеш дага / Серебряная подкова»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.

Көмеш дага / Серебряная подкова — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Тәрҗеманов Җәвад

Көмеш дага / Серебряная подкова

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Тәрҗеманов Җ. Ә., варислар, 2021

* * *
Казанга укырга 1 1802 елның октябрь азагы Олы юлдан таза көр атлар - фото 1

Казанга, укырга!

1

1802 елның октябрь азагы. Олы юлдан таза, көр атлар җигелгән тройка килә. Тарантаска мәшһүр Казан сәүдәгәре Жарковның приказчигы һәм аның юлдашы, коллежский регистратор Лобачевский хатыны Прасковья Александровна утырган. Өч малай, кысылышып, алдагы тар эскәмиягә урнашканнар.

Тройка артыннан олаулар тезелеп киткән. Жарков приказчигы ул олауларда Мәкәрҗә ярминкәсеннән Казанга иләнмәгән тиреләр алып кайта иде. Тире эшкәртү буенча Казан борын-борыннан дан тота. Тире-яры мәсьәләсендә Жарков үзе дә һәм аның компаньоны – Подлужный бистәсендә күн заводы тотучы Гогулин да төшеп калганнардан түгел.

Юлчылар бик нык арыганнар: ни әйтсәң дә, Мәкәрҗәдән Казанга чаклы өч йөз чакрымнан артык ара үтәргә кирәк, ә сәфәргә чыгуларына дүртенче тәүлек киткән иде инде. Юл ифрат начар булганга, йөк атлары бик тиз эштән чыкты. Ярый әле бәлагә юлыкмадылар. Ватылып-җимерелеп яткан арбалар, экипажлар әледән-әле очрап кына тора. Олаучылар һәм кучерлар, юлны каргый-каргый, сынган күчәрләрне, ватылган тәгәрмәчләрне рәткә кертеп азапланалар иде.

Юл күбесенчә кара урман аша уза. Йөзәр еллык калын-калын имәннәр күкне каплаганнар, кояшның барлыгы да сизелми.

Юллар тыныч түгел иде: Иделне кичкәч, юлчыларга мылтык, сөңгеләр белән коралланган казаклар отряды очрады. Юлбасарлардан саклану өчен шәһәрдән махсус җибәрелгән бу отрядны күргәч, малайлар җанланып киттеләр, арыганлыклары онытылды.

Казанга якынлашкан саен, аркаларына капчыклар аскан крестьяннар еш очрады: татарлар, руслар, чирмешләр, чувашлар… Ач-ялангач бу бичаралар шәһәргә эш эзләп, бәхет кошы тотарга өметләнеп киләләр, күрәсең.

Быел көз иртә килде. Башта коеп яңгырлар яуды, аннары катырып җибәрде. Яңгыр суларының өсте кабырчыкланып, тәгәрмәч астында чытырдап ватылып кала. Көнчыгыштан кара болытлар агыла; алар инде бөтен күкне каплап алган – күп тә үтмәс, кар явар.

Казанга ни өчен килүләре искә төшеп, малайлар юл газабын бөтенләй уйламыйлар иде: алар бит Казанга укырга – гимназиягә керергә дип киләләр! Иптәшләре һәм укытучылары нинди булыр? Нинди форма бирерләр икән? Аларга бит форма бирәчәкләр!

Малайларның уртанчысы – ябык гәүдәле, кылыч борынлы, янып торган зәңгәр күзле Коля – аеруча нык борчыла һәм дулкынлана иде. Аның яңгыравык тавышын ишетеп, арыган җәяүлеләр дә борылып карыйлар һәм елмаеп куялар.

– Гимназия! Ул нинди булыр икән? – дип, малай әнисен алҗытып бетерде.

Әнисе аңа җавап итеп мөлаем гына елмая.

– Баргач күрерсең, – ди.

Коля, күзләрен кысып, хыялга бирелә. Аның күз алдына, әкияттәге сарай кебек ап-ак булып, Нижний Новгородтагы банкныкы шикелле биек болдырлы гимназия килеп баса. Атлар нигә бу чаклы акрын атлый соң? Болай ташбака адымы белән барсаң, Казанга кайчан барып җитәрсең?

Кучер артыннан сузылып карый-карый, Коляның муены авыртып бетте. Әмма юл бераз гына туры бара да, йә уңга, йә сулга борыла – шәһәр күренми дә күренми.

– Нәрсә ул анда? Казан түгелме әле? – дип, кучерны йөдәтә малай.

– Юк шул әле, улым, әнә теге үрне үткәч күренер, – дип җавап кайтара кучер һәм дилбегәләрен тарткалый: – Әйдәгез әле, малкайлар, җитезрәк!

Ләкин малкайлар чак кына юырткандай иттеләр дә яңадан адымга күчтеләр. Кучер аларны үз ирекләренә куя: тарантаста барин үзе түгел ич. Приказчикның да олаулардан аерыласы килми: юлда әллә ниләр булуы мөмкин иде.

Атлар юыртып барганда, тарантас чайкала һәм сикерә, малайлар, егылып төшмәс өчен, бер-берсенә тотыналар. Атлар тагын атлап бара башлагач, Коля авыр сулап куя, арык кулы белән бөдрәләнеп торган саргылт чәчен рәтли.

Прасковья Александровна балаларына карап уйга калган. Аның чәченә чал керә башлаган, маңгаенда җыерчыклар… Кем уйлар аңа утыз гына яшь дип! Шулай да аның мөлаем елмаюы, сөрмәле озын керфекләр астыннан караган акыллы күзләре ничектер күңелне тартып торалар иде.

Әйе, соңгы ун елда Прасковья Александровнага бик күпне күрергә, кичерергә туры килде. Менә хәзер, тормышында кискен борылыш булганнан соң, аның уйлары ирексездән үткәнгә кайта, күп нәрсәне искә төшерә. Тарантас кинәт сикергәндә генә, фикерләре беразга өзелеп тора.

– Зинһар, әкренрәк! – дип үтенде ул, борчылып. Аннан тагын уйга чумды…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Обсуждение, отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x