– Сездән шулчаклы мәкерле алдау көтмәгән идем, Егор Алексеевич, – диде.
– Мин уйлаганча барып чыкмады шул, күрәм, – дип җавап кайтарды Аверкиев аңа, уңайсызланып. – Гафу ит син мине, киленкәем. Моннан соң миндә яшәргә теләмәсәң, һич югы, шуңа ризалык бир: мин сезнең өчен хәзер үк аерым өй сатып алам. – Шуннан ул, каршысында басып торган Иван Максимовичка төртеп күрсәтеп: – Моны бер көн кичектермичә хезмәткә урнаштырам, – дип өстәде. – Хезмәтен намус белән башкармаса, губернаторга кыланышларын сөйләп бирәм дә, ул кабахәтне Себергә олактырам.
Хатынының шулчаклы кырыс холыклы булуын күргәч, Иван Максимович куркуга төште. Аверкиев тапкан урынга өяз землемеры булып вакытлыча эшкә урнашты.
1791 елның мартында Аверкиев ниндидер губерна секретаре хатыныннан каралты-курасы, бәрәңге бакчасы белән бергә йорт сатып алды. Черек күл буендагы Алексеевский һәм Вознесенский урамнары [2] Түбән Новгород шәһәрендәге Дзержинский һәм Октябрь урамнары.
кисешкән җирдәге бу өйне, яшәп тору өчен, Параша кабул итәргә мәҗбүр булды. Ишегалдында ике өй; һәркайсында хуҗалар өчен икешәр һәм хезмәтчеләр өчен берәр бүлмә иде. Лобачевскийлар күчеп килгән өй үзенең бизәкләп эшләнгән яшел капкачлы тәрәзәләре белән Алексеевский урамына карый. Өй тирәсендә бакча, тау астында гына Почайна инеше – җәй көне бу тирә дачага әйләнә.
Аверкиевларның ташпулатларыннан яңа өйгә күчкәч, Параша йорт эшләренә күмелде. Киләчәк турындагы күңелсез уйларыннан, язмышның рәхимсезлеге турындагы хәсрәтле фикерләрдән аерылу, онытылу иде аның теләге.
Ләкин авыр кичерешләрдән соң аның сәламәтлеге какшаган иде, һәм ул бер айга якын түшәк өстендә ятты. Хәтта авыру әтисен дә барып күрә алмады.
Җәен Парашаның сәламәтлеге яхшырды, һәм ул август азагында малай тапты. Баласы Саша турында кайгырта-кайгырта, шатлык-мәшәкатьләрдә яшь ана башка борчуларын онытып торды. Хәзер инде аның бөтен уйлары, хыяллары улына бәйләнгән иде…
…Прасковья Александровна, уйлары шул урынга җиткәч, үзенә-үзе елмаеп куйды. Аның талчыккан күзләре җанланып, яшәреп киттеләр…
Әйе шул, яхшы заман иде ул. Бала турында уртак кайгыртулар, уртак шатланулар, ир белән хатынның килешүе… Гүя аларның тормышында булган авыр һәм күңелсез чор узып беткән иде. Ләкин… бетмәгән булган икән шул.
Кыш азагында ире шулай бервакыт хезмәтеннән соңга калып, исереп кайтты. Шул көннән башлап яңадан эчә башлады. Бу хәлдән соң иренең төзәлүенә булган ышаныч юкка чыкты. Тормыш алып бару тулысынча хатын җилкәсенә төште.
Аверкиевның үгетләүләренә дә карамастан, Параша алардан ярдәм кабул итмәде. Ул чиновник, купец балаларын укытырга кереште, кием текте, чигү чикте, хәтта керләр дә уды. Чөнки ачтан үләргә ярамый, бала хакына булса да яшәргә кирәк, җитмәсә икенчесе булырга тора иде.
Кардәшенең һәм укучысының фәкыйрьлектә яшәвен ишетеп, Нижнийга Сергей Степанович Шебаршин килеп төште. Лобачевскийның эчкече икәнен белмичә кыз димләгәне өчен, ул үзен гаепле саный иде.
Сергей Степанович иске дусты Аверкиевның өенә тузынып барып керде дә, кардәшеңнең кем икәнен белгән көе нигә кызның башын ашадың, дип тиргәргә тотынды. Ләкин тегенең чын күңелдән кайгыруын күргәч кенә бераз йомшарды. Аверкиев, кызның матурлыгы һәм мәхәббәте егетне эчүдән туктата алмасмы, аны яңадан кеше итә алмасмы, дип уйлаган булган. Ул Парашаның ярдәмнән баш тартуын сөйләп бирде.
– Аны коткарырга сез ярдәм итегез! – дип ялварды ул Шебаршинга. – Сезнең хатыныгыз вафат, балаларыгыз юк, Макарьевта сезне ни тота? Алексеевский урамындагы ике өемне ярты бәясенә бирәм. Берсендә Параша яшәр, икенчесендә сез торырсыз, ярдәм итәрсез.
Сергей Степановичны үгетләргә дә туры килмәде, чөнки Парашаның язмышын ул үз язмышы кебек күрә иде.
Сату-алу эшләрен тиз тоттылар. Шебаршин җыенырга кайтып китте һәм тагын ике атнадан, май башында, Макарьевтан бөтенләй күченеп килде.
Нижний Новгородның Алексеевский урамындагы тып-тын ишегалды ыгы-зыгы белән тулды: капкадан олауларга төялгән өй җиһазлары, ящик-ящик китаплар кертелде. Сергей Степанович укырга бик һәвәс кеше иде. Аның хезмәтчеләре, олауларны тиз-тиз бушатып, әйберләрне Лобачевскийлар өе белән янәшәдәге буш өйгә ташыдылар. Аранда атлар кешни, абзарда ерак юл килеп арыган сыерлар мөгри башлады. Пычкы чыжлаган, балта чапкан тавышлар ишетелде: Шебаршинның балта остасы – егерме яшьлек таза егет Андрюшка – тавыклар һәм казлар өчен кетәклекнең коймасын рәтли, куначалар куя. Ишегалдында һәм өй эчендә өлкән яшьтәге хезмәтче Алексей эшләп йөри; уңган хатыны Авдотья аңа булыша. Йомышка аларның балалары Яшка һәм Фишка, ятим кыз Устя йөри. Шебаршинның хезмәтчеләре шулардан гыйбарәт, чөнки ул күп халык тотарга яратмый иде. Хезмәтчеләр ике өйнең дә кара ягына урнашырга тиешләр иде.
Читать дальше