Аның ире бу Аверкиевларга бөтенләй кардәш тә түгел икән ләбаса. Чыбык очы гына икән аларның якынлыклары: Лобачевскийның бабасы Андрей Яковлевич Гусенцов, яшь хатынга өйләнгәч, Егор Алексеевич белән баҗай булган.
Парашаның калтыранган бармаклары папкадан калын бер зәңгәрсу кәгазьне тартып чыгарды. Монысы нәрсә тагын? Аттестат… Кемгә бирелгән?
«Ошбу аттестатны күрсәтүче поляк милләтенең кешесе улмыш. Аның атасы Максим Василий углы Лобачевский 1757 елда мәнем тарафымнан Малороссиядән китерелмеш вә янә җырчы улгай хезмәт кыйлмыш, вә янә Животово дәю җирдә көн итмеш. Анасы мәнем крепостной кыз Аграфена Андрей кызы улмыш. Иван туганнан соңра, 1775 елда хезмәттән җибәрелмеш.
Хәзерге көндә тууын вә ирекле улгычын расламакта ошбу аттестатка 1777 елның февраль аенда, 24 нче көнендә Мәскәү каласында герблы мөһеремне басам вә имзам куям: князь Михаил Долгоруков, лейб-гвардия капитаны» [1] Борынгы актлар саклана торган Үзәк Дәүләт архивы (ЦГАДА), 1294 ф., 2 ап. 1777, № 2896, 2 б.
.
Параша бик озак уйланып утырды. Аннан соң, иренең аттестатын өстәлгә җәеп салды да, гүя шуннан да мөһимрәк эше юк иде, аттестатның бөгәрләнгән почмагын турайтты һәм Долгоруковлар гербының бизәкләрен җентекләп өйрәнергә кереште. Инде түземе җитмәде – башын өстәлгә салып, үксеп елап җибәрде.
– Алдаган… Алдаган, – дип сөйләнде ул, фәкать бер сүзне кабатлап.
Кинәт ул яшь түгүдән туктады. Балавыз сыгып эшне төзәтергә мөмкин түгел иде инде. Һәммәсен белергә, дөреслекне ахырынача белергә кирәк иде.
Параша яңадан папкага үрелде һәм, кич утырып, иренең үткән гомерен тасвирлаган кәгазь өемен укып чыкты. Хәзер ул аның турында һәммә нәрсәне белә иде.
Башлангыч мәктәпне бетергәч, 1777 елның 20 мартында уналты яшьлек Иванны Мәскәүдәге межа канцеляриясенә копияләр алып торучы хезмәтенә урнаштыралар һәм Ростов землемеры Настеров партиясенә билгелиләр: таныклыгында «буш вакансиягә елына алтмыш тәңкә жалованье куеп, шуннан госпиталь өчен тотып калырга» диелгән. 1786 елның башында ук Иван Максимовичны канцеляриягә күчерәләр һәм 7 июльдә губерна регистраторы чины бирәләр. 1787 елның азагында ул Нижнийдагы межа конторасына күчеп килә, ләкин, озак та үтми, аны отставкага чыгаралар. Табиб тарафыннан бирелгән таныклыкка караганда, «ул, ягъни Лобачевский, бума авыруы һәм цинга белән җәфалана. Шул сәбәпле хезмәткә яраксыз табыла».
Иван Максимовичның кәгазьләре арасында шулай ук межа канцеляриясенең 1789 ел, 2 майда чыгарган указы да саклана, ә анда түбәндәгечә язылган: «Регистратор Лобачевскийны, авыруы сәбәпле бирелгән үтенече нигезендә, межа эшләреннән азат итәргә һәм Россиядә ирекле рәвештә яшәү өчен паспорт, ә хезмәте хакында махсус аттестат бирергә».
– Махсус! – дип, бик озак кабатлады Параша бер үк сүзне. Әйе, хәзер инде ул бу сүзнең мәгънәсен яхшы белә. Һәм шуның белән бергә аның ни эшләп йөргәнен дә белә!
Егор Алексеевич Аверкиевка гына хәйран калырсың! Яшь киленгә шулчаклы ягымлы булып кыланды, аталарча мөнәсәбәттә булды лабаса! Кыз баланы кемгә кодалаганын белә торып әйтмәгән. Алдаган. Кызны да, аның әти-әниләрен дә, атасы кебек якын күргән Сергей Степановичны да алдаган… Белгән булсалар, исерек башка бирерләр идемени? Кыз үзе теләсә дә бирмәсләр иде.
Ә хәзер? Нәрсә эшләргә соң хәзер? Ирен ташлап китәргәме? Аверкиевлар өен ташлап кайтса, әти-әниләре нәрсә диярләр? Әтисе болай да үлем түшәгендә ята. Аннан соң кардәшләре нәрсә әйтер? Дус кызлары, күз атып йөргән егетләр?
Параша бүлмә буйлап йөренде. «Нәрсә эшләргә?» дигән сорау аңа тынгылык бирми иде. Ире яхшымы, начармы, ташлап кайтса – күзен ачырмаслар. Юк, Параша ул хурлыкка түзә алмаячак. Ләкин ире белән бергә алдакчы Аверкиевлар өендә калырга аңа горурлыгы кушмый.
Төнне Параша әнә шул рәвештә уздырды. Яңа көн туды. Исерек ире кайтты. Моннан өч көн элек Параша озатып җибәргән кешегә бөтенләй охшамаган иде ул. Башын игән кызганыч бер кеше иде ул хәзер. Параша үзенең нәфрәтен әйтә алмады – борылып, бүлмәдән чыгып китте. Бусаганы узганда әйләнеп карады: ире чишенмәгән килеш кроватька егылган иде.
Фәкать өч көн үткәч кенә, Иван Максимович сөйләшә алыр хәлгә килде. Яраткан кешесенең шундый кызганыч кыяфәттә булуы Парашаның күңелен йомшартты. Аны ташлап китәчәген әйтә алмаса да, алдакчы Аверкиевлар өендә яшәмәячәген һәм алардан бер тиен акча да алмаячагын аңлатты.
– Эчүеңне ташламый торып, хезмәткә урнашмый торып, минем күземә күренмә! – диде ул иренә.
Аверкиев тәрәзәдән аның сүзләрен ишетеп торды. Параша күңелендәген аңа да әйтмичә кала алмады:
Читать дальше